Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Халык сәламәтлеген саклау – уртак мәнфәгать

    Соң­гы ел­лар­да ха­лык­ның ае­рым ка­те­го­ри­я­лә­ре­нә күр­сә­те­лә тор­ган со­ци­аль хез­мәт җы­ел­ма­ла­рын­нан баш тар­ту оч­рак­ла­ры ешай­ды. Сүз дә юк, Фе­де­раль За­кон ни­ге­зен­дә, со­ци­аль хез­мәт­кә хо­ку­кы бул­ган һәр па­ци­ент сай­лау хо­ку­кы­на ия. Лә­кин, дә­ү­ләт буш­лай күр­сә­тә тор­ган хез­мәт­ләр җы­ел­ма­сын­нан баш тарт­кан­чы, һәр­кем үз ха­лә­тен, авы­ру­ы­ның үзен­чә­ле­ген ана­лиз­ла­сын, ягъ­ни ахы­рын уй­лап эш ит­сен иде....

    Та­тар­стан бу­ен­ча РФ Пен­сия фон­ды бү­лек­чә­сен­нән алын­ган мәгъ­лү­мат­лар­дан кү­рен­гән­чә, 2015 ел­ның 1 но­яб­ре­нә рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә со­ци­аль хез­мәт­ләр җы­ел­ма­сын­нан баш тарт­кан граж­дан­нар са­ны 70,1% тәш­кил ит­те. Әле­ге күр­сәт­кеч, иң бе­рен­че чи­рат­та, хө­кү­мәт да­и­рә­лә­рен­дә шу­шы тар­мак өчен җа­вап­лы ва­зый­фаи зат­лар­ны уй­лан­ды­рыр­га, бор­чыр­га ти­еш. Ни өчен кыйм­мәт­ле пре­па­рат­лар бе­лән дә­ва­ла­ну­га мох­таҗ авы­ру­лар дә­ү­ләт таш­ла­ма­сын­нан күп­ләп баш тар­та баш­ла­ды? Кем­дер мо­ны икъ­ти­са­дый кри­зис, бә­я­ләр ар­ту бе­лән бәй­ли һәм күп­ме­дер дә­рә­җә­дә хак­лы да. Лә­кин сә­бәп ан­да гы­на да тү­гел, ни­гез­дә, ха­лык­ка, биг­рәк тә җит­ди ди­аг­ноз ку­ел­ган авы­ру­лар­га, ки­рәк­ле мәгъ­лү­мат­ны дө­рес итеп аң­ла­ту җит­ми. 2016 ел­ның 1 ап­ре­ле­нә дә әле­ге күр­сәт­кеч ни­ба­ры 1%ка ях­шыр­ды, ягъ­ни 69,1 % тәш­кил ит­те.Ә бит, ка­гый­дә бу­ла­рак, со­ци­аль яр­дәм­не ак­ча­га ал­маш­тыр­ган ке­ше­ләр күп­ме­дер ва­кыт­тан соң, ка­бат яр­дәм со­рап, төр­ле ин­с­тан­ци­я­ләр­гә, шул исәп­тән, фе­де­раль ор­ган­нар­га мө­рә­җә­гать итә­ләр. Чөн­ки ал­га та­ба кыйм­мәт­ле пре­па­рат­лар бе­лән дә­ва­ла­ныр өчен ком­пен­са­ция ак­ча­сы гы­на җит­мә­гә­нен аң­лый­лар. Лә­кин ... "по­езд ин­де кит­кән". Ел дә­ва­мын­да ста­ци­о­нар­да ятып дә­ва­ла­ну хо­ку­кын­нан да мәх­рүм кал­ган авы­ру кем­нәр­гә ге­нә мө­рә­җә­гать ит­сә дә, үзе үк баш тарт­кан хо­кук­ны ка­бат кай­та­ра ал­мый. За­кон та­ра­фын­нан ан­дый мөм­кин­лек ка­рал­ма­ган.Ә со­ци­аль хез­мәт­ләр бә­ра­бә­ре­нә ал­ган ком­пен­са­ция ак­ча­сы кай­бер авы­ру­лар­ны дә­ва­лау өчен ки­рәк бул­ган бер кап пре­па­рат­ка да җит­ми. Әй­тик, ел дә­ва­мын­да күк­рәк ра­гын­нан бер авы­ру­ны дә­ва­лау өчен - 1 млн 290 мең сум, бө­ер­дә яман шеш бул­ган­да - 1 млн 230 мең сум, үп­кә ра­гы­на кар­шы кө­рә­шү­гә - 944 мең сум, пси­хик тай­пы­лыш­лар­дан си­хәт­лән­де­рү­гә 6 млн 667 мең сум­га ка­дәр са­рыф ите­лә. Со­ци­аль хез­мәт­ләр җы­ел­ма­сы­ның бү­ген­ге көн­дә 995 сум 23 ти­ен то­ру­ын, ә да­ру­лар­га шу­ның 766 су­мы то­ты­лы­лыр­га ти­еш­ле­ген исәп­кә ал­сак, авыр хас­та­га ду­чар бул­ган па­ци­ент­ка әле­ге сум­ма­ның җит­мә­ве көн ке­бек ачык. Әле бит ан­дый ка­те­го­рия авы­ру­лар­га ши­фа­ха­нә­ләр­гә юл­ла­ма алу­га һәм тран­с­порт­та йө­рү­гә дә хө­кү­мәт аз­мы-күп­ме яр­дәм итә. Шу­ңа кү­рә җит­ди ка­рар­га кил­гән­че, һәр­кем үз ха­лә­тен сал­кын акыл бе­лән бә­я­лә­сен иде. Тер­сәк бик якын бул­са да, теш­ләп бул­мый. Ка­нун­нар да без­нең те­ләк бе­лән ге­нә бер миз­гел­дә үз­гәр­тел­ми.Бү­ген­ге көн­дә Чал­лы­да фе­де­раль таш­ла­ма­лар­га хо­ку­кы бул­ган 36 880 ке­ше яши. Уз­ган ел­да шу­лар­ның 26 мең 300е со­ци­аль хез­мәт­ләр җы­ел­ма­сын­нан баш тарт­ты, ягъ­ни со­ци­аль тү­лә­ү­ләр алу­чы­лар­ның 71,1 про­цен­тын тәш­кил ит­те. Аң­ла­ту эш­лә­рен алып ба­ру­да, төп бел­геч­ләр һәм мас­са­кү­ләм мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­ры вә­кил­лә­ре бе­лән бер­рәт­тән, җир­ле де­пу­тат­лар да кат­наш­сын иде. Бу бит ха­лык мән­фә­гать­лә­рен ту­ры­дан-ту­ры як­лау­га бәй­ле иң мө­һим бу­рыч­лар­ның бер­се.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: