Иң оста һөнәр ияләре
Андрей Фомичев җитәкчелегендәге катыргы-кәгазь комбинатында хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыру юнәлешендә төрле чаралар үткәрелә. Шушы көннәрдә биредә 35 яшькә кадәрле хезмәткәрләрнең иң-иңнәрен ачыклау максатыннан бәйге узды. Әлеге чарада 11 һөнәр вәкилләре катнашты. Беренче булып кәгазь фабрикасы эшчеләре үзара көч сынашты. Кәгазьдән товарлар җитештерү машинистлары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Чыгышлар сыйфат һәм тизлек...
Андрей Фомичев җитәкчелегендәге катыргы-кәгазь комбинатында хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыру юнәлешендә төрле чаралар үткәрелә. Шушы көннәрдә биредә 35 яшькә кадәрле хезмәткәрләрнең иң-иңнәрен ачыклау максатыннан бәйге узды. Әлеге чарада 11 һөнәр вәкилләре катнашты. Беренче булып кәгазь фабрикасы эшчеләре үзара көч сынашты. Кәгазьдән товарлар җитештерү машинистлары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Чыгышлар сыйфат һәм тизлек буенча бәяләнде. Киеренке көрәштә Сергей Киринчук 88 балл җыеп өченче урынга чыкты. Икенче урында Владимир Наборщиков. Ә 92 балл җыйган Виталий Алмаев җиңүче дип табылды. Призлы урыннар яулаган кешеләргә 10 - 20 мең күләмендә премия тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев