Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң шәп яллар

Ун көнгә сузылган Яңа ел ялларын инде күптәннән зурлар да каникул дип атый. Быел да тәмен белеп ял итте шәһәрдәшләр. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта җиткерде. Салкын булуга да карамастан, 2 гыйнварда Азатлык, Сидоровка һәм Җиңү паркларында, Боровецкий, Энтузиастлар бульварларында, "Бумажниклар" тукталышында "Сказки...

Ун көнгә сузылган Яңа ел ялларын инде күптәннән зурлар да каникул дип атый. Быел да тәмен белеп ял итте шәһәрдәшләр. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта җиткерде.

Салкын булуга да карамастан, 2 гыйнварда Азатлык, Сидоровка һәм Җиңү паркларында, Боровецкий, Энтузиастлар бульварларында, "Бумажниклар" тукталышында "Сказки в городе" күчмә театры интерактив тамашалары булды. Ял көннәрендә шәһәрнең социаль-мәдәни юнәлештә хезмәт күрсәтүче учреждениеләрендә төрле бәйрәм чаралары үткәрелде. Мәктәп балалары өчен 630 Яңа ел тамашасы һәм чара оештырылды.

Каникул көннәрендә Чаллы театрлары да укучыларны төрле тамашалар белән шатландырды. Чаллы татар драма театры балалар өчен Валентин Катаевның "Тылсымлы чәчәк" спектаклен күрсәтте. Курчак театры "По щучьему велению" яңа ел әкиятен куйды.

Укучыларның шәһәр советы да шактый бәйрәм чаралары оештырды. Ятим балалар йортындагы нәниләргә "Новогодний теремок" курчак спектакле күрсәтелде. Совет әгъзалары 56нчы мәктәп шугалагында "Әтиләр советы" белән "Футбол в валенках" дуслык очрашуында катнашты. "Яңа ел хыялы" акциясендә шәһәрдәшләр ярдәме белән 82 укучының хыяллары тормышка ашты.

Каникул көннәрендә спортка да зур игътибар бирелде: физкультура һәм мәгариф учреждениеләрендә, яшьләр үзәкләрендә спорт комплекслары эшләде. Әти-әниләр белән бергә балалар "Медео", Азатлык мәйданындагы һәм Җиңү паркындагы шугалакларда шуды, аларны һәр көнне 33 хоккей корты, яктыртылган 2 чаңгы юлы көтте.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә өстәл теннисы, мини футбол буенча турнирлар оештырылды, картинг буенча "Хонда" классында ачык шәһәр беренчелеге үтте. 4 гыйнварда шәһәрнең яшүсмерләр яшьләр клублары арасында дүрт яшь категориясе буенча "Алтын алка" призына хоккей турниры старт алды. Ярышлар ай дәвамында үткәрелә.

И. ЛОтфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев