Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң яхшы трамвай йөртүче

"Электр транспорты" җаваплылыгы чикләнгән оешмада трамвай йөртүчеләр арасында һөнәри осталык бәйгесе узды. Ярышта 21 кеше катнашты. Аларның 20се хатын-кызлар иде. Бу чара предприятиедәге күркәм традицияләрнең берсе. Ике көн дәвам иткән бәйгедә трамвай йөртү, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча гына түгел, пассажирлар белән мөнәсәбәт тә искә алынды. Барлык сынауларны уңышлы үтеп, Наталья Карачева...

"Электр транспорты" җаваплылыгы чикләнгән оешмада трамвай йөртүчеләр арасында һөнәри осталык бәйгесе узды.

Ярышта 21 кеше катнашты. Аларның 20се хатын-кызлар иде. Бу чара предприятиедәге күркәм традицияләрнең берсе. Ике көн дәвам иткән бәйгедә трамвай йөртү, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча гына түгел, пассажирлар белән мөнәсәбәт тә искә алынды.

Барлык сынауларны уңышлы үтеп, Наталья Карачева (рәсемдә) Чаллының иң яхшы трамвай йөртүчесе дип табылды. Икенче урынга - Светлана Еремина, өченче урынга Валерия Овчаренко чыкты. Аларга акчалата бүләкләр тапшырылды.

Бүгенге көндә коллективта 200дән артык трамвай йөртүче эшли. Предприятие директоры урынбасары Евгений Архипов әйтүенчә, бәйгедә хезмәт стажы 2 елдан да ким булмаган һәм бер тапкыр да дисциплина бозмаганнар катнашты. Иң яшь катнашучы - 32 яшьлек Анастасия Сафиханова, ә 31 ел стажлы Гөлсинә Кубатова - иң тәҗрибәле трамвай йөртүче. 42 яшьлек Андрей Малышев 4 ел трамвай йөртә.

Шәһәркүләм бәйгедә җиңгән Наталья Карачева Россия бәйгесендә Татарстан данын яклый. Уңышлар аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X