Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев илле картинасын Татарстан музейларына бүләк итәргә тели

Татарстанның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев үзенең илле картинасын Татарстан дәүләт музейларына бүләк итәргә тели. "Мин үземнең гомерем буе язган иң яхшы картиналарымны, "Хәзинә" милли сәнгать галереясында күргәзмә ясап, җәмәгатьчелеккә күрсәтеп, матур итеп тапшырасым килә, - ди ул. - Рәссамнар өчен, "Хәзинә"дә күргәзмә оештыру - зур дәрәҗә". Рәссам картиналарының утызын -...

Татарстанның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев үзенең илле картинасын Татарстан дәүләт музейларына бүләк итәргә тели. "Мин үземнең гомерем буе язган иң яхшы картиналарымны, "Хәзинә" милли сәнгать галереясында күргәзмә ясап, җәмәгатьчелеккә күрсәтеп, матур итеп тапшырасым килә, - ди ул. - Рәссамнар өчен, "Хәзинә"дә күргәзмә оештыру - зур дәрәҗә".

Рәссам картиналарының утызын - Болгар музеей-тыюлыгына, егермесен - "Хәзинә"гә дип тәгаенләгән.

Мәгълүмат өчен. Татарстан һәм Россия рәссамнары берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев тумышы белән Саба районыннан. 1949 елда туган. Чаллыда яши. Республика, региональ һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/22/143068/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев