Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Иң яхшы бетон коючы" – Чаллыда

Красноярск шәһәрендә узган Бөтенроссия һөнәр осталары конкурсында "Иң яхшы бетон коючы"ны ачыкладылар. Җиңүчеләр арасында Чаллының «НЧ-Строй» ҖЧҖ төзүчесеАлександр Сухарев та бар. Ул өченче урынга лаек булган һәм 100 мең сум белән бүләкләнгән.

Александр шәһәребез төзелеш фирмаларының берсендә бетонщик булып эшли. Моңа кадәр ул республика күләмендә узган бәйгедә беренче урынга лаек булган иде. Илкүләм бәйгедә исә бәйгедә Мәскәү, Ростов, Төмән, Омск өлкәләреннән дә белгечләр катнашкан. Иң элек төзүчеләрне материаллар, техник җиһазлар, төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре буенча белемнәрен сынаганнар. Конкурсның икенче этабында исә катнашучылар 2019 елда Универсиада узачак "Боз арена" төзелешендә бетоннан констуркцияләр коярга тиеш булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев