Яшь егет янып үлгән
Яңалыклар тасмасы

Яшь егет янып үлгән

Фаҗига Питрәч районында була.

М-7 «Волга» (Питрәч районы) автомобиль юлының 840 чакрымында КамАЗ йөртүчесе  ГАЗель машинасы белән бәрелешкән. ТР ГАИ инспекторларының якынча мәгълүматлары буенча йөк машинасын йөртүче  куркынычсыз тизлекне сайламаган, каршы як полосага очып чыккан. Нәтиҗәдә ГАЗельгә ут капкан һәм яна башлаган. Аның 21 яшьлек йөртүчесе машинасыннан чыга алмыйча, тереләй янып үлгән.
 
Булган хәлнең сәбәпләре ачыклана. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


югалту юл-транспорт һәлакәте үлем-китем

Нет комментариев