Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң оста балыкчылар

Балык тотучыларга нәрсәләрне белергә кирәк? «Татарстан» совхозы поселогында үткәрелгән «Балыкчының уңышы» дигән кичәдә без балалар белән менә шушы сорауга җавап эзләдек.

Анда 5тән 14 яшькә кадәрге балалар җыелган иде. Әйтергә кирәк, бәйгедә аларның барысы да актив катнашты. Балалар балык тоту темасына ребуслар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, балык һәм балыкчылар турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр, җырлар җырладылар. Дөрес җаваплар өчен алар ясалма балыклар алдылар.
Иң күп «балык»ны Эвелина Фәезова «тотты», икенче урынга Олег Валентинов, өченчегә Тимур Сабитов чыкты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм балыкчы кирәк-яраклары бүләк иттек. Балыкчы җайланмалары шулай ук зур активлык күрсәткән башка катнашучыларга да бирелде. 

 

http://Анда 5тән 14 яшькә кадәрге балалар җыелган иде. Әйтергә кирәк, бәйгедә аларның барысы да актив катнашты. Балалар балык тоту темасына ребуслар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, балык һәм балыкчылар турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр, җырлар җырладылар. Дөрес җаваплар өчен алар ясалма балыклар алдылар. Иң күп «балык»ны Эвелина Фәезова «тотты», икенче урынга Олег Валентинов, өченчегә Тимур Сабитов чыкты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм балыкчы кирәк-яраклары бүләк иттек. Балыкчы җайланмалары шулай ук зур активлык күрсәткән башка катнашучыларга да бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев