Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хөкүмәт дәүләт органнарында гражданнардан белешмәләр таләп итүне тыйган

Дәүләт хезмәте күрсәтүче оешмаларда гражданнардан хакимият органнарында булган документларны таләп итүне тыю турындагы карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Исемлеккә 85 төрле документ кертелгән. Аерым алганда, юлда йөрү кагыйдәләрен бозу, хөкем ителү яки ителмәү, армиядә хезмәт итүе турында мәгълүмат, Бердәм дәүләт юридик затлар реестрыннан белешмә турында сүз бара.

Бу һәм Хөкүмәт раслаган исемлектәге башка документлар белән дәүләт органнары үзара автомат режимда бүлешергә тиеш.

Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле расланган документлар исемлеге ведомстволар арасында документлар әйләнешен унификацияләү, мәгълүмат бирүне тизләтү, муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре сыйфатын күтәрү мөмкинлеге бирәчәк.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X