Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«И­дел-йорт», «Җә­лил уку­ла­ры» һәм баш­ка­лар ту­рын­да...

Та­тар мил­лә­те, те­ле, әдә­би­я­ты – мә­дә­ни­я­ты ту­рын­да сөй­лә­шү­ләр­дән без, «кө­меш кың­гы­рау»­лар, бер­ни­чек тә чит­тә ка­ла ал­мый­быз. Чөн­ки бе­рен­чел мак­са­ты­быз да шу­ның бе­лән бәй­ле бит – ба­ла­лар-яшүс­мер­ләр­не та­тар мо­хи­те­нә җә­леп итү!

Чал­лы шә­һә­ре­нең Му­са Җә­лил исе­мен­дә­ге Үзәк ки­тап­ха­нә­сен­дә оеш­ты­рыл­ган тү­гә­рәк өс­тәл исә язу­чы­лар-жур­на­лист­лар­ны гы­на тү­гел, бер төр­кем җә­мә­гать эш­лек­ле­лә­рен дә җый­ган иде. Һәм иң мө­һи­ме – Бө­тен­дөнья та­тар конг­рес­сы­ның Баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ил­гиз Ха­ли­ков бе­лән оч­ра­шу, кы­зык­лы гы­на тү­гел, эш­лек­ле дә сөй­лә­шү иде бу.
Ин­де те­ма­лар­га кил­сәк... Та­тарс­тан­да «Та­тар хал­кы­ның мил­ли үзен­чә­ле­ген сак­лау прог­рам­ма­сы» эш­ләп ки­лү­ен, без кү­бе­без, мө­га­ен, бе­леп тә җит­кер­ми­без­дер. Бик күп про­ект­лар­ны эче­нә ала икән әле­ге прог­рам­ма. Ми­сал өчен без кат­на­шыр­га ярат­кан «Җә­лил уку­ла­ры» дөнь­я­кү­ләм про­ек­ты (бы­ел ин­де дүр­тен­че мәр­тә­бә!) нәкъ ме­нә шу­шы прог­рам­ма ни­ге­зен­дә оеш­ты­ры­ла икән. Сүз уңа­ен­нан шу­ны да ис­кәрт­те Ил­гиз әфән­де – Чал­лы­да ки­лә­се  «Җә­лил уку­ла­ры»н нәкъ ме­нә би­ре­дә – Му­са Җә­лил исе­мен­дә­ге үзәк ки­тап­ха­нә­дә оеш­ты­рыр­га бу­ла бит! Бу сим­во­лик мәгъ­нә­гә ия.
«И­дел-йорт» дип исем­лән­гән һә­вәс­кәр те­атр­лар фес­ти­ва­ле дә шу­шы прог­рам­ма кы­са­сын­да оеш­ты­ры­ла, күп­тән тү­гел уз­ган Бө­тен­дөнья «Та­тар­ча дик­тант» ак­ци­я­се дә. Әле­ге ак­ци­я­дә бы­ел мил­ли­он­нан ар­тык ке­ше кат­на­шыр­га ти­еш бул­ган. Ис­кит­кеч зур сан ин­де бу, чын­нан да, ул ка­дәр  җы­ел­ган бул­са.
«Пе­чән ба­за­ры», «Тат­культ­фест», «Мин та­тар­ча сөй­лә­шәм» ак­ци­я­лә­ре... Та­тар­ча КВН, «Та­тар кы­зы» бәй­ге­лә­ре... Һәм, ни­һа­ять, Чал­лы­ның «И­дел -У­рал» ин­ва­лид­лар җәм­гы­я­те рә­и­се, язу­чы Рә­кит Әб­дел­мә­нов ини­ци­а­ти­ва­сы бе­лән оеш­ты­рыл­ган та­гын бер про­ект – та­тар шигъ­ри­я­те экс­пе­ди­ци­я­се. Та­тар­ча ши­гырь дөнь­я­ның та­тар­лар яшә­гән бик күп тө­бәк­лә­рен­дә яң­гы­ра­ган бу юлы.
Һәм иң мө­һи­ме! Чал­лы­да нә­шер ите­лү­че үзе­без­нең га­зе­та-жур­нал­лар ту­рын­да да сөй­ләш­тек без ул көн­не. Бе­рен­че­дән, «Кө­меш кың­гы­рау» Рос­сия ка­та­ло­гы­на кер­тел­де, ди­мәк аңа баш­ка тө­бәк­ләр­дә (Баш­кортс­тан­да, Чу­вашс­тан­да...) дә язы­лып бу­ла. Икен­че­дән, за­ман­ча тех­но­ло­ги­я­ләр без­гә яшь хә­бәр­че­лә­ре­без бе­лән ту­ры­дан-ту­ры элем­тә то­тар­га, алар­ны бер­гә  туп­лар­га фор­сат би­рә. Ә бу, ни ге­нә әйт­сәң дә, та­тар те­лен­дә иҗат итү­че ма­лай­лар-кыз­лар са­нын арт­ты­ру мөм­кин­ле­ге.

Ри­зи­дә Га­сый­мо­ва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: түгәрәк өстәл