Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң гүзәл ханымнар, иң батыр ир

Мон­нан 20 ел элек "Ка­зан Крем­ле" му­зей ты­ю­лы­гы ге­не­раль ди­рек­то­ры, "Та­тар­стан ха­тын-кыз­ла­ры" иҗ­ти­ма­гый хә­рә­кә­те җи­тәк­че­се Зи­лә Вә­ли­е­ва тәкъ­ди­ме бе­лән "Ел ха­тын-кы­зы. Ел ир-аты" рес­пуб­ли­ка бәй­ге­се бар­лык­ка кил­гән иде. Аның мак­са­ты - төр­ле тар­мак­лар­да уңыш­лы эш­ләп, бар як­тан да күп­ләр­гә үр­нәк гү­зәл зат­лар­быз­ны һәм җәм­гы­я­те­без­нең, га­и­лә­нең те­рә­ге бул­ган чын ир-егет­ләр­не сай­лап...

Мон­нан 20 ел элек "Ка­зан Крем­ле" му­зей ты­ю­лы­гы ге­не­раль ди­рек­то­ры, "Та­тар­стан ха­тын-кыз­ла­ры" иҗ­ти­ма­гый хә­рә­кә­те җи­тәк­че­се Зи­лә Вә­ли­е­ва тәкъ­ди­ме бе­лән "Ел ха­тын-кы­зы. Ел ир-аты" рес­пуб­ли­ка бәй­ге­се бар­лык­ка кил­гән иде. Аның мак­са­ты - төр­ле тар­мак­лар­да уңыш­лы эш­ләп, бар як­тан да күп­ләр­гә үр­нәк гү­зәл зат­лар­быз­ны һәм җәм­гы­я­те­без­нең, га­и­лә­нең те­рә­ге бул­ган чын ир-егет­ләр­не сай­лап алып, алар­ны хөр­мәт­ләп киң җә­мә­гать­че­лек­кә күр­сә­тү. Ел­лар уз­са да, бәй­ге үзе­нең мак­са­ты­на туг­ры ка­ла. "Энер­ге­тик" мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да бы­ел­гы бәй­ге­нең зо­на ярыш­ла­ры шу­ның ачык ми­са­лы бул­ды. Ан­да 14 ха­тын-кыз һәм бер ир егет кат­наш­ты.

Баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ра­мил Хә­ли­мов бәй­ге­дә кат­на­шу­чы­лар­га үзе­нең хә­ер-фа­ти­ха­сы бир­де. "Әле­ге ча­ра­да кат­на­шыр­га җөръ­әт ит­кә­не­гез, кы­ю­лы­гыз өчен рәх­мәт. Бу бәй­ге­дә ге­нә тү­гел, тор­мы­шы­гыз­да, эше­гез­дә, га­и­лә­лә­ре­гез­дә һәр­ва­кыт уңыш­лар юл­даш бул­сын. Сез­гә га­и­лә, ана һәм әби бу­лу бә­хе­те, сә­ла­мәт­лек те­лим. Сез - шә­һә­ре­без­нең иң ма­тур ха­тын-кыз­ла­ры", - ди­де ул. Чын­нан да сәх­нә ту­ты­рып ба­сып тор­ган ха­тын-кыз­лар ма­тур чә­чәк­ләр­дән тор­ган гөл­лә­мә­не хә­тер­ләт­те. Алар­ны сак­лап ур­та­ла­рын­да бер­дән­бер ир-егет, мох­таҗ­лар­га да­и­ми яр­дәм итү­че Ле­нар За­ри­пов тор­ды. Ул - "Се­те­вая ком­па­ния" ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те фи­ли­а­лы ди­рек­то­ры, шә­һәр со­ве­ты де­пу­та­ты.

Ха­тын-кыз­лар бер-бер арт­лы сәх­нә­гә чы­гып, ос­та­лык­ла­рын күр­сәт­те­ләр. Чы­гыш­лар­ның һәр­бер­се үзен­чә­лек­ле бул­ды. Ара­ла­рын­да про­фес­си­о­наль югар­лык­та­гы­ла­ры да шак­тый иде. Мә­сә­лән, 5нче шә­һәр хас­та­ха­нә­се­нең бү­лек мә­ди­ре, та­биб-фи­зи­от­ре­а­певт Фә­ния Ба­сый­ро­ва хез­мәт­тәш­лә­ре бе­лән бер­гә, кыс­ка һәм ос­та итеп үзен күр­сәт­те. Бу ха­ным "Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган та­би­бы", "Рос­си­я­нең иң ях­шы та­би­бы" бәй­ге­сен­дә җиң­гән, бик күп мәр­тә­бә­ле исем­нәр­гә ла­ек бул­ган. Әм­ма ул үзе­нә яр­дәм со­рап кил­гән ке­ше­ләр­гә сә­ла­мәт­ле­ген ны­гы­тыр­га бу­лы­ша алу­ын иң кыйм­мәт­ле бү­ләк­кә са­ный. 5 яшь­лек ма­лай пе­шеп, йө­ри ал­мас­лык хәл­дә Фә­ния ха­ным җи­тәк­лә­гән бү­лек­кә эләк­кән. Ал­ла­һы­ның рәх­мә­те, та­биб­лар­ның яр­дә­ме бе­лән ба­ла би­ре­дә бер ай дә­ва­лан­ган­нан соң аяк­ка бас­кан. Фи­зи­о­те­ра­пея пат­ша­би­кә­се Фә­ния Аб­дул­ла кы­зы­ның хез­мәт юлын­да мон­дый ми­сал­лар күп бул­ган. Ул 66 яшь­тә дә ке­ше­ләр өчен ки­рәк­ле бу­лу­ы­на шат­ла­нып туя ал­мый. Төп эшен­нән тыш, яшь­ләр­не дә укы­та әле ул. Шә­керт­лә­ре сәх­нә­дә: "Сез­дән үр­нәк алыр­га ант итә­без" - ди­де­ләр. Без­нең те­ләк: Фә­ния ха­ным ке­бек олы җан­лы, ак ха­лат­лы фә­реш­тә­ләр күб­рәк бул­сын иде.

114 нче ба­ла­лар бак­ча­сы тәр­би­я­че­се Ру­ша­ния Нәҗ­мет­ди­но­ва та­тар те­лен­дә чы­гыш яса­вы бе­лән хөр­мәт­кә ла­ек. Аның ба­ла­ла­ры да ма­тур итеп та­тар­ча сөй­лә­шә­ләр, рә­хәт­лә­неп би­и­ләр. "Ми­ңа та­тар те­ле­нең югал­ма­вы, бу­ын­нар ара­сын­да­гы элем­тә­ләр­нең өзел­мә­ве, нә­ни­ләр­нең ту­ган те­ле­без­дә сөй­лә­шүе мө­һим һәм ка­дер­ле", - ди тәр­би­я­че. Афә­рин, Ру­ша­ния ха­ным сез­нең ке­бек фи­да­карь­ләр бул­ган­да та­тар те­ле яшәр әле.

2нче гим­на­зия ди­рек­то­ры Фир­дү­сә Әю­по­ва бе­лән 37\03 йор­ты рә­и­се Гү­зә­лия Вил­да­но­ва­ның та­тар­ча чы­гыш яса­вы да мак­тау­лы га­мәл. Шә­һә­ре­без­дә­ге бер ге­нә мә­дә­ни ча­ра да На­зый­мә За­ки­ро­ва бе­лән аның ире Әхәт абый­дан баш­ка үт­ми. Бәй­ге­нең кон­кур­сан­ты бу юлы ком­по­зи­тор Ри­нат Го­бәй­дул­лин­ның ша­гыйрь Мир­ха­ди Ра­зов ши­гы­ре­нә языл­ган үлем­сез "Чал­лы си­рин­нә­ре" кө­е­нә вальс би­е­де­ләр. 7нче ба­ла­лар му­зы­ка мәк­тә­бе укы­ту­чы­сы Ли­лия Тар­ха­но­ва бик күп ма­тур җыр­лар ав­то­ры. Аның чы­гы­шы юга­ры про­фес­си­о­наль дә­рә­җә­дә бу­луы бе­лән ае­ры­лып тор­ды.

11 ба­ла тәр­би­я­лә­ү­че Ека­те­ри­на Ор­ло­ва һәм 8 ба­ла­сы бе­лән өен­дә сим­фо­ник ор­кестр оеш­тыр­ган На­ди­рә Ав­ла­я­ро­ва­ның чы­гы­шы да көч­ле ал­кыш­лар­га кү­мел­де.

Бәй­ге­дә кат­наш­кан бер­дән­бер ир Ле­нар За­ри­пов та­тар һәм урыс тел­лә­рен­дә чы­гыш яса­ды. Ви­де­о­ро­лик­та аның төр­ле як­лап эш­чән­ле­ге ча­гы­лыш тап­ты. Бул­дык­лы җи­тәк­че бу­луы өс­те­нә, ул со­ци­аль уч­реж­де­ни­е­ләр­гә, өл­кән­нәр­гә, ятим­нәр­гә, әдә­би­ят-сән­гать әһел­лә­ре­нә да­и­ми яр­дәм итә.

Бәй­ге­дә кат­на­шу­чы­лар­ның кал­ган­на­ры да үз эш­лә­ре­нең ос­та­ла­ры, га­и­лә­лә­рен­дә үр­нәк зат­лар. Алар­ның һәр­бер­се үзен җи­ңү­гә ла­ек дип са­на­ган­дыр. Әм­ма соң­гы сүз­не ТР проф­со­юз­лар ко­ми­те­ты­ның мат­бу­гат хез­мә­те җи­тәк­че­се Ири­на Пу­за­ко­ва җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге жю­ри әйт­те. Шу­лай итеп Ка­зан­га, фи­нал яры­шы­на, ба­ру хо­ку­кы­на тү­бән­дә­ге шә­һәр­дәш­ләр ия бул­ды: Гөл­кәй Бус­т­ря­ко­ва - "Ха­тын-кыз эш­мә­кәр"; Фә­ния Ба­сый­ро­ва - "Ми­нем яз­мыш - ми­нем һө­нәр"; Гү­зәл Крас­но­пе­ро­ва "Ха­тын-кыз - ел үр­нә­ге"; Фир­дү­сә Әю­по­ва бе­лән Тән­зи­лә Его­ро­ва "Ха­тын-кыз - ли­дер, җә­мә­гать эш­лек­ле­се"; Ли­лия Тар­ха­но­ва - "Ха­тын-кыз -мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре"; На­ди­рә Ав­ла­я­ро­ва бе­лән Ека­те­ри­на Ор­ло­ва "Ха­тын-кыз - ана"; Ве­ра За­ха­ро­ва бе­лән Нә­зый­мә За­ки­ро­ва " Өчен­че яшь­тә­ге­ләр ге­рое"; Ле­нар За­ри­пов "Ир-егет-ли­дер".

Бәй­ге бер су­лыш­та, оеш­кан төс­тә үт­те. Әле­ге ча­ра­да гү­зәл­лек һәм мә­дә­ни­ят тан­та­на ит­те. Бәй­рәм­не "Сәй­лән", "Бол­гар" бию ан­самбль­лә­ре, "Ритм" бию сту­ди­я­се, Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган ар­тист­ла­ры - Ли­лия Бу­ке­е­ва, Ра­вил Га­ли­ев, җыр­чы­лар - Ни­яз Ха­мат­шин, Ил­нур Го­мә­ров, Ин­зи­лә Сә­ли­мо­ва үз­лә­ре­нең чы­гыш­ла­ры бе­лән би­зә­де­ләр.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев