Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халкыбыз мәдәниятле булсын өчен

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, республика авылларында күпфункцияле мәдәни үзәкләр ачыла. Әлеге программа буенча Чаллының Элеватор тавында һәм 71нче бистәдә шундый ял учаклары төзелде. Аларда, авыл халкының теләген истә тотып, спорт залы, китапханәләр булдырыла. Билгеле, бина булу бер нәрсә, аны бит әле тиешле җиһазлар белән дә тәэмин итү зарур....

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, республика авылларында күпфункцияле мәдәни үзәкләр ачыла. Әлеге программа буенча Чаллының Элеватор тавында һәм 71нче бистәдә шундый ял учаклары төзелде.

Аларда, авыл халкының теләген истә тотып, спорт залы, китапханәләр булдырыла. Билгеле, бина булу бер нәрсә, аны бит әле тиешле җиһазлар белән дә тәэмин итү зарур. Моны истә тотып, "Бердәм Россия" партиясе махсус проект та булдырды. Аның кысаларында фирка әгъзалары яңа һәм иске үзәкләрдәге китап "йортлары"н заманча җиһазлар белән тәэмин итә. Барысы да китапханәләрне урыннардагы социаль-мәдәни һәм мәгълүмат үзәге итү, аларның фондын арттырып, саклап калу өчен.

"Китапханәләрне компьютерлаштыру - ул заман таләбе", - ди бердәмроссиялеләр. Татарстан китапханәләренең 98%ында инде шәхси компьютерлар бар. Аларның 80%ка якыны интернет челтәренә тоташкан. Бу исә республикабызның электрон каталогын тулыландыру эшен дә җиңеләйтә. Бүгенге көндә инде анда 562 мең библиографик мәгълүмат тупланган.

Чаллы да Татарстан Президенты һәм "Бердәм Россия" партиясе проектларын тормышка ашыруда актив катнаша. Мисалга, партиянең җирле бүлеге Элеватор тавындагы "Кызыл тау" күпфункцияле мәдәни үзәгенә яңа җиһазлар бүләк итте. "Аеруча өстәл теннисына бик куандык", - ди бистә халкы. Бу бит үзенә күрә яшьләрне спортка җәлеп итү чарасы да. Хәзер инде аларга шәһәр үзәгенә барып торасы юк. Спорт ярышларын да, концертларны да үз клубларында карыйлар. Әле кичә генә биредә Мәдәният елына багышланган концерт та оештырганнар. 71нче микрорайонда яшәүчеләр дә яңа клубларына сөенеп туя алмый. Якын киләчәктә шәһәр җитәкчеләре "Мәләкәс аръягы" микрорайонында да шундый ук үзәк төзергә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев