Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ярминкәдә бер дистә йомырка -110 сум, сыер итенең бер килограммы 400 сумнан башлана

Сатучылар күпләп алганда бәяне төшерәләр.

Бүген шәһәрнең өч урынында: "Төзүче" стадионы каршындагы мәйданда, "Южный" агросәнәгать паркында һәм Ипподромда авыл хуҗалыгы ярминкәләре бара.

Мин ипподромдагы ярминкәгә бардым. Биредә Актаныш, Мөслим, Тукай, Минзәлә, Кукмара, Мамадыш районнарыннан авыл хуҗалыгы уңганнары, Чаллының эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре сәүдә итә. Сатучылар һәм товарлары да, бәяләре дә бер төрле. Бәрәңге белән кәбестәнең килограммы - 20 сум, суганның килограммы - 40 сум, сыер итенең килограммы -  400 сумнан башлана, тавык итенең килограммы - 290 сум (мәчет кибетендә тавык итен килограммын 400 сумга саталар!), туңдырылган  йомырканың дистәсе-  50 сум, 1,5 литр сөт 100 сум,  юкә балының 3 литры 2000 сум...

"Бәяләр кибеттәгегә  караганда очсыз булмаса да, итне биредән алабыз. Резидә ханымның хәләл тавык итен яратабыз. Чиста итеп эшкәртелгән, бик тәмле ит", - ди Сания Сафиуллина. 

Резидә ханым, даими клиентлары булуын әйтте. "Тавык, казларга табигый ризыклар гына ашатып үстерәбез. Итебез бик тәмле. Күп вакытта сатып бетереп китәбез. Ярмикәне оештырган өчен Чаллы шәһәре җитәкчеләренә рәхмәт", - диде ул.

"Мин сыер бавыры алырга килгән идем. Килограммы 480 сум, узган атнадан калган ахры, алмадым", - ди шәһәрдәшебез Галя Семенова. 

Биредә ит, сөт, кондитер ризыкларыннан тыш, яшелчәләр, җылы киемнәр дә саталар. 

Ярминкәнең кәбестә, бәрәңге сатыла торган мәйданнарына шебень ташы җәелгән. Барлык уңайлыклары булган павильон төзелеше дәвам итә. 
 

Авылда җитештерелгән тәмле ризыклар ашыйсыгыз, яисә арзанрак бәядән кышка бәрәңге, суган аласыгыз килсә ярмикәгә барыгыз. Алар өч урында 15 сәгатькә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә авыл хуҗалыгы бәяләр