Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ифтар өстәленең озынлыгы буенча рекорд куелды

Гиннессның тагын бер рекорды Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә теркәлгән.

Бу юлы дөньякүләм рекордны Дубай полициясе куйган.

Ул ифтар үткәргәндә дөньядагы иң озын өстәлне әзерләгән — аның озынлыгы алты километрга сузылган. Хәбәр итүләренчә, гадәти булмаган аш өстәле Дубайның Индустриаль паркында Дубай полициясе башлыгы кул астында узган. Анда 12 830 кеше катнашкан. Өстәлне әзерләү өчен 200 тирәсе сәгать вакыт киткән, бу эштә 500дән артык волонтер ярдәм иткән.

 

Чыганак: https://islam-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев