Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Хәлими һәм ефрейтор Гитлер

    1933 ел. Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек башлангыч мәктәбе мөдире Ибраһим Хәлимов Германиядә яңа гына канцлер булып алган Адольф Гитлер белән бергә төшкән фотосын күрсәтеп мактана. Менә мин кем белән таныш, янәсе. Соңрак аны кулга алалар һәм атып үтерәләр. Әлеге гыйбрәтле вакыйга дистә еллар дәвамында халык теленнән төшмәде. Чыннан да,...

    1933 ел. Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек башлангыч мәктәбе мөдире Ибраһим Хәлимов Германиядә яңа гына канцлер булып алган Адольф Гитлер белән бергә төшкән фотосын күрсәтеп мактана. Менә мин кем белән таныш, янәсе. Соңрак аны кулга алалар һәм атып үтерәләр. Әлеге гыйбрәтле вакыйга дистә еллар дәвамында халык теленнән төшмәде. Чыннан да, ул дөреслеккә туры киләме?

    Бу сорау мине балачактан кызыксындырып килде. Югары Тегермәнлек мәктәбенең 70 еллык юбилеенда да шул хакта ишеткәч, кызыксыну тагын да артты. Архив материаллары берникадәр ачыклык бирде. Тәүфыйкъ Әйдинең «Йөртә безне язмышлар» (Казан, 1999 ел) һәм Искәндәр Гыйләҗевның «Легион:Идел-Урал» (Казан, 2005 ел) дип исемләнгән язмалары Ибраһим Хәлимовның гыйбрәтле язмышын тагын да тулырак күзалларга мөмкинлек тудырды. Йомгаклап әйткәндә, татар халкын нинди генә максатларда файдаланмаганнар да, асыл затларыбыз кемнәр өчен генә гомерләрен корбан итмәгән?! Ибраһим Хәлимов та шундыйлардан.

    Түбән Тегермәнлектә Хәлиминең (Ибраһим Хәлимовны шулай дип йөрткәннәр) замандашлары үлеп беткән инде. Шулай да аның Питрәч ягыннан икәнен белергә насыйп булды. Тумышы белән Күн авылыннан, диделәр. Мин шунда юл тоттым.

    Чаллы-Казан трассасыннан уңга борылгач, нарат урманы аланында урнашкан ул. Русча аны «Конь», ягъни ат дип мыскыл итәләр. Йортлары төзек. Өйдән-өйгә йөргәч, кайбер мәгълүмат җыелды. Ибраһим аганың кызы Венера шушы ук авылда яши икән.

    Менә мин сиксәненче яшь белән баручы ирле-хатынлы Галиевлар өендә. Ни өчен килүем турында әйткәч, икесенең дә күзеннән борчак-борчак яшь коелды.

    - Әйе, ул минем әти. Мин Тегермәнлектә 1932 елны дөньяга килгәнмен... Әти бик зыялы, киң күңелле кеше иде... - ди зәңгәр күзле, матур йөзле 76 яшьлек әби.

    - Бабайны кулга алганда миңа биш яшь иде бугай. Ул һәрчак пөхтә киенгән кеше буларак истә калган. Немец велосипедында йөри иде, - ди Венера апаның тормыш иптәше Каюм абый.

    Сүз артыннан сүз чыга, өстәлгә НКВД хезмәткәрләреннән могҗиза белән генә исән калган берничә фоторәсем һәм гаиләнең башка ядкәрләре килә. Ләкин Венера апа әтисенең мин эзләгән фотосын да, бу хактагы вакыйганы да белми. Шунысы ачыклана: Хәлимине 1934 елда түгел, ә 1937 елны гына кулга алып, 1938 елда атып үтергәннәр. Ни өчен?

    Хәлимов Ибраһим 1891 елны урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Гайнулла белән әнисе Әсмабикә укымышлы кешеләр була. Шуңа күрә яшьтән зирәк Ибраһимның да белемле булуын телиләр. Ибраһим башта мәдрәсәдә укый. Соңыннан русча язарга һәм укырга өйрәнә. Курслар да тәмамларга өлгерә. Хезмәт юлын авылда оештырылган мәктәптә укытучы булып башлый. 1912 елда армиягә алына. Солдат хезмәтендә дә өлгерлек күрсәтә. Кайтыр вакыты җиткәндә, Беренче Бөтендөнья сугышы башлана. Гасырлар буе жандармлык ролен үтәп, җирле халыкларның сөяге өстендә җирләрен киңәйткән урыс армиясе көннән-көн хәлсезләнә. Тигезсез сугышта дистәләгән мең патша солдаты немецларга әсирлеккә төшә. Менә шушы чорда булса кирәк, бер төркем немец солдатлары рус әсирләре белән фотога төшә. Алар арасында вакыйгабызның герое Ибраһим Хәлимов һәм ефрейтор Адольф Гитлер да була.

    Татарларны Вюнсдорф лагерена җыялар. Якташыбызның өч ел Германиядә әсирлектә булуы аны рухи яктан баета. Татарның патша Россиясендә изелеп, авырлык белән яшәвен һәм немецларның тормышын чагыштырып, Ибраһим хәйран кала. Менә кайда икән җәннәт!

    Кызы Венера сөйләгәннәрдән.

    «Әти әсирлектән 1918 елда кайта. Бу вакытта властьны большевиклар эләктергән була инде. Ул яңадан укытучылык эшенә алына. Лаеш өязенең Саралы авылында балалар укыта. Өйләнә. Ләкин озак та үтми, хатыны үлә. Әти икенче тапкыр әниебез Нәфисә Сафиуллина белән тормыш корып җибәрә. Ул Габдулла Тукайның якын туганы була. Бабабыз Сафиулла Габдулланы Уральск шәһәренә озата бара. (Тукай Казанда яшәгәндә дә бабайларга килеп йөри торган була.)

    Әти партиягә керми. Тирән белеме аркасында булса кирәк, 1929 елда аны Балык Бистәсе районына (элеккеге Кызыл Йолдыз районы) башлангыч мәктәп мөдире итеп җибәрәләр. Гаиләсе - хатыны, Халидә, Йолдыз һәм Марс исемле өч баласы белән Түбән Тегермәнлеккә килеп урнаша. Биш ел эчендә тирә-якта тиңе булмаган яңа мәктәп салдыра. 1932 елда мин шунда дөньяга килгәнмен. 1934 елны әти ни өчендер туган авылы Күнгә кайта. Тау Илендә мәктәп мөдире булып хезмәт куя. 1937 елның 3 сентябрендә кулга алына һәм бер елдан соң атып үтерелә...»

    Адольф Гитлер белән төшкән фоторәсем кулга алынуның төп сәбәпчесе булмый, күрәсең. Ул вакытта Германия белән СССР дустанә шартларда яши. Сталин белән Гитлер бер-берсе белән сугышмаячакларына ант итә. 1938 елгы Молотов-Рибентроп килешүе дә ике арадагы «дуслыкка» шик калдырмый.

    Балалары әтиләренең язмышы хакында озак еллар белә алмый. Үзгәртеп кору эшләре безнең якларга да килеп җиткәч, Венера апа Татарстанның Дәүләт куркынычсызлыгы комитетына хат җибәрә. 1990 елның 10 маенда бүлек башлыгы Давыдов имзасы белән җавап килә.

    «Хөрмәтле Венера Ибраһимовна! Сезнең әтиегез Хәлимов Ибраһим Гайнуллович 1937 елның 1 сентябрендә ТАССР эчке эшләр халык комиссариаты тарафыннан нигезсез кулга алынды. Анда ул 1915 елда әсирлеккә төшеп, Германиядә татар әсирләреннән торган яшерен группага керүдә һәм Совет республикасына каршы агитация алып баруда гаепләнә (ул вакытта Совет республикасы каян килсен. - Р.Ш.). Ялган шикаятьләрдә әйтелгәнчә, соңрак Советлар Союзында яшәгәндә, фашистик җәмгыятьне мактый. Совет хөкүмәтенә һәм аның җитәкчеләренә пычрак ата. Үзенең гаебен танымый. Идел буе хәрби трибуналы карары нигезендә, шәхси әйберләрен конфискацияләп, атарга хөкем ителә.

    Карар 1938 елның 20 июлендә тормышка ашырыла. 1990 елны СССР Югары Судының пленум карары нигезендә, үлгәннән соң, гаепсезгә хөкем ителгән Хәлимов Ибраһим Гайнуллович реабилитацияләнә».

    Тикшерү вакытында гаепләнүчедән 80 фоторәсем һәм 300гә якын китап алына. Кызганыч, әлеге тарихи чыганакларның язмышын ачыклап булмады. Мин эзләгән фоторәсемнең дә алар арасында булуы бик ихтимал.

    И.Хәлимовның «эше» бик гадиләрдән саналмый, күрәсең. ФСБның Татарстан бүлегендә 2-18 124 саны белән архив-тикшерү эшләре әле дә саклана. Хәрби трибуналның хөкем чыгарган күчмә сессиясендә И.Хәлимов сөйләгәннәрдән: «...Мин әсирлеккә 1915 елда эләктем. Германиянең Вюнсдорф лагеренда булдым. Биредә укытучы итеп куйдылар. Хезмәт хакы билгеләнде. Бина бирделәр. 1917 елда төрек телен үзләштердем. Безне моңа Төркия вәкиле эмигрант Идриси өйрәтте. Ул шулай ук Англия һәм патша Россиясенә каршы көрәшү өчен Төркиягә 2000 татар әсирен җибәрүне оештырды. Февраль революциясеннән соң Идриси «Укучы Россия мөселманнарына ярдәм итү» оешмасын төзеде. Россиядә татарларның кимсетелүен истә тотып, Германиядә укыту өчен сәләтле егет-кызларны табу кирәклеген әйтте.

    1918 елда Россиягә кайткач, әлеге оешманың төп максаты бәйсез Татарстан дәүләте төзү икәнен белдем һәм мин бу эш белән бүтән шөгыльләнмәдем.

    Укытучы булып 27 ел эшләдем. СССРга каршы начар фикер әйтмәдем, ләкин Германиядәге яхшы тормыш турында сөйләдем. Эшләгән чорда биш Мактау грамотасы, 600 сум премия алдым. Пролетар суды алдына басуым белән чын күңелдән горурланам!!!»

    Якташыбыз үзенең гомерен менә шулай горурланып пролетар судына тапшырса да, балалары хакына булса да үләсе килми. Чөнки аның Ватан алдында нинди гаебе бар? Мәскәүдә, бәлки, аның гаепсез икәнен ачыкларлар? Бәлки, аңа ышанырлар? Үлемгә хөкем ителгән Ибраһим Хәлимов Югары Судка мөрәҗәгать итә. Ләкин андыйлар миллионлаган. Ә мондый очракта бары да рөхсәт ителә! Пролетар суды бәхетсез татар баласын ничек аңласын, ди... Суд карары үз көчендә кала.

    И.Хәлимов 1938 елның 20 июлендә 22 сәгать 30 минутта атып үтерелә. Казанның Архангель зиратына күмелә.

    Хәзер Хәлимов Ибраһим телгә алган ул еллардагы вакыйгаларга әйләнеп кайтыйк.

    Беренче Бөтендөнья сугышында герман әсирлегенә рус армиясе солдатлары, шулай ук Антанта ягында сугышкан Англия һәм Франция тарафыннан буйсындырылган колония вәкилләре дә эләгә. Император Вильгельм II карары белән Берлиннан 20 километр ераклыкта мөселманнар өчен ике лагерь ачыла. Аны берләштереп, Вюнсдорф дип атыйлар. Немецлар, дини фактор кулланып, дошман сугышчыларын икегә бүләргә тели. Англиягә, Россиягә һәм Франциягә изге сугыш-газават игълан иткән Төркия, барлык мөселманнарны берләштереп, Германия ягында сугышырга тиеш була. Беренче лагерьда татарлар унике-унөч мең чамасы исәпләнә. Биредә хәтта мәчет тә салалар. Аны ачуда (1915 елның 13 июле) Германия һәм Төркиянең җаваплы даирәләре дә катнаша. Мәчеттә бай китапханә эшли. «Яңа тормыш», «Татар иле» газеталары басыла. Германия Хәрби министрлыгы кушуы буенча, лагерь белән Галимҗан Идриси җитәкчелек итә. Бер үк вакытта ул мәчетнең имамы да була. Якташыбыз татар әсирләренә төрле яктан ярдәм итәргә тырыша. Хәлимов Ибраһим, Галимҗан Идриси тәкъдиме белән, әсирләрне укырга өйрәтә. Теләгән җиргә бару хокукына ия була. Тарихыбыз турында әңгәмәләр, дәресләр алып бара.

    Ике лагерьдагы мөселманнар саны 15 меңгә җитә. Шуның 12-13 меңе - татарлар. Аларның 1100е төрле яралардан вафат булып, шушындагы зиратка җирләнә. Ике меңе Төркиягә инглизләргә каршы көрәшкә китә. Әйтүләре буенча, аларның барысы да һәлак була.

    1918 елны сугыш тәмамлангач, әсирләр үз илләренә кайтып китә. Шактые, гаилә корып, Германиядә төпләнеп кала. Бу елларда немец телен камил белгән 200 татар гаиләсе яшәгәнлеге билгеле.

    Галимҗан Идрисигә килгәндә, ул Троицк шәһәрендә туа (1887-1959). Бохара, Истанбулда белем ала. Швейцария, Бельгия университетларында укый. Киң эрудицияле, мәдәниятле милләттәшебез үз теләге белән Германиядә кала. Беренче Бөтендөнья сугышында әсир төшкән татарларга ярдәм итә. Сугыш беткәч, Германиянең Тышкы эшләр министрлыгында эшли. 1941 елда Идел-Урал легионын оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе була. Ләкин татарлар туган-үскән илләренә хыянәт итми. Немецлар бу юлы да милләттәшләребезне үз ягына аудара алмый. Татар горур булып кала!

    Идриси 1959 елда вафат була. Өч баласы Германиядә һәм АКШта бай тормышта яши.

    Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышларында йөз меңгә якын татар әсирлектә була. Аларның исән кайтканнары да төрмәләрдә иза чигә. Ибраһим Хәлимов кебекләре бер гаепсезгә атып үтерелә. Бездән яшерелгән фаҗигале тарихта аларның саны миллионнар белән исәпләнгән. Халыкның иң зыялы, алдынгы фикерле шәхесләре, милләтебезгә намус белән хезмәт иткән күпме батыр уллары юк ителә ул елларда. Бик аянычлы һәм кызганыч, әлбәттә...

    Р.S. Мин Казанда Ибраһим аганың беренче хатыныннан туган кызы Халидә апа белән дә таныштым. Ул халык дошманы кызы буларак, Сталин төрмәләрен үткән. Бәхетсез тормышта яшәсә дә, әтисе белән горурлана иде. 2013 елда үлде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: