Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәтерлим мин әле...

1 сентябрь берәүләр өчен яңа, мавыктыргыч дөньяга тәүге адым булса, икенчеләр өчен кыңгыраулы мәктәп еллары инде күптән якты хатирәгә әйләнде. Бүген без шәһәрдәшләребезгә мөрәҗәгать итеп, әнә шул истәлекле мизгелләрне бергәләп барлап, яңартып алырга булдык. Гөлнар ӘХМӘТОВА, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе: - 1 сентябрь бүгенгедәй күз алдымда. Мөслимдә иң әйбәт укытучыларның...

1 сентябрь берәүләр өчен яңа, мавыктыргыч дөньяга тәүге адым булса, икенчеләр өчен кыңгыраулы мәктәп еллары инде күптән якты хатирәгә әйләнде. Бүген без шәһәрдәшләребезгә мөрәҗәгать итеп, әнә шул истәлекле мизгелләрне бергәләп барлап, яңартып алырга булдык.

Гөлнар ӘХМӘТОВА, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе:

- 1 сентябрь бүгенгедәй күз алдымда. Мөслимдә иң әйбәт укытучыларның берсе булган Анна Петухова сыйныфына кертү өчен, әти-әнием мине алты яшьтән мәктәпкә бирделәр. Без, әбиләр белән үскән буын, "Олыны - олы, кечене кече ит" дигән мәкальне еш ишеттек. Шуңадыр да инде, сыйныфта иң бәләкәй кеше буларак, малайлар һәм кызлар миңа һәрвакыт булыштылар. Мәктәптән өйгә кадәр озатып та куялар иде.

Алты яшькә кадәр русча бер сүз дә белмәгәнгә күрә, миңа рус телен өйрәнү җиңел булмады. Укытучыбызның фамилиясен дә татарчалатып Әтәчева дип әйткәнем әле дә истә. Кечкенә булсам да, мин "4"ле һәм "5"ле билгеләренә генә укыдым. Дәресләремне һәрвакыт үзем әзерләдем. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша идем.

Әнисә әбиемнең: "Кызым, кылган игелекләрең үзеңә меңе белән кайта ул", - дигән сүзләренә тугры каласым килә. Шуңа күрә һәр көнне кемгә булса да булышырга тырышам.

Фәйрүзә МОСТАФИНА, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры:

- Мин 1 сентябрьне ел саен могҗизалар китерә торган бәйрәм буларак көтеп алам. Беренче тапкыр мәктәпкә баруым бүгенгедәй хәтеремдә. Актаныш урта мәктәбенең рус классына рус сүзләрен күбрәк белгән балаларны гына алалар иде. Мин "рәхмәт", "исәнмесез"нең русчасын әйтә алмадым. "Мама", "папа", "хлеб" сүзләрен әйтеп, үзенә күрә бәйгедә җиңеп, беренче сыйныфка укырга кердем. Институтны тәмамлагач та, хакимияттә мәгариф өлкәсен җитәкләгәндә дә мин 1 сентябрьне түземсезлек белән көтеп ала идем. Яңа уку елы бит ул яңа ачышлар, яңа уңышларга юл башы. Быел университетта белем бәйрәме зур казанышлар белән башланып китә. Кытайның Тайбэе шәһәрендә узган бөтендөнья җәйге универсиадада студентларыбыз уңышлы чыгыш ясады. Нияз Билалов Россия җыелма командасы составында дзюдо буенча көмеш медаль яулады. Рафаэль Камалов тхэквондо буенча өченче урынга чыкты. Яңа уку елында да студентларыбыз укуда да, спортта да сынатмаслар дип ышанам.

Венера ИВАНОВА, Татарстанның атказанган икътисадчысы, Чаллының мактаулы гражданы:

- Хәтердә. Без 1 сентябрьдә Әлмәт районының Яңа Кәшер мәктәбенә киттек. Кулларыбызга хәрефләр тоттырдылар. Миңа А хәрефе эләккән иде. Аннары укытучыбыз "Синең туган көнең кайчан?" дип сорады. Мин беренче сентябрь дидем. Тагын берничә кеше 1 сентябрь диде. Шигырь сөйләгәнем дә хәтердә... Соңгы кыңгырау бәйрәменә яфраксыз сирень чәчәкләре бәйләме алып барган идем. Укытучы минем бәйләмне яфраклы төрле чәчәкләр тоткан малайга, ә миңа аныкын бирде. Без чәчәкләрне 10нчы сыйныф укучыларына бүләк иттек. Алар безгә бүләкләр бирделәр. Миңа бик текә бүләк эләкте. Шул вакыт минем чәчәкнең хуҗасы килеп: «Бу минем бүләк. Минем чәчәкләр өчен генә сиңа бирелде бит ул», - диде... Самими, күңелле онытылмаслык мәктәп еллары, яраткан укытучыларыбыз безне гомеребез буена озатып барды. Төпле белем һәм тәрбия биргән өчен туган авылымдагы укытучыларга рәхмәтебез чиксез.

Гөлдания ХӘЙРУЛЛИНА, Татарстанның атказанган артисты:

- Мин 7 яшем тулганчы укырга кердем. 1 сентябрьдә форма, ак алъяпкыч киеп, чәчкә ак бант тагып мәктәпкә киттек. Сарман районы Саклаубаш авылы мәктәбенең иң яхшы укытучысы Галия апа Сафина безне белем дөньясына алып керде, укырга, язарга өйрәтте. Төрле билгеләр алдым: "2"ле дә, "5"ле дә эләкте. Кечкенәдән җырларга яраттым. Беренче сыйныфта укыганда "Мин Чапаев абыемны кинодан күреп беләм" дип җырлый идем. Икетуган апам Гүзәл белән без стюардесса булырга хыялланган идек. Мәктәптә "Кем булырга телисең" дип белешмә тутырталар иде бит. Югарырак сыйныфта укыганда, класс җитәкчебез мәрхүмә Әлфия апа миңа "Җырчы булам" дип язарга кушкан иде. Еллар үткәч, Аллаһы Тәгалә мине шул юлга китерде.

Гөлия ГАЛИМОВА, иминият компаниясе хезмәткәре:

- 1 сентябрьдә беренче сыйныфка баруым башка балаларныкыннан әлләни аерылмады. Ә менә мәктәптә укыганда укытучыбыз әйткән кызыклы сүзләр истән чыкмый. Еллар узгач кына аларның мәгънәсен аңладык. Башлангыч класс укытучысы Мәйсәрә апа: "Сез - яшьләр, көч-дәртегез ташып тора. Эленке-салынкы йөрмәгез, аягыгыз җиргә тимәсен", - дия иде. Авылга кайтып, алар яныннан без хәзер дә кызу-кызу атлап үтәбез. Математика һәм геометрия укытучысы Халидә апа безгә дәрес аңлата-аңлата акбурга буялып бетә иде. География укытучысы Рәисә апаның "абзыкаем" дигән сүзне бик еш әйтүе хәтердә калган. Бу укытучылар безгә ныклы белем бирделәр. Рәхмәт аларга. Тырышлыклары бушка китмәде, мин мәктәпне көмеш медальгә тәмамладым.

Айгөл ГАТАУЛЛИНА, студент:

- Мин беренче тапкыр мәктәпкә 8 сентябрьдә бардым. Миңа августның 24ендә 6 яшь тулган гына иде. Ул елны абыем 1 нче сыйныфка барды, минем дә мәктәпкә барасым килде. Әни белән әти озак кына уйлашып, укытучылар, психологлар белән киңәшләшкәч, мине абыем белән укырга керттеләр. Сыйныфта иң бәләкәе булсам да, сынатмадым. Хәтта татар теле буенча республика олимпиадаларында җиңүләргә дә ирештем. БДИны уңышлы тапшырып, ЧДПУга бюджет урынына укырга кердем. Аллага шөкер, биредә дә яхшы укырга тырышам. 1 сентябрь җиткәндә без гаиләбез белән минем абый артыннан мәктәпкә баруымны искә төшерәбез.

Зөлфия ФОАТОВА язып алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев