Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халык мәнфәгатен кайгыртып

Чал­лы­да сәламәтлек саклау учреждение биналарын тө­зек­лән­де­рү, яңар­ту эш­лә­ре алып ба­ры­ла. Бу, бе­рен­че чи­рат­та, шә­һәр­дәш­лә­ре­без­гә уңай­лык­лар, яңа мөм­кин­лек­ләр бул­ды­ру өчен эш­лә­не­лә. 1 нче фев­раль көн­не шә­һәр­дә ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү­дән соң ачыл­ган берь­ю­лы 5 хас­тә­ха­нә мо­ның янә ачык бер ми­са­лы. Яңар­тыл­ган би­на­лар­ны ка­бул итәр­гә, ТР сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нис­т­ры Га­дел Ва­фин, шә­һәр ха­ки­ме На­ил...

Чал­лы­да сәламәтлек саклау учреждение биналарын тө­зек­лән­де­рү, яңар­ту эш­лә­ре алып ба­ры­ла. Бу, бе­рен­че чи­рат­та, шә­һәр­дәш­лә­ре­без­гә уңай­лык­лар, яңа мөм­кин­лек­ләр бул­ды­ру өчен эш­лә­не­лә. 1 нче фев­раль көн­не шә­һәр­дә ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү­дән соң ачыл­ган берь­ю­лы 5 хас­тә­ха­нә мо­ның янә ачык бер ми­са­лы. Яңар­тыл­ган би­на­лар­ны ка­бул итәр­гә, ТР сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нис­т­ры Га­дел Ва­фин, шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев һәм РФ дә­ү­ләт Ду­ма­сы де­пу­та­ты Әл­фия Ко­го­ги­на кил­де.

ГЭС бис­тә­сен­дә ур­наш­кан су­гыш ве­те­ран­на­ры гос­пи­та­лен­дә Та­тар­стан рес­пуб­ли­ка­сы про­ек­ты кы­са­ла­рын­да 5700 кв. метр мәй­дан­да ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре уз­ды­рыл­ды. Бу мак­сат­ка 107 млн 162 мең сум ак­ча са­рыф ител­де.

Су­гыш ве­те­ран­на­ры гос­пи­та­ле мон­нан 47 ел элек ту­лай то­рак би­на­сын­да эш­ли баш­лый. Баш та­биб Ка­ма­лет­ди­но­ва Лә­лә Ән­вә­ров­на сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, ул чак­та би­ре­дә бү­ген­ге­дәй уңай­лык­лар­ның бер­се дә бул­мый.
"Бу бик ис­ке би­на. "Ка­маз" за­во­ды эш­ли баш­ла­ган чор­лар­да за­вод эш­че­лә­ре өчен тө­зел­гән ту­лай то­рак би­на­сы. Шу­ңа кү­рә, тө­зү­че­ләр­гә эш­ләр­гә җи­ңел бул­ды дип әй­тә ал­мыйм. Лә­кин, авыр дип тор­ма­дык, бар­лык ме­ди­ци­на стан­дарт­ла­ры та­ләп­лә­ре­нә ту­ры ки­те­реп эш­лә­дек. Гос­пи­таль эч­ке һәм тыш­кы як­тан си­зе­лер­лек үз­гәр­де. Кыс­ка­сы, фун­да­мент­тан алып, электр чы­бык­ла­ры­на, ка­на­ли­за­ци­я­ләр­гә ка­дәр алыш­ты­рыл­ды,бар­лык ка­би­нет­лар яңар­тыл­ды ", - ди Лә­лә Ән­вә­ров­на.

Дө­рес­тән­дә, гос­пи­таль­дә зур мөм­кин­лек­ләр ту­ды­рыл­ган. Иң зур яңа­лык­лар­ның бер­се - тер­кә­лү хез­мә­тен хә­зер элек­трон яшел тер­ми­нал­лар баш­ка­ра. Гос­пи­таль­дә дә­ва­ла­ну­чы­лар әй­тү­ен­чә, бу бик уңай­лы җай­лан­ма, ва­кыт са­рыф итеп, чи­рат кө­теп то­рыр­га ки­рәк­ми. Өл­кән­нәр ара­сын­да яңа тех­но­ло­ги­я­ләр­гә җай­ла­шыр­га өл­гер­мә­гән ке­ше­ләр бар, алар­ны тер­ми­нал­лар янын­да ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­ре кар­шы­лый һәм ти­е­шен­чә яр­дәм күр­сә­тә.
Шу­лай ук, ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү­дән соң, гос­пи­таль­гә 2 млн сум­лык яңа җи­һаз­лар кай­тар­тыл­ган. Алар ара­сын­да, өр-яңа, уңай­лы УЗИ ап­па­рат­ла­ры да бар. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, дә­ва­ха­нә­дә сә­ла­мәт­лек­не ны­гы­ту һәм спорт бе­лән шө­гыль­лә­нү өчен яңа бүл­мә­ләр дә ачыл­ган.

Дө­рес­тән­дә, дә­ва­ха­нә көн­нән-көн яңа­ра, үзе­нең күр­сәт­кеч­лә­рен үс­те­рә. Бил­ге­ле ин­де, һәр­бер хас­та­ха­нә­нең йө­зе ул та­биб­лар. Бы­ел гос­пи­таль­дә 20 яшь бел­геч эш­ли баш­ла­ган. Мо­ңа На­ил Гәм­ба­ро­вич та үзе­нең чик­сез ка­нә­гать бу­лу­ын бел­дер­де.

"Шә­һәр­дә 1 эчен­дә ба­ры­сы 15 хас­тә­ха­нә­дә ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре үт­кә­рел­де. Та­тар­стан бюд­же­тын­нан ре­монт өчен 1млрд 556 мең кү­лә­мен­дә ак­ча бү­ле­неп би­рел­де. Мон­дый хәл­нең Чал­лы­да әле бул­га­ны юк иде", - дип сү­зен баш­ла­ды ул. "Әле баш­ка­рыл­ма­ган эш­ләр җи­тәр­лек, ба­ры­сын­да яңар­та­сы, ях­шыр­та­сы ки­лә. Тө­зек­лән­де­рү­не хас­та­хә­нә­дән баш­лап, дө­рес эш­лә­дек. Чөн­ки, һәр­кем өчен дә сә­ла­мәт­лек бе­рен­че урын­да то­ра. Лә­кин, ми­нем бар­лык дә­ва­лау уч­реж­де­ни­е­лә­ре дә ях­шы хәл­дә дип әй­тә­сем кил­ми, җи­теш­сез як­лар бар. Шу­лай да, бү­ген­ге нә­ти­җә­не кү­реп, кү­ңел сө­е­нә. Шу­шы ис­кит­кеч ях­шы итеп тө­зек­лән­де­рел­гән гос­пи­таль­не ре­монт­лау­да үз өле­шен керт­кән һәр­кем­гә чик­сез рәх­мәт сүз­лә­рем­не җит­ке­рә­сем ки­лә", - ди­де мэр.

Су­гыш ве­те­ран­на­ры гос­пи­та­лен ачу тан­та­на­сын­да Га­дел Ва­фин да үзе­нең рәх­мәт сүз­лә­рен җит­кер­де. "Мин кая бар­сам да,Чал­лы­да иң уңай­лы, иң зур хас­та­ха­нә­ләр дип әй­теп ки­ләм. Сез­нең шә­һәр­дә­ге хас­та­ха­нә­дә хәт­тә бас­сейн да бар бит. Чын­нан­да, бер ел дә­ва­мын­да без На­ил Гәм­ба­ро­вич, шә­һәр­дә­ге тө­зү­че оеш­ма­лар бе­лән бик зур эш баш­кар­дык. Шу­ны­сын да ис­кә тө­ше­рә­се ки­лә, мон­нан бер­ни­чә ел эле рес­пуб­ли­ка икъ­ти­са­дын­да кри­зис баш­лан­гач, Рөс­тәм Нур­га­ли­е­вич "Кы­ен бу­ла­чак, лә­кин хас­тә­ха­нә­ләр­не тө­зек­лән­де­рү бу­ен­ча баш­лап җи­бәр­гән прект­ны дә­вам итә­без. Ки­лә­чәк­нең сә­ла­мәт­ле­ге без­нең кул­да", - дип әйт­кән иде. Әл­бәт­тә, тө­зек­лән­де­рү ба­ры­шын­да бик күп уңай­сыз­лык­лар бул­ды, чөн­ки ре­монт ба­ра дип хас­та­ха­нә­нең эш­чән­ле­ген тук­та­тып бул­мый, кы­рыс шарт­лар­да эш­ләр­гә ту­ры кил­де. Лә­кин, без ба­ры­сын­да җи­ңеп чык­тык, мо­ның нә­ти­җә­се бу­ла­рак, бү­ген шу­шы як­ты, бө­тен мөм­кин­лек­лә­ре дә бул­ган би­на­да ба­сып то­ра­быз", - ди­де ТР сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нис­т­ры.

Тан­та­на ахы­рын­да су­гыш ве­те­ран­на­ры гос­пи­та­лен тө­зек­лән­де­рү­дә яр­дәм ит­кән бар­лык тө­зе­леш һәм җи­һаз бе­лән тә­э­мин ит­кән оеш­ма ди­рек­тор­ла­ры ха­ким һәм ми­нистр ку­лын­нан рәх­мәт хат­ла­ры ал­ды­лар.

Эль­ви­ра Гай­нет­ди­но­ва


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев