Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Якын кешегез вафат булса

Федераль канун буенча, үлгән кешегә кабер өчен бушлай җир участогы бирелергә тиеш.


Башкарма коитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья  Зуев матбугат конференциясендә: «Зират хезмәткәрләренең эшеннән канәгать булмасагыз, башкарма комитетка мөрәҗәгать итегез. Коммуналь хуҗалык идарәсе аларның берсен дә игътибарсыз калдырмаячак», – диде. 
Ул мәрхүмнәрне җирләү тәртибе турында сөйләде. Әйтик, федераль канун буенча, үлгән кешегә кабер өчен бушлай җир участогы бирелергә тиеш. Чаллыда мәетләрне Яшьләр һәм Восточный зиратларында җирлиләр. Үлгән кешенең туганнары 7000 сумга якын компенсация ала. «Дәүләт җирләүне оештыра. Моның өчен «Дирекция городского хозяйства» муниципаль учрежденисенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәүләт биргән компенсациягә мәрхүмнең туганнары бу эшне үзләре дә оештыра ала. Әлеге суммага документлар рәсмиләштерү, табут, аны зиратка  алып бару һәм җирләү керә. Кеше якын кешесен муниципаль учреждение яисә коммерция оешмалары аша соңгы юлга озата ала. 
Ә мәетләрне моргка «Кама Техтрак» оешмасы гына алып китә. Аның белән башкарма комитет килешү төзегән. Якын кешегез вафат булса, беренче 112 хезмәтенә шалтыратырга кирәк. 

Фото ачык чыганаклардан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига