Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң югары хезмәт хакы түләнә торган һөнәр ияләре кемнәр?

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елның беренче яртысында мәшгульлек хезмәте органнарына игълан ителгән иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр исемлеген тәкъдим итте. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.

Әйтик, рейтингта беренче урында балык тоту сәнәгате тармагында җиһазларны ремонтлау буенча механик вакансиясе булган. Игълан урнаштырган оешма 430 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итә. Балыкчылар берлеге директоры Сергей Гудков сүзләренчә, мондый түләү дәрәҗәсе бик сирәк очрый һәм, мөгаен, хезмәткәр ашыгыч кирәктер. Гадәттә, механиклар 200 мең сумга якын ала.

Исемлектә икенче урынны һава судносы пилоты һәм углеводород сәнәгате тармагында участок башлыгы бүлешә. Аларның кереме аена 330 мең сум булачак дип игълан ителә.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, барлык вакансияләр дә «Россиядә эш» порталына эленгән һәм алар буенча Россиянең теләсә кайсы төбәгеннән эш эзләүчеләр мөрәҗәгать итә ала.

 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/i-yugary-khezmt-khaky-tln-torgan-nr-iyalre-kemnr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X