Яңгыр дип традицияне бозмадылар
Яңгыр дип Традицияне бозмадылар РСФСР, ТАССР аказанган төзүчесе Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
Бүген Чаллыда Төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Шәһәр хакимияте җитәкчелеге бу көнне, гадәттәгечә, РСФСР, ТАССР, Якутия АССРның атказанган төзүчесе, СССРның атказанган энергетигы, Чаллының почётлы гражданы Евгений Никонорович Батенчук һәйкәленә чәчәкләр куя. Яңгыр тантаналы чара программасына бераз үзгәрешләр кертте. Чара вакытында башланмады.
Митингка килүчеләр яңгыр туктавын "Энергетик" мәдәният сараена кереп көтәргә булдылар. Шул арада мэр Наил Мәһдиев Евгений Батенчукның кызы Татьяна Батенчук белән аралашты.
Яңгыр туктамады. Мэр: "Традицияне бозарга ярамый", - диде. Җитәкчеләр зонтик тотып легендар төзүче Евгений Батенчук һәйкәле янына барыбер чәчәкләр куйды.
Евгений Батенчук Иркутск ГЭСын төзүдә катнашкан, Якутскның алмаз чыгару комплексын һәм Вилюй ГЭСы төзелешен җитәкләгән шәхес. 1971 елда ул ТАССРга күчеп килә. Кама буендагы уникаль төзелешне үз кулына ала һәм 25 ел «Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсен җитәкли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев