Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Янгын чыккан йортта яшәүчеләр ярдәм сорый

Август аенда биредә бер фатирда янгын чыгып, ике баланың гомере өзелгән иде. Шулай ук йортның фасадына, җылылык торбаларына да зыян килде.

Чаллының 43/14 йортында яшәүчеләр йортларын төзекләндерүдә ярдәм сорый. Август аенда биредә бер фатирда янгын чыгып, ике баланың гомере өзелгән иде. Шулай ук йортның фасадына, җылылык торбаларына да зыян килде. Бу исә йортта яшәүчеләрдә канәгатьсезлек тудырды. “Тиздән салкыннар башлана, ә төзекләндерү эшләре һаман да үткәрелми. Моның белән кем шөгыльләнергә тиеш”, - ди шәһәрдәшләребез. 

Үзәк районы башкарма комитеты белгечләре белдерүенчә, мәсьәлә сентябрь уртасына кадәр хәл ителергә тиеш. Бу эш белән “Паритет” идарә итү компаниясе шөгыльләнәчәк. 

фото: ГУ МЧС России по РТ, соцсети. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига