Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Янгыннан зыян күргән Чаллы эшмәкәрләренә нинди ярдәм күрсәтеләчәк?

Мәсьәләләрне хәл итү өчен оператив штаб булдырылды.

«Гараж-500»дә чыккан янгында зыян күргән 67 эшмәкәр ярдәм сорап, оператив штабка мөрәҗәгать иткән. Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев аларга нинди ярдәм күрсәтеләчәге турында сөйләде.

“Кешеләр миллионнарын югалттылар. Без аларга һәрьяклап ярдәм итәргә тиеш. Бу мәсьәлә турында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәрдар. Проблеманы хәл итүгә муниципаль һәм республика органнары да кушылды. Эшмәкәрләргә 36 айга 5 млн сумга кадәр, елына 1 процентлык ставка белән, кредит бирү мөмкинлеге бар. Аның төп түләүләрен дә 6 ай кичектереп торырыга була. Канун кысаларында салым түләүләрен кичектерү мәсьәләсен дә карыйбыз”, – диде ул.

Янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен оператив штаб булдырылды. Аны Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов җитәкли. Ул 17-19 сәгатьләрдә һәр көнне сәүдә-сәнгать палатасында янгыннан зыян күргән кешеләрне кабул итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев