Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрби диңгез флоты корабына “Яр Чаллы” исеме бирелде

Хәрби диңгез флотының бер хәрби корабле хәзер «Яр Чаллы» исемен йөртәчәк. Ул Севастополь герой-шәһәрендәге ракеталы катерларының берсе. Бу хакта шәһәрнең Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшид Ильяcов хәбәр итте.

Рәшид Ильяcов сүзләренчә, 50 кешелек әлеге катерда киләчәктә Чаллы егетләре дә хезмәт итәчәк. «Корабльне шәһәр исеме белән атаулары - бик зур дәрәҗә. Без, Чаллы егетләре әлеге корабльдә хезмәт итә алсын өчен, 41 нче ракета бригадасы белән килешү төзиячәкбез. Бу чакырылуда ук шул корабльгә эләксен дип тырышачакбыз», - дип белдерде хәрби комиссар.

фото с сайта - https://www.kazan.kp.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев