Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Һавадагы сасы иснең сәбәбе нидә?

Мэр: «Болай эшләргә ярамый», - дип кисәтте.

Узган атнада һавадагы сасы ис шәһәр халкында ризасызлык тудырды. 

Баш санитар табиб Илгизәр Бариев әйтүенчә, «Кама» агрофирмасы кош тизәге чыгарган икән. «Халыкның ризасызлыгын аңларга була. Кешеләрнең тормыш шартлары бозылды. Без квадракоптер ярдәмендә гаепле предприятиене ачыкладык.  Хәзер процессуаль эшләр дәвам итә. Россельхознадзор, экологик хезмәтләр белән бергә хуҗалык җитәкчесенә исле грунтны чыгару буенча шәһәрдәшләрнең тормыш шартларына зыян салмый торган схема тәкъдим ителәчәк. Тикшерү үткәреп, чаралар күрәчәкбез», – диде ул.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев агрофирма җитәкчеләренә кисәтү ясады. 

–  Авыл хуҗалыгы предприятиеләре шәһәр кешеләрен хөрмәт итәргә тиеш. Кызганыч, мондый хәлләр кабатланырга мөмкин. Без халык өчен кирәкле продукция җитештерә торган авыл хуҗалыгы предприятиеләрен хөрмәт итәбез. Аларда эшләүчеләрнең хезмәтенең авыр икәнлеген дә аңлыйбыз. Минем уйлавымча, агросәнәгать комплексы ярты миллионлы шәһәр халкын хөрмәт итәргә тиеш. Болай эшләргә ярамый. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән калдыкларны шәһәр халкына зыян китерми торган җиргә чыгару турында җитди сөйләшергә кирәк», – дип искәртте. 

Мэр башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәләховка «Кама» агросәнәгать предприятиесе җитәкчеләре белән сөйләшеп, бу хәлгә нокта куярга кушты. «Сорарга, сөйләшергә, кисәтергә кирәк. Башка мондый хәлләр кабатланмасын. Терлекчелек, кошчылык калдыкларын җыю, эшкәртү буенча технологияләр бар. Барсын да җитештерүгә һәм шәһәр халкының тормыш шартларына зыян китермичә эшләп була», – диде ул. 

фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы сасы ис агросәнәгат