Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәтер исән булса,шагыйрь исән!

Кыс­ка гы­на го­ме­ре­нең бер өле­шен Чал­лы шә­һә­ре бе­лән бәй­лә­гән Ка­дыйр Сиб­га­тул­лин исе­мен фев­раль аен­да ак ка­ла­да хөр­мәт­ләп ис­кә алу тра­ди­ци­я­се бар. Бы­ел да 30 нчы мәк­тәп­тә ша­гыйрь исе­мен­дә­ге II ре­ги­о­наль фән­ни-га­мә­ли кон­фе­рен­ция үт­кә­рел­де. Кон­фе­рен­ция эш­чән­ле­ген­дә Яр Чал­лы, Ала­бу­га, Ту­кай ра­йо­ны мәк­тәп­лә­рен­нән 43 укы­ту­чы һәм 30 уку­чы кат­наш­ты. Ча­ра­га Чал­лы­да яшәп...

Кыс­ка гы­на го­ме­ре­нең бер өле­шен Чал­лы шә­һә­ре бе­лән бәй­лә­гән Ка­дыйр Сиб­га­тул­лин исе­мен фев­раль аен­да ак ка­ла­да хөр­мәт­ләп ис­кә алу тра­ди­ци­я­се бар. Бы­ел да 30 нчы мәк­тәп­тә ша­гыйрь исе­мен­дә­ге II ре­ги­о­наль фән­ни-га­мә­ли кон­фе­рен­ция үт­кә­рел­де. Кон­фе­рен­ция эш­чән­ле­ген­дә Яр Чал­лы, Ала­бу­га, Ту­кай ра­йо­ны мәк­тәп­лә­рен­нән 43 укы­ту­чы һәм 30 уку­чы кат­наш­ты. Ча­ра­га Чал­лы­да яшәп иҗат итү­че язу­чы­лар, ша­гыйрь­ләр, мә­га­риф һәм яшь­ләр бе­лән эш­ләү ида­рә­се­нең баш бел­ге­че На­и­лә Ми­на­чо­ва, мәгъ­лү­ма­ти-ме­то­дик үзәк ме­то­дис­ты Рә­ши­дә Хи­са­мет­ди­но­ва, фи­ло­ло­гия фән­нә­ре кан­ди­да­ты, до­цент Ри­ма Ка­ма­е­ва һ.б. мәр­тә­бә­ле ку­нак­лар ча­кы­рыл­ган иде. Уз­ган ел фән­ни-га­мә­ли уку­лар ту­лы­сын­ча Ка­дыйр Сиб­га­тул­лин иҗа­тын ко­лач­ла­ган бул­са, бы­ел­гы уку­лар­ның мак­са­ты- Чал­лы тө­бә­ге әдип­лә­ре­нең тор­мы­шын, иҗа­тын өй­рә­нү һәм аны пе­да­го­гик җә­мә­гать­че­лек­кә та­ны­ту, про­па­ган­да­лау һәм по­пу­ляр­лаш­ты­ру иде. Хал­кы­быз­ның мил­ли үзен­чә­лек­ле күр­кәм сый­фат­ла­рын күр­сә­тү, уку­чы­лар­ны өл­кән­нәр үр­нә­ген­дә тәр­би­я­ләү, бу­ын­нар бәй­лә­не­шен тә­э­мин итү бу­рыч­ла­рын ал­га ку­еп эш­лән­гән әле­ге уку­лар, чын­лап та, тө­бәк язу­чы­ла­ры­ның иҗа­ты­на игъ­ти­бар зур бу­лу­ын күр­сәт­те.

Та­тар­стан язу­чы­лар бер­ле­ге­нең Чал­лы бү­ле­ге рә­и­се Фа­кил Са­фин тәб­рик­ләү сү­зен­дә за­ма­нын­да Ту­кай пре­ми­я­се­нә тәкъ­дим ител­гән Ка­дыйр ага Сиб­га­тул­лин­ны зур ша­гыйрь бу­ла­рак бил­ге­ләп үт­те, аның яшь ка­ләм ия­лә­ре­нә ос­таз бу­ла­рак зур эш баш­ка­ру­ы­на тук­тал­ды. Мә­га­риф өл­кә­сен­дә тө­бәк ком­по­нен­ты бе­те­рел­гән­нән соң, әле­ге уку­лар­ны тө­бәк язу­чы­ла­ры­ның иҗа­тын өй­рә­нү­дә эш­чән­лек­нең төр­ле ысул­ла­рын кул­ла­ну­га уңай ми­сал бу­ла­рак бә­я­лә­де.

Кон­фе­рен­ци­я­нең эш­чән­ле­ге 3 сек­ци­я­гә бү­леп үт­кә­рел­де. "Җән­нәт - әни­ләр­нең аяк ас­тын­да" һәм "Тел яз­мы­шы - мил­ләт яз­мы­шы" те­ма­ла­ры ас­ты­на бер­ләш­те­рел­гән бе­рен­че сек­ци­я­дә Чал­лы тө­бә­ге әдип­лә­ре­нең ае­рым бер әсә­ре­нә ана­лиз, яки әсәр­лә­ре­нә ча­гыш­тыр­ма ана­лиз ясал­ды, про­ект­лар тәкъ­дим ител­де. "Та­би­гать яз­мы­шы - мил­ләт яз­мы­шы" һәм "Без­нең кү­ңел мәң­ге кал­ган ту­ган як­та" ди­гән те­ма­лар бу­ен­ча эш­лә­гән икен­че сек­ция эш­чән­ле­ге әдип­ләр иҗа­тын­да эко­ло­гия те­ма­сын як­тырт­ты. Укы­ту­чы­лар баш­лы­ча Фа­кил Са­фин, Әл­фия Сит­дый­ко­ва, Ай­дар Хә­лим, Ка­дыйр Сиб­га­тул­лин, Рә­зи­нә Мө­хи­я­ро­ва, Си­рень Яку­по­ва иҗат­ла­ры­на ба­гыш­лап фән­ни-тик­ше­ре­нү эш­лә­ре баш­кар­ган­нар. Ә уку­чы­лар "Як­ты йол­дыз бу­лып мәң­ге бал­кый иле­без кү­ген­дә" те­ма­сы бу­ен­ча Чал­лы тө­бә­ге әдип­лә­ре ту­рын­да ви­де­о­сю­жет­лар, пре­зен­та­ци­я­ләр бе­лән чы­гыш яса­ды­лар.

Мәр­тә­бә­ле жю­ри Ала­бу­га шә­һә­рен­нән кил­гән 10 нчы мәк­тәп­нең та­тар те­ле укы­ту­чы­сы Эль­ви­ра Зәй­нул­ли­на, 33 нче мәк­тәп­нең та­тар те­ле укы­ту­чы­сы Рү­зи­лә Мин­са­дый­ко­ва, 30 нчы мәк­тәп­нең та­тар те­ле укы­ту­чы­сы Рә­зи­дә Хә­сән­ши­на­ның чы­гыш­ла­рын юга­ры бә­я­лә­де. Уку­чы­лар ара­сын­нан 30 нчы мәк­тәп уку­чы­ла­ры Гай­на­но­ва Ди­лә­рә, Яр­ми­е­ва Али­нә, Аху­но­ва Эль­ви­на, 37 нчы мәк­тәп­нең 7 нче сый­ныф уку­чы­ла­ры­ның эш­лә­ре дә­рә­җә­ле дип­лом­нар бе­лән бил­ге­ләп үтел­де.

"Ка­дыйр Сиб­гат уку­ла­ры­ның әһә­ми­ят­ле ягы - ту­ган тел­гә мө­нә­сә­бәт үз­гә­рү­гә ка­ра­мас­тан, укы­ту­чы­лар­ның, уку­чы­лар­ның, тел­че­ләр­нең те­ле­без­не яшә­тер өчен куй­ган хез­мәт­лә­ре, эз­лә­нү­лә­ре. Үзем кат­наш­кан сек­ци­я­дә­ге чы­гыш­лар ми­ңа бик оша­ды. Чал­лы язу­чы­ла­ры­ның иҗа­тын өй­рә­нү­нең төр­ле юл­ла­рын тап­кан­нар. Пре­зен­та­ци­я­лар яса­ган­нар, язу­чы ту­рын­да мәгъ­лү­мат туп­ла­ган­нар, иҗат­ла­рын өй­рән­гән­нәр. Бу ин­де ара­быз­дан кит­кән­нәр­нең исе­мен, иҗа­тын хә­тер­дә яңар­ту, исән­нәр­не ка­дер­ләү, хөр­мәт­лә­ү­нең ми­са­лы. Шу­ңа кү­рә уку­лар­ны оеш­ты­ру­чы­лар­га, кат­на­шу­чы­лар­га бик зур рәх­мәт. Мин фән­ни як­тан бә­я­ли ал­ма­сам да, бик күп эш­ләр­нең әдә­би як­тан эш­лә­не­шен­нән ка­нә­гать кал­дым. Жю­ри әгъ­за­ла­ры хез­мәт­кә бәя би­рү бе­лән бер­гә, үтем­ле ки­ңәш-те­ләк­лә­рен дә җит­кер­де­ләр. Ки­лә­чәк­тә дә уку­лар­ның дә­вам­лы бу­ла­сы­на, те­ле­без, әдә­би­я­ты­быз яшә­я­чә­ге­нә ыша­ныч бе­лән кайт­тым", - дип фи­кер­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты ша­гый­рә Әл­фия Сит­дый­ко­ва.

Язу­чы Ай­гөл Әх­мәт­га­ли­е­ва да икен­че ел рәт­тән уз­ды­ры­лу­чы бу кон­фе­рен­ци­я­нең иң бе­рен­че чи­рат­та Чал­лы тө­бә­ге язу­чы­ла­ры­ның тор­мы­шын һәм иҗа­тын ча­гыл­ды­руы бе­лән игъ­ти­бар­га ла­ек бу­лу­ын бил­ге­ләп үт­те. Шу­лай ук кат­на­шу­чы­лар­га те­ләк­лә­рен дә җит­кер­де: "Фән­ни эш­не әзер­лә­гән­дә, уку­чы­лар те­ге яки бу язу­чы­ның ко­ры би­ог­ра­фи­я­сен сөй­ләп чы­гу­ны гы­на мак­сат итеп куй­ма­сын­нар иде, аның иҗа­ты бе­лән дә бер­ка­дәр якын­нан­рак та­ныш­сын­нар иде, ши­гырь-хи­кә­я­лә­рен укы­сын­нар иде. Алай­са, биш-ун ми­нут буе язу­чы ту­рын­да чы­гыш яса­ган уку­чы­га со­рау бир­гәч, аның: "Юк, бер ши­гы­рен дә укы­ма­дым", - ди­гән җа­ва­бы җан­ны әр­не­тә..." Бу фи­кер­не ку­әт­ләп, мон­дый кү­ре­неш­нең, чын­лап та, шак­тый та­мыр җәй­гән ямь­сез хәл­ләр рә­тен­дә икән­ле­ген та­ны­мый мөм­кин тү­гел. Тор­мы­шы­быз­да­гы күз­бу­яу­чы­лык җәм­гы­ять­нең төр­ле кат­лам­на­ры­на, төр­ле өл­кә­лә­ре­нә үтеп кер­гән. Ка­дыйр Сиб­га­тул­лин иҗа­тын­да да бу проб­ле­ма әле­дән-әле кү­тә­ре­леп тор­ган. Мил­лә­те­без яз­мы­шы ша­гыйрь­нең бө­тен го­ме­ре буе иҗа­тын­да ча­гы­лыш тап­кан.

Ка­дыйр Сиб­га­тул­лин - иҗа­ты аша дөнь­я­га ка­бат ту­ган си­рәк ша­гыйрь­ләр­нең бер­се. Фа­ни тор­мы­шы ба­ры тик 52 ел бул­ган, ва­фа­тын­нан соң да шигъ­ри җы­ен­тык­ла­ры дөнья күр­гән ша­гыйрь­нең шигъ­ри сү­зе ва­кыт уз­ган са­ен яңа­дан-яңа ку­әт, мәгъ­нә бе­лән ачы­ла, ке­ше­ләр­гә җи­тә ба­ра. Мон­нан утыз ел­лар элек үк әйт­кән ша­гыйрь:
Га­фу ит­мәс ха­лык тел­не кый­нап
тә­хет­ләр­дә уты­ру­чы­лар­ны.
...Бер га­еп­сез ба­шын иеп йө­ри
та­тар те­ле укы­ту­чы­ла­ры.
Уку­лар­да хөр­мәт­ле ку­нак бу­ла­рак кат­наш­кан дра­ма­тург Бу­лат Сә­ла­хов укы­ган "Без су­гыш­та һа­ман" ши­гы­ре дә үзе­нә кү­рә бер ки­сә­тү иде:
"Без су­гыш­ка күп­тән кит­кән идек,
Без су­гыш­тан әле кайт­ма­ган".

К.Сиб­га­тул­лин уку­ла­ры һәм шун­дый рух­та­гы баш­ка ча­ра­лар аша ту­ган те­ле­без­не, аның әдә­би ми­ра­сын сак­лау бу­ен­ча кө­рәш тә әле тә­мам­лан­ма­ган.

Лилия Фәттахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев