Чаллының 32нче мәктәбенең тантаналы линейкасында танылган Россия йолдызы чыгыш ясаган.
"Грустинка", "Ягода малинка" хит җырларын башкаручы Россия җырчысы һәм видеоблогер Хабиб үзе укыган 32нче мәктәптә 1 сентябь линейкасында катнашкан.
Сүз уңаеннан, Хабиб балачагын Чаллыда үткәргән. Берничә ел эксперт-криминалист булып эшләгән полиция капитаны Хабиб-Рахман Шәрипов (Хабибның чын исеме) һәрвакыт иҗат белән шөгыльләнгән. Үзенең хыялын тормышка ашыру максатыннан полиция өлкәсеннән китеп, җырлар яздыру эшенә керешкән. Хабибкага "Ягода малинка" җыры танылу китергән.
Нет комментариев