Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халыкка – яңа эш урыннары

Башкалада үткән республика комиссиясе утырышында Яр Чаллы алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлекне алып барырга теләүче оешмаларның гаризалары каралды. Чарада шәһәр хакиме Наил Мәһдиев һәм Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев катнаштылар. Тәкъдим ителгән эшләр арасында "ТатКлиматМаш" һәм "Венские вафли" компанияләренең проектлары хупланды.

"ТатКлиматМаш" компаниесе Мәскәү өлкәсенең Звенигород шәһәреннән. Климат җайланмаларын җитештерү белән шөгыльләнеп, 33 эш урынын булдырырга планлаштыра. Яр Чаллының "Венские Вафли" ҖЧҖсы, кондитер эшләнмәләре җитештереп, 53 эш урыны булдырган. Ике компаниянең инвестицияләү күләме 170,48 млн һәм 265,5 млн сумны тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе статусын Яр Чаллы Россиядә беренчеләрдән булып ала. Бүгенге көндә анда 9 компания теркәлгән. Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары тарафыннан кертелгән гомуми инвестицияләр күләме 8,5 миллиард сумны тәшкил итте. Алар ярдәмендә яңа 1800 эш урыны булдырылган.

- Компанияләр КИП "Мастер" территориясендә эшләячәкләр. Арендалау шартнамәсе да инде төзелгән. Яңа инвесторларны Яр Чаллы алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендәге ташламалар һәм арендага бирелә торган мәйданнарның түбән бәяләре җәлеп итә. "ТатКлиматМаш" компаниесе беренче этапта климат җайланмаларын җитештерү белән шөгыльләнәчәк. "Венские Вафли" сәнәгать масштабында макарун дип аталган пирожныйларын җитештерәчәк, - дип хәбәр итте башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев.

Әйтергә кирәк, Яр Чаллы алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты исемен алу чиратында тагын бер компание тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев