Шəhри Чаллы

Халык сәламәтлеге – иң кыйммәтле багланыш

Шу­шы көн­нәр­дә Чал­лы­да ТР Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нис­тр­лы­гы кар­шын­да­гы ме­ди­ци­на со­ве­ты­ның ки­ңәй­тел­гән уты­ры­шы бул­ды. Аның эшен­дә ТР Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нис­т­ры Га­дел Ва­фин, ТР Дә­ү­ләт Со­ве­ты де­пу­та­ты Свет­ла­на За­ха­ро­ва һәм шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев кат­наш­ты­лар. Яр Чал­лы шә­һә­ре сә­ла­мәт­лек сак­лау ида­рә­се җи­тәк­че­се Олег Са­ба­ев үзе­нең чы­гы­шын­да 2015 ел­да ха­лык­ның сә­ла­мәт­ле­ген сак­лау юнә­ле­шен­дә...

Шу­шы көн­нәр­дә Чал­лы­да ТР Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нис­тр­лы­гы кар­шын­да­гы ме­ди­ци­на со­ве­ты­ның ки­ңәй­тел­гән уты­ры­шы бул­ды. Аның эшен­дә ТР Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нис­т­ры Га­дел Ва­фин, ТР Дә­ү­ләт Со­ве­ты де­пу­та­ты Свет­ла­на За­ха­ро­ва һәм шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев кат­наш­ты­лар.

Яр Чал­лы шә­һә­ре сә­ла­мәт­лек сак­лау ида­рә­се җи­тәк­че­се Олег Са­ба­ев үзе­нең чы­гы­шын­да 2015 ел­да ха­лык­ның сә­ла­мәт­ле­ген сак­лау юнә­ле­шен­дә баш­ка­рыл­ган эш­ләр­гә йом­гак яса­ды, проб­ле­ма­лар­га тук­тал­ды, 2016 ел­да ки­чек­тер­ге­сез хәл ите­лер­гә ти­еш­ле бу­рыч­лар бе­лән та­ныш­тыр­ды. Та­биб­ла­ры­быз­ның һө­нә­ри ос­та­лы­гын бә­я­ләү, ди­аг­нос­ти­ка­лау­да юга­ры тех­но­ло­ги­я­ләр­нең әһә­ми­я­тен дә­лил­ләү йө­зен­нән, ми­сал­лар ки­тер­де. Әй­тик, 2015 ел­да чал­лы­лы­лар­ның ур­та­ча го­мер озын­лы­гы 74 яшь­кә җит­те. Бу Рос­сия күр­сәт­ке­чен­нән - 4 , ур­та­ча рес­пуб­ли­ка­ны­кын­нан 2 ел­га озын­рак.

Уз­ган чор­да Чал­лы хал­кы­на 2742 юга­ры тех­но­ло­ги­я­ле ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сә­тел­гән, шул исәп­тән, 1789 па­ци­ент­ка - йө­рәк-кан та­мыр­ла­ры авы­ру­ла­ры бу­ен­ча. Нә­ти­җә­дә, кан әй­лә­не­ше сис­те­ма­сы хас­та­ла­рын­нан үлем-ки­тем 8,6%ка ки­ме­де. Го­му­мән, йө­рәк-кан та­мыр­ла­ры авы­ру­ла­ры­на кар­шы кө­рәш елы кы­са­ла­рын­да эре сә­нә­гать пред­при­я­ти­е­лә­рен­дә һәм җә­мә­гать урын­на­рын­да 200дән ар­тык ак­ция оеш­ты­рыл­ды. Сә­ла­мәт­лек­лә­ре­нә һәр­да­им кур­кы­ныч яна­ган 29 238 па­ци­ент ашы­гыч яр­дәм кү­нек­мә­лә­ре­нә өй­рә­тел­де.

Баш­ка күр­сәт­кеч­ләр­дә дә ал­га ки­теш күз ал­дын­да. Уз­ган чор­да юл-тран­с­порт һә­ла­кәт­лә­рен­дә го­мер өзе­лү 25,7%ка ки­ме­де. Ашы­гыч ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сә­тү хас­та­ха­нә­се­нең трав­мо­то­ло­гия үзә­ге­нә 540 ке­ше, шул исәп­тән, М-7 фе­де­раль трас­са­сын­да зы­ян күр­гән 82 юлау­чы мө­рә­җә­гать ит­кән. 499 ке­ше, шул исәп­тән, 69 ба­ла гос­пи­таль­ләш­те­рел­гән.

Чал­лы­ның де­мог­ра­фик күр­сәт­ке­че дә ку­а­ныч­лы. 2015 ел­да шә­һә­ре­без­дә 10343 са­бый дөнь­я­га кил­де. Бу 2014 ел­гы­дан 200гә күб­рәк.

Лә­кин, уңай күр­сәт­кеч­ләр бе­лән бер­рәт­тән, хә­веф­ле факт­лар да җи­тәр­лек. Иң ая­ны­чы - яман шеш авы­ру­ла­рын­нан үлем-ки­тем ел­дан-ел ар­та. Соң­гы ел­да гы­на әле­ге күр­сәт­кеч 14,5% тәш­кил ит­те. Бү­ген­ге көн­гә 20 000 чал­лы­лы он­ко­ло­гия исә­бе­нә тер­кәл­гән. Ста­тис­ти­ка­дан кү­рен­гән­чә, якын ки­лә­чәк­тә һәр си­ге­зен­че ха­тын-кыз­га - күк­рә­ген­дә яман шеш ачык­ла­ну, һәр ир-егет­кә мә­ни би­зен­дә рак кур­кы­ны­чы яный. Ни­гез­дә, яман шеш авы­ру­ла­ры 50 һәм 69 яшь ара­лы­гын­да иң күп ачык­ла­на. Уз­ган ел­да тер­кәл­гән яман шеш авы­ру­ла­рын­нан бе­рен­че урын­да - аш­ка­за­ны ра­гы, икен­че­дә - ха­тын-кыз­лар­ның күк­рәк­лә­рен­дә яман шеш, өчен­че­дә - тән ти­ре­сен­дә­ге рак. Һәр­да­им ис­кәр­теп, ки­сә­теп то­ру­га ка­ра­мас­тан, үз сә­ла­мәт­лек­лә­ре­нә би­та­раф­лар шак­тый. Яр­ты сә­гать­лек тик­ше­рү­гә ва­кыт та­ба ал­мау­чы­лар, рак­ны баш­лан­гыч чо­рын­да ачык­лау өчен иң ки­рәк­ле ва­кыт­ны кул­ла­рын­нан ыч­кын­ды­ра. Биг­рәк тә ту­ры эчәк­лә­рен­дә һәм үп­кә­лә­рен­дә яман шеш баш­лан­га­нын сиз­ми йө­реп, авыр­ту­га тү­зә ал­мый баш­ла­гач кы­на ки­лү­че­ләр шак­тый. Бу биг­рәк тә ир-егет­ләр­гә ка­гы­ла, дип ас­сы­зык­лап, бор­чы­лу­ын җит­кер­де шә­һәр он­ко­ло­гия үзә­ге баш та­би­бы Ил­сур Мө­кат­дәс улы Вә­ли­ев. Чын­нан да, бү­ген Чал­лы­га ди­аг­нос­ти­ка, дә­ва­лау һәм тер­нәк­лән­де­рү цикл­ла­ры бер би­на­га туп­лан­ган юга­ры тех­но­ло­ги­я­ле он­ко­ло­гия үзә­ге ки­рәк. Авы­ру­ла­ры­ның үз ва­кы­тын­да ти­еш­ле ме­ди­ци­на яр­дә­ме ала ал­ма­вы да бит ди­аг­нос­ти­ка­ның бер урын­да, дә­ва­лау­ның икен­че хас­та­ха­нә­дә баш­ка­ры­луы бе­лән су­зы­ла, ди­де баш бел­геч.

ТР сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нис­т­ры Га­дел Ва­фин бу нис­бәт­тән, Чал­лы­да за­ман­ча он­ко­ло­гия үзә­ге тө­зү­гә ТР Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов­ның мах­сус күр­сәт­мә­се бар­лы­гын әй­теп, про­ект­ның ин­де кү­зал­ла­нуы ту­рын­да­гы яңа­лык­ны җит­кер­де. Чал­лы та­биб­ла­ры­ның по­тен­ци­а­лы юга­ры бу­лу­ын һәм юга­ры ква­ли­фи­ка­ци­я­ле та­биб­лар­дан тор­ган кре­а­тив ко­ман­да­ның рес­пуб­ли­ка сә­ла­мәт­лек сак­лау сис­те­ма­сы­на ла­ек­лы өлеш кер­тү­ен дә ас­сы­зык­лап әйт­те ми­нистр.

Кат­лау­лы икъ­ти­са­дый вәз­гы­ять­кә ка­ра­мас­тан, сә­ла­мәт­лек сак­лау сис­те­ма­сын мо­дер­ни­за­ци­я­ләү дә­вам итә. Бы­ел 2нче шә­һәр хас­та­ха­нә­се ста­ци­о­на­рын ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү­гә 176 млн сум бү­леп би­рел­де. 7 нче ши­фа­ха­нә­не өлеш­чә тө­зек­лән­де­рү - 6 млн 910 мең сум­га, 6нчы ши­фа­ха­нә­не яңар­ту 6 млн 630 мең сум­га тө­шә­чәк. Та­гын 3 ме­ди­ци­на уч­реж­де­ни­е­се Уңай мо­хит" прог­рам­ма­сы­на кер­тел­де.

Ки­ңәш­мә­дә юга­ры ква­ли­фи­ка­ци­я­ле бел­геч­ләр­гә кыт­лык кө­нү­зәк проб­ле­ма итеп ку­ел­ды. Бү­ген Чал­лы­да та­биб­лар бе­лән тә­э­мин ите­леш 54,7% тәш­кил итә. Әле­ге мәсь­ә­лә­не хәл итү мак­са­тын­да, шә­һәр ха­ки­ми­я­те уку бә­я­се­нең 50 про­цен­тын тү­ләү шар­ты бе­лән, бу­ла­чак та­биб­лар бе­лән ки­ле­шү­ләр тө­зи. Чал­лы­дан шун­дый 28 сту­дент Ка­зан дә­ү­ләт ме­ди­ци­на уни­вер­си­те­тын­да бе­лем ала. Лә­кин бу күл­дә­ге там­чы­га тиң. Со­ңи­аль ипо­те­ка прог­рам­ма­сы бу­ен:ча то­рак бе­лән тә­э­мин итү шар­ты бе­лән дә яшь бел­геч­ләр­не Чал­лы­га җә­леп итү юнә­ле­шен­дә җит­ди сөй­лә­шү­ләр ба­ра. Уз­ган ел гы­на Чал­лы­га рес­пуб­ли­ка ра­йон­на­рын­нан һәм баш­ка тө­бәк­ләр­дән 166 бел­геч кү­чеп кил­де. Бу юнә­леш­тә эш тук­тал­ма­я­чак,. Чөн­ки ха­лык сә­ла­мәт­ле­ге - иң кыйм­мәт­ле баг­ла­ныш, дип ас­сы­зык­лап әйт­те шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев.

ТР ме­ди­ци­на со­ве­ты­ның йом­гак­лау уты­ры­шы Чал­лы хал­кы­ның сә­ла­мәт­ле­ген сак­лау­да уңыш­лар­га иреш­кән, па­ци­ент­ла­ры­ның ыша­ны­чын ка­зан­ган ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­рен бү­ләк­ләү бе­лән тө­гәл­лән­де.

Рә­зи­нә На­сый­бул­ли­на

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: