Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хастаханә төзекләндерелә

"Камгэсэнергострой" компаниясе 2нче шәһәр хастаханәсен капиталь төзекләндерүгә кереште. Эшләрнең беренче этабын башкару өчен республика бюджетыннан 176 млн сум бүленер дип көтелә. Шуны да әйтергә кирәк, 1971 елда төзелгән объектка мондый җитди ремонт беренче тапкыр башкарыла. Бүгенге көндә төзүчеләр интенсив терапия, реанимация һәм авыруларны кабул итү бүлекләрендәге җиһазлар һәм мебельләрне чыгару...

"Камгэсэнергострой" компаниясе 2нче шәһәр хастаханәсен капиталь төзекләндерүгә кереште.

Эшләрнең беренче этабын башкару өчен республика бюджетыннан 176 млн сум бүленер дип көтелә. Шуны да әйтергә кирәк, 1971 елда төзелгән объектка мондый җитди ремонт беренче тапкыр башкарыла. Бүгенге көндә төзүчеләр интенсив терапия, реанимация һәм авыруларны кабул итү бүлекләрендәге җиһазлар һәм мебельләрне чыгару белән мәшгуль. Хастаханәне төзекләндерүнең беренче этабын Яңа елга төгәлләү күздә тотыла. Исегезгә төшерәбез: июль аенда Рөстәм Миңнеханов әлеге дәвалау учреждениесен капиталь төзекләндерүгә республика бюджетыннан акча бүлеп бирү турындагы карарга кул куйган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев