Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хоккейчыларга – Чаллы кәшәкәләре

"Чаллы" алгарышлы социаль- икътисадый үсеш территориясе резиденты, "ЗаряД" компаниясе Татарсатнның хоккей федерациясе белән кәшәкәләрнең махсус сериясен чыгарды. Алар Татарстан төсләре белән бизәлгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән кәшәкләрне республиканың балалар-спорт мәктәпләренә тапшырдылар.

"ЗаряД"ка нигез салучы, Гагарин Кубогының дүрт тапкыр хуҗасы, өч тапкыр дөнья чемпионы Данис Зарипов әлеге идеяне хуплады. "Ак барс" командасының форварды Татарстан хоккей мәктәпләре укучыларына кәшәкләрне шәхсән үзе тапшырды.

Компаниянең генераль директоры Иван Савин да Татарстан Президентының тәкъдимен хуплады. "Кәшәкәләр алган балаларның шатлыгын күрү бу акциянең хәзер үк үзен аклаганын күрсәтте. Татарстан җитәкчеләренә хоккей мәктәпләренә ярдәм итүләре өчен рәхмәт", - диде ул.

"ЗаряД" заводының кәшәкләре киләчәктә Татарстан беренчелегендә беренче урын яклаган командаларга, шулай ук уңышлы уйнаган ишек алды хоккей клубларына да биреләчәк.

Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев