Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хезмәт министрлыгы апрельдә пенсияләрне 1,5 процентка арттырырга тәкьдим итте

Социаль пенсия күләмен агымдагы елның 1 апреленнән 1,5 процентка артуы тәкьдим ителә, дип хәбәр итә Российская газета. Хезмәт министрлыгы әзерләгән проект карары бүген норматив хокукый актлар проектлары порталында урын алды. Узган ел илдә лаеклы ялдагыларның яшәү минимумы 8081 сум тәшкил иткән. Ел буена бу күрсәткеч 1 процентка арткан. Индексация нәтиҗәсе...

Социаль пенсия күләмен агымдагы елның 1 апреленнән 1,5 процентка артуы тәкьдим ителә, дип хәбәр итә Российская газета.

Хезмәт министрлыгы әзерләгән проект карары бүген норматив хокукый актлар проектлары порталында урын алды.

Узган ел илдә лаеклы ялдагыларның яшәү минимумы 8081 сум тәшкил иткән. Ел буена бу күрсәткеч 1 процентка арткан.

Индексация нәтиҗәсе буенча 3,9 миллион пенсионерның, шуларның 3,1 миллионы социаль пенсия алучы, пенсия белән тәэмин ителү дәрәҗәсе артачак.

Әгәр министрлыкның тәкъдимен Хөкүмәт хупласа, уртача социаль пенсия 129 сумга артып, 8 774 сум тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта хәрби чакыру буенча хезмәт итүчеләрнең хәрбилек буенча инвалидлык пенсиясе 181 сумга артачак һәм 12 343 сумга җитә. Хәрбиләрнең гаиләсендәге ятимнәр 155 сумга күбрәк, ягъни 10 462 сум алачак.

Шуның белән бергә пенсия индексация чыгымы аена 545,3 миллион сумны тәшкил итеп, 2017 ел азагына 5 миллиард сум булачак.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/28/135927/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев