Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа төзелгән Мәләкәс күпере юлы җәяүлеләр өчен куркыныч

«Туфрак түшәлгән текә ярда балалар еш уйный. Уңайсыз төшеп, аларның нәкъ машина астына барып эләгүләре бар», - дип борчыла Сирень Хәмитова.

«Чак кына кырын бассаң да мәтәлеп төшәсең». Редакциягә ГЭС һәм ЗЯБ бистәсен тоташтыручы күпердә җәяүлеләр сукмагының торышына зарланып шәһәрдәшебез Сирень Хәмитова шалтыратты. «Август аенда гына күпер астында әйләнмәле юл төзеп файдаланышка тапшырылды. Тик төзелеш аркасында 50 метрлы күпер өсте юлы яраксыз хәлгә килде», – ди ул.

Сирень ханымның мөрәҗәгатен читкә этми, урында очрашып сөйләштек. Борчулы шәһәрдәшебез проблеманы күрсәтә-күрсәтә сөйләп бирде. «ГЭСны ЗЯБ белән тоташтыручы күпердән кеше өзелми. Бу җәяүлеләр өчен бердән-бер юл. Дөресен әйткәндә, монда җәяү йөрүе дә рәхәт, елның нинди фасылы булмасын, бик матур пейзаж. Чулман, үрдәкләр йөзә, Габдулла Тукай исемендәге Яр буе паркында кешеләр ял итә. Инде менә яңа юл да ясап куйдылар. Тик күперне чыккан җирдән алып яңа куелган тукталышка кадәрге ара кеше гомере өчен куркыныч. Уңда биек яр, сулда трамвай юлы. Җитмәсә күпер белән тротуар тоташкан җирдә яр убыла башлаган. Нечкә генә катламлы асфальт җимерелергә тора. Ә бит моннан балалы, коляскалы, өлкән яшьтәге кешеләр дә йөри. Этешә-төртешә яшүсмерләр үтеп китә. Трамвай бәрерме, ярдан егылырмынмы дип курка-курка йөрисе», – дип хафалана шәһәрдәшебез. 

Төзелеш башлангач, юл читендәге агачларны да кискәннәр. Элек монда ышык булган, яр да болай ук куркыныч күренмәгән. Трамвай юлыннан тротуарга чәчелеп яткан ташлар да, чокыр-чакырлар да «чүп өстенә чүмәлә». «Иртән иптәш хатыным шушы ташларга абынып егалдым дип сөйләде. Олы кеше бит ул, имгәнсә кем җавап бирер иде икән?! Игътибар иттем, һәр иртә ташларны трамвай юылна таба җыештырып куялар. Тик гел шулай себереп тормаслар бит. Ә яңгыр яуса, чокырларга су җыела, үтмәле түгел», – ди Сирень ханым. – Көзге яңгырларда, кар-бураннарда ничек йөрербез? Тагын бер куркыныч – туфрак түшәлгән текә ярда балалар еш уйный. Уңайсыз төшеп, аларның нәкъ машина астына барып эләгүләре бар. Ник юл буенча тимер киртәләр куелмаган? Күренеп тора, юлны ясап бетермәгәннәр», – дип сөйли шәһәрдәшебез Сирень Хәмитова. 

Без «Автомобиль юллары предприятиесе» директоры Марат Анисимовка бу проблеманы җиткердек. «Әлеге җәяүлеләр сукмагын киләсе елда ремонтлау каралган. Әйләнмәле юл буена тимер коймалар быел көз куелачак», – дип җавап кайтарды ул.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар төзелеше