Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң күп “тәмәжник”ләр кайда?

Ерак Көнчыгышта һәм Ерак Төньякта иң күп тәмәке тартучылар яши икән. Ә менә Төньяк Кавказ кешеләре тәмәкегә битараф. Моны "Росстат" тикшеренүләре ачыклаган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Русиядә15 яшьтән өлкән ир-егетләр һәм хатын-кызларның 22 проценты көн саен тәмәке тарта. Тартучыларның 10 проценты яман гадәтен ташлаган. Ә русиялеләрнең 62,8 проценты беркайчан да тәмәке тартмаган.
Иң күп тартучылар Чукоткада яши. Биредә халыкның 48 проценты көн саен тәмәке тарта. Икенче урында - Магадан өлкәсе (41 процент), өченчедә – Еврей автономияле өлкәсе (36 процент).
Иң аз тәмәке тартучылар Чечняда (2 процент), Ингушетиядә (5 процент), Дагыстанда (9 процент).
Иң яхшы төбәкләр исемлегенә Бурятия һәм Мурманск өлкәсе дә кергән. Ә тартмаучыларга – Төньяк Осетия һәм Карачаево-Черкесия.

 

https://kiziltan.ru/obchestvo/20921-i-kp-tmzhniklar-kayda.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев