Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хезмәттәшлек ныгый

17 ноябрь - Халыкара студентлар көне иде. Бу көн Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты коллективы өчен аеруча истәлекле булды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев студентлар һәм укытучылар белән очрашты. Наил Мәһдиев башта институт белән танышты: спорт залын, бинаны, спорт комплексын карады, аннары студентларның "Илһам" хоры чыгышын тыңлады. Егет-кызлар...

17 ноябрь - Халыкара студентлар көне иде. Бу көн Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты коллективы өчен аеруча истәлекле булды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев студентлар һәм укытучылар белән очрашты.

Наил Мәһдиев башта институт белән танышты: спорт залын, бинаны, спорт комплексын карады, аннары студентларның "Илһам" хоры чыгышын тыңлады. Егет-кызлар Наил Гамбәровичны институттагы кайбер социаль проектлар белән дә таныштырдылар. Мәсәлән, "Кечкенә мәктәп" проекты кысаларында биредәге студентлар гарип балаларны мәктәпкә әзерлиләр, аларның өйләренә барып, дәресләр үткәрәләр.

"Гаилә формуласы" үзәге проекты исә ныклы, тату, сәламәт гаилә төзү серләренә төшендерә. Студентлар "Танар" клиникасы, балалар һәм яшьләр үзәге, ЗАГС хезмәткәрләре белән бергәләп, төрле тематик чаралар үткәрәләр. Үзәк чараларына 200 кеше даими йөри. Биредә Әниләр көне уңаеннан, аналарга мәдхия җырлауга юнәлдерелгән мастер-класслар үткәрү дә традициягә әйләнгән.

Чит ил студентлары өчен әзерләнгән махсус проект исә Төрекмәнстан белән Россия арасындагы дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән.

"Математика олимпиадасы" клубы - төгәл фәнне яратучы студентлар һәм мәктәп укучылары өчен. Студентлар 36 һәм 78нче лицейда әлеге клубның күчмә утырышларын үткәрәләр икән. Биредә төп максат: укучыларны математика буенча олимпиадага әзерләү.

"Өлкәннәр университеты" да институтның горурланырлык проекты. 2008 елдан бирле биредә 3500 өлкән кеше яңа һөнәр үзләштергән.

"Студентлар тормышы һәрвакыт төрле һәм кызыклы булды. Монда алган белем һәм тәрбия киләчәктә кулланыш табар, сез безнең яклаучыбыз булырсыз дип ышанам. Үз чиратымда, сезгә матди-техник үсеш ягыннан булышырга вәгъдә бирәм. Киләчәктә Яр буе һәм Мәләкәс аръягы бистәләрендә ике мәктәп төзергә планлаштырабыз. Хакимият акча эзли, төзелеш белән шөгыльләнә, ә сез иҗат итәсез һәм эшлисез", - диде Наил Мәһдиев.

Институтны уңышлы тәмамлаган Гөлназ Фәйзерахманова, Ирина Зиновьева, Эльза Климнетьева, Юлия Ризванова, Чулпан Фәррахова, Рузилә Шиһабетдинова Наил Гамбәрович кулыннан кызыл дипломнар алдылар.

Соңыннан шәһәр хакимияте белән Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты арасындагы үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Бу юкка гына түгел. Чөнки Фәйрүзә Мостафина җитәкчелегендәге әлеге уку йорты соңгы елларда үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре буенча Россиянең нәтиҗәле эшләүче вузлары исемлегендә. Биредә белем алган яшь белгечләрнең 98 проценты эш белән тәэмин ителә. Күпсанлы социаль проектлар гамәлгә ашырыла, төрле фәнни конференцияләр оештырыла. Бүгенге көндә федераль һәм республика бюджетлары хисабына спорт-сәламәтләндерү үзәге төзелә. Кыскасы, биредә һәрьяктан камил белгечләр әзерләү өчен барлык шартлар тудырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев