Җиңү паркы нинди булыр?
Шәһәрнең моннан 40 ел элек төзелгән Җиңү паркын реконструкцияләү буенча тәкъдим ителгән эскиз-идеяләр буенча җәмәгать фикер алышулары үтте. Паркны төзекләндерү Җиңү бәйрәменнән соң башлана. Җиңү паркын төзекләндерү турында беренче тапкыр үткән елның көзендә сүз кузгатылган иде. 16 октябрьдә Чаллыга эш визиты белән килгәч, ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов паркны...
Шәһәрнең моннан 40 ел элек төзелгән Җиңү паркын реконструкцияләү буенча тәкъдим ителгән эскиз-идеяләр буенча җәмәгать фикер алышулары үтте. Паркны төзекләндерү Җиңү бәйрәменнән соң башлана.
Җиңү паркын төзекләндерү турында беренче тапкыр үткән елның көзендә сүз кузгатылган иде. 16 октябрьдә Чаллыга эш визиты белән килгәч, ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов паркны карады һәм аны реконструкцияләүгә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Төзекләндерү эшләренең беренче этабы өчен республика бюджетыннан 100 млн сум акча бүленде. Җиңү паркын реконструкцияләү буенча проект эшенә ачык конкурс февраль аенда игълан ителгән иде.
Җәмәгатьчелек хөкеменә алты проект тәкъдим ителде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Абдуллин проект авторлары белән таныштырды. Аннары конкурсантлар үз эшләрен халык хөкеменә тапшырдылар.
Архитектор Вячеслав Нилов паркны урамнан аерып коймаларга, ә паркның периметры буенча берничә автомобиль кую урыны булдырырга тәкъдим итте. Парк үзәгендә трибуналары булган мәйдан, анда сәхнә һәм 2000 урынлы стационар трибуналар була. Мәйдан янәшәсендә кечкенәләр өчен курчак театры бинасы каралган. Балалар өчен махсус зонада ясалма күл белән көймәләр, зур һәм кечкенә комлыклар, таулар булырга тиеш. Паркка урнаштырылачак яңа "күзәтү тәгәрмәче" аттракционы - шәһәр символы була ала. Актив спорт өчен комплекслы спорт мәйданчыклары, скейт-парк һәм велосипед юллары була, кыш көне аларны чаңгы юллары итеп файдаланырга мөмкин.
Мемориал зонасында Тынычлык проспекты ягыннан паркка кергәндә ак төстәге Җиңүчеләр аркасы каршылый. Аркадан гранит аллея парк түрендәге музейга алып килә. Ул өч катлы бинада урнаша. Проектта паркны яшелләндерү дә үзенчәлекле хәл ителгән. Архитекторның максаты - паркны чаллылыларның яраткан ял итү урынына әверелдерү.
Казан архитекторы Александр Дембич (ул "Казанның 1000 еллыгы" паркы проекты авторы) проекты заманчалыгы белән үзенә җәлеп итеп тора. Аның иҗат эше буенча парк күп функцияле табигый комплекс булырга тиеш. Ул өч өлешкә - мемориал, аттракционнар һәм спорт-күңел ачу зоналарына бүленә. Паркта күргәзмәләр павильоны, җәйге театр, кораллар музее урнаштыру планлаштырыла, биш балалар мәйданчыгы каралган. Паркның һәр квадрат метрының үз ландшафты була. Чәчәкле бульвары ягыннан бакчалар урнаша. Биредә розарий, ясмин, сирень бакчалары, һәрчак чәчәктә утыручы гөлләр галереясы урын ала. Архитектор раславынча, эскизлар парк үлчәмнәренә тәңгәл китереп ясалган.
Фикер алышуда катнашучылар проектны гамәлгә ашыруның бик тә кыйммәткә төшәчәген әйтеп, чикләнгән бюджет шартларында аның максатка ярашлы булмавын белдерделәр. "Бу паркны мин түгел, минем оныкларым гына төзи алачак", - диде бер төзелеш белгече.
Ә менә Санкт-Петербургның "Гражданпроект" оешмасыннан Алексей Новиков нәкъ менә чикләнгән бюджетка ярашлы проект тәкъдим итте. Ул үзе Чаллыда үскән, ун ел парк аша шахмат-шашка клубына шөгыльләнергә йөргән һәм паркны яхшы белә. Проектта шунысы игътибарга лаек, реконструкция эшләре моңарчы паркта булган агач-куакларны саклаган хәлдә башкарылырга тиеш. Төп игътибар Җиңү паркында торучы Т-34 танкына юнәлдерелә. Шулай ук патриотик рух чагылышы булып Бөек Ватан сугышына, Әфганстанда, Чечняда барган хәрби хәрәкәтләргә, Чаллы һәм КАМАЗ төзелешенә нигез салучыларга багышланган экспозицияләр урнаша. Паркның калку урынында яшүсмерләр һәм яшьләр өчен скейт-парк, шунда ук экстрим карарга теләүчеләр өчен махсус мәйданчык төзү каралган. Санкт-Петербург архитекторлары яктыртуга да заманча якын килгәннәр.
Өч зонага бүленгән Җиңү паркын Григор Аствацатрян проектында бербөтен итү максаты куелган. Паркта дүрт мәйдан булып, шуның беренчесе - Дан мәйданы. Ул Бөек Ватан сугышында җиңүне символлаштыра. Монда тагын Герой-шәһәрләр, Хезмәт даны мәйданнары һәм төп мәйдан була. Башка архитекторлар проектында цирк каралмаган, ә Аствацатрян циркны үз урынында калдырырга тели. Аның фикеренчә, паркның бер почмагындагы "күзәтү тәгәрмәче"ннән икенче почмактагы циркка әти-әни баласын мемориал зонасы аша алып бара, данлы тарихыбыз, бөек җиңүләр турында сөйли. Төп аллеялар паркның өлешләрен бергә бәйли.
Архитектор Владимир Нестеренко үз чыгышында паркларның кешеләргә иркенлек, ирек, табигать белән аралашу мөмкинлеге бирү сыйфаты югалмаска тиешлеген ассызыклады. Аның проектында игътибарны җәлеп иткән элемент - Камадагы бөек төзелешкә багышланган 65 метр биеклектәге стела. Ул парк почмагына урнаштырыла һәм төрле яктан күренеп, Чаллыдагы хезмәт батырлыгының бөеклеген искәртеп тора. Аның яныннан парк түренә үтүче Ветераннар аллеясе Рейхстаг куполын кабатлаучы сферик арка янына алып килә. Шәһәр уртасындагы парк агачлар һәм үсемлекләрне яктырту бәрабәренә караңгы вакытта да үзенә тартып торачак. Паркта шулай ук яшел зонага зур игътибар бирелгән.
Беренче биш проектны архитекторлар тәкъдим итсә, алтынчы конкурсант - шәһәрдәшебез, пенсионер Зинаида Гурова үз проекты белән таныштыруны Роберт Рождественскийның "Реквием" поэмасыннан өзек белән башлап китте. Аның фикеренчә, Җиңү паркы Бөек Ватан сугышында җиңүгә генә багышланырга һәм Бөек Җиңү китергән сугышчы образын бөтен бөеклеге белән гәүдәләндерергә тиеш. Зинаида Константиновна рәссам Ирек Массаровтан үзе күзаллаганча, паркның эскизын ясаткан. Паркның үзәгендә - кулына бала күтәргән һәм кылыч тоткан җиңүче солдат һәйкәле. Аның янына розаларның Глория Дэй (тынычлык розасы) дигән сорты утыртылырга тиеш. Проект авторы паркта шулай ук барбарислар һәм төрледән-төрле сорттагы сиреньнәр утыртырга планлаштыра.
Фикер алышуларда катнашкан Альберт Петров, Салихҗан Гайниев, Юрий Петрушин, Фаил Гайфетдинов, Гүзәл Махиянова һәм башкалар проектларга үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Нигездә, тәкъдим ителгән эшләрнең һәркайсының да күңел биреп, чаллылыларга ошарлык итеп эшләнүе, игътибарга лаек аерым элементлары билгеләп үтелде. Җәмәгать фикер алышуларында катнашучыларның күбрәк Владимир Нестеренко проектына өстенлек бирүе сизелде.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Абдуллин чараны йомгаклап, ахыргы нәтиҗәне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев рәислегендәге махсус комиссия хәл итәчәген әйтте. Залда проектларның барысын да шәһәр сайтына урнаштырып, шәһәрдәшләргә алар белән танышу, үз фикер-тәкъдимнәрен белдерү мөмкинлеге бирергә кирәк, дигән фикер дә яңгырады. Юрий Петрушин инде 10 ел элек реконструкцияләнергә тиеш булган Җиңү паркын яңартуны кичектерергә ярамавын ассызыклады. Ринат Абдуллин ышандыруынча, реконструкцияләү май аенда ук башланып, этаплап башкарылачак.
Чаллының ГЭС бистәсендәге мәдәният һәм ял паркы да шундый ук аяныч хәлдә. ТР Дәүләт Советы депутаты Рафаэль Юнысов биредә аттракционнарның бик нык искереп, яраксыз хәлгә килүен, паркның яшел зонасының да начар хәлдә булуына борчыла. Паркны төзекләндерүгә ким дигәндә 100 млн сум акча кирәк. Депутат әлеге проблеманы Татарстан Югары Советы утырышында күтәреп чыгарга җыена.
Татарстанда быел 140 яңа парк һәм сквер барлыкка киләчәк. Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстандагы парк һәм скверларга якынча 500 мең агач үсентесе кирәк.
Илгизә ЛОТФУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев