Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа балалар бакчасы төзелә

Аны кайчан файдалануга тапшырырга уйлыйлар?

69нчы микрорайонда сафка басачак яңа мәгариф учреждениесенә 340 бала йөри алачак.  Анда 7 ясле төркеме булыр дип көтелә. Бу хакта Чаллы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте.

– Моннан тыш, «Прибрежный» микрорайонында 300дән артык бала өчен – 15, «Мәләкәс аръягында» –  9, «Яшьлек»тә 7 төркем ачу планлаштырыла. Балалар бакчасында барлыгы 6000 урын әзерләнгән. Бүгенге көндә  10,9 меңнән артык бала чиратта тора, – диде ул. 

Аларның 5 836 сы 2023 елның 1 сентябренә бакчаларга барырга тели. 

6000 урынның 4-5е – 3 яшькә кадәрге, 3 меңнән артыгы 2-3 яшьлек балалар өчен. Бер яшьтән алып зуррак балаларга 1350 урын бирү каралган.   
–  Шәһәрдә балалар бакчалары актив төзелә. Бу исә бер яшьлек балалар өчен дә махсус төркемнәр ачарга мөмкинлек бирә, – дип ассызыклады җитәкче. – Без бу эшне 3 ел дәвамында башкарабыз. Чаллыда бер яшьтән бакчага йөрүчеләр өчен төркемнәр шактый. 3 яшьтән зуррак балаларны тулысынча бакчадагы урыннар белән тәэмин иттек. Бүгенге көндә 1,5 -3 яшьлекләрнең 99,7%ы балалар бакчасына йөри. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы