Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Ифтар мәҗлесе үтте

    Бүген "Казан Арена" стадионында III республикакүләм ифтар ашы узды. Бирегә биш меңләп мөселман җыелды. Анда шәһәребезнең дин әһелләре дә барды. Оештыручылар хәбәр итүенчә, мөнәҗәтләр башкарганнан соң авыз ачып, җәмәгать намазы укылды.

    Шунысы игътибарга лаек: Россиянең бер генә төбәгендә дә мондый дәрәҗәдәге ифтар ашлары үткәрелгәне юк әле. Чараны РФ Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе, стадион җитәкчелеге белән берлектә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: