Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрби хезмәттән читләшкән өчен – 15 мең сум

Шәһәр суды 23 яшьлек егеткә карата РФ Җинаять кодексының 328нче маддәсе, 1нче өлешендә каралган "Хәрби хезмәт үтүдән азат итүче законлы нигезләмә яки хезмәт итү чигерелүгә хокукы булмаган очракта, хәрби һәм альтернатив гражданлык хезмәтеннән читләшкән өчен" җинаять кылуда гаепләп карар чыгарды. Тикшерү материаллары буенча, әлеге егет 2013 елның көзге чакырылыш чорында...

Шәһәр суды 23 яшьлек егеткә карата РФ Җинаять кодексының 328нче маддәсе, 1нче өлешендә каралган "Хәрби хезмәт үтүдән азат итүче законлы нигезләмә яки хезмәт итү чигерелүгә хокукы булмаган очракта, хәрби һәм альтернатив гражданлык хезмәтеннән читләшкән өчен" җинаять кылуда гаепләп карар чыгарды.

Тикшерү материаллары буенча, әлеге егет 2013 елның көзге чакырылыш чорында хәрби хезмәттән азат итүгә яки вакыты чигерелүгә хокукы булмаган килеш, шулай ук армия хезмәтенә чакырылу алуга карамастан, хәрби комиссариатка бармый.

Суд утырышында егет үзенең гаебен таныды. Аңа җәзаны үтәтү буларак, 15 мең сум күләмендә штраф салынды.

Гаепләнүче законда билгеләнгән вакыт кысаларында суд карарына шикаять белдерергә хокуклы, дип хәбәр ителә шәһәр прокуратурасы сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев