Янган машиналарны ник алып китмиләр?
58/24 йорты каршында янган автомобильләр ел буе торды.
2022 елның 15 сентябрендә 58/24 йорты булган гадәттән тыш хәлне чаллылылар әле дә хәтерлидер. Биредә иртәнге сәгать 3ләрдә куркыныч янгын чыга. Иң беренче ВMW Х6 машинасына ут каба. Соңыннан ул башка автомобильләргә дә күчә. Урынга тиз арада 101 хезмәте килеп җитә. Шулай да, BMW Х6, Hyundai һәм Chevrolet Lanos машиналары тулысынча янып бетә. Моннан тыш, BMW, Mitsubishi, ВАЗ-2114 һәм ВАЗ-2112 автомобильләре дә өлешчә зыян күрә.
Ул вакытта шәһәрдәшләр моны махсус эшләгәннәр дип фаразлаган иде. «Йортта урнаштылырган видеокамера да шуны раслады. Анда бер егетнең ВMW Х6 машинасына ут төртеп, машинага утырып качып китүе күренә», – дип сөйләделәр ул куркыныч вакытларны искә төшереп 58/24 йортында яшәүчеләр.
Бу вакыйгалардан соң төгәл бер ел вакыт узды. Тик янган машиналарны беркем дә алып куярга ашыкмады. 58-59нчы комплекста яшәүчеләр дә бу турыда зарларын белдерде.
– Мин күрше 58/25 йортында торам. Янгын турында иртән социаль челтәрләр аркылы белдем. Ходайның рәхмәте, ул вакытта без өйдә түгел идек. Мондый хәлләргә бик куркып карыйм, йөрәгемә авыр дип әйтимме... Аннары янгыннан соң күпме вакыт үтте бит инде, машиналар һаман шунда торды. Куркыныч, билгеле... Тик тикшерү баргач, шулай торырга тиеш булгандыр дим, – дип сөйли Раилә Фәсхетдинова.
– Мин үзем 59/21 йортыннан булам. Дөрестән дә, бик куркыныч булды ул. Без ирем белән төнлә уяндык та, коткаручыларның тизрәк килүен теләдек. Бик озак вакыт үтте дип әйтә алмыйм. Тәрәзәдән генә карап тордык: кешеләр чабышты, төрле хезмәтләр килде, кемнеңдер хәтта каты итеп кычкарганын да ишетек. Машиналарга бик зур зыян килде. Әле ярый машиналарга гына дим! Аллаһ сакласын! – диде үзен Александра Митрошкина дип таныштыручы ханым.
– 58нче комплекс кына түгел, бөтен шәһәр шаулады бит ул вакытта! Машиналар әле дә шунда тора. Мин шул йорт каршыннан көн саен эшкә йөрим, гел күз алдымда инде. Янгын машиналарга гына түгел, ул автомобильләр басып торган асфальтны да эреткән бит анда! Тизрәк алып китсеннәр иде инде, – ди Дилбәр ханым.
Җинаятьтә гаепләнүчеләрнең үзләренә килсәк, хокук сакчылары Александр Батин һәм Андрей Куликовның эзенә тиз төште. Аларның кырын гамәле нәтиҗәсендә 7 машина янып, барлыгы 5,5 млн сумлык зыян килде.
Андрей Куликов исә мондый адымга барырга Александр Батин өндәде дип белдерде. Янәсе шул рәвешле ул аңа булган зур бурычларын каплаячак. ВMW Х6 автомобиле Александр Батинның элекке хатынының машинасы булып чыкты. Ул хатынын башка ир-атка көнләшеп, ут төрттерткән дигән фаразлар булды.
9 ноябрьдә гаепләнүчеләргә карата суд утырышы да булды. Алар 2 ел ярымга ирекләреннән мәхрүм ителде. Икесе дә гомумрежимлы төзәтү колониясендә утырачак. Моннан тыш, ВMW Х6 хуҗасына икесе бергә 1 млн 900 мең сум материаль компенсация түләргә тиеш. Зыян күргән калган машина хуҗаларына Александр Батин 3 миллион сумга якын акча түләячәк.
Янган транспорт чараларына килгәндә, Чаллы Үзәк район администрациясенә чыгып, аларны нишләтергә була, дигән сорау бирдек.
– Үзәк районда ташландык машиналарны эвакуацияләү буенча актив эш алып барыла. Быел районда гражданнар мөрәҗәгате һәм территорияләрне карап йөрү буенча белгечләр тарафыннан 47 очрак ачыкланды: 36 машина эвакуацияләнде, 11 очракта исә машина йөртүчеләр үз транспортларын үзләре үк тәртипкә китерде.
Эвакуацияләнгән машиналар махсус парковкада саклана. Автомобиль хуҗалары аларны документлары булганда, шулай ук парковкага алып китү һәм саклау чыгымнарын каплаганда ала ала.
58/24 йортын каршындагы янган машиналарга килгәндә, район администрациясе әлеге мәсьәләне контрольдә тота. Суд тикшерүе барганда әлеге автомобильләр дәлил буларак барды һәм аларны аннан алып китәргә ярамады. Якын арада аларны йорт территориясеннән чыгару өстендә эшлиячәкбез, – дип хәбәр иттеләр безгә Үзәк район администрациясеннән.
Шуны да искәртәбез: хуҗасыз калган, ташландык автомобильләрне ишегалды территориясеннән эвакуацияләп була. Моның өчен Үзәк район администрациясенең территорияләр оешмалары белән хезмәттәшлек итү бүлегенә түбәндәге телефон номерларына шалтыратырга кирәк: 47-55-36, 47-55-38, 47-55-49.
Онытмагыз: ишегалдында ташландык һәм хуҗасыз автомобильләр парковка урыннарын биләп тора, чүп-чарны җыештыруга һәм чыгаруга комачаулый, җәяүлеләргә һәм шоферларга уңайсызлыклар тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев