Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ИГЪТИБАР! “Мин - алдынгы карашлы укытучы, тәрбияче” конкурсы старт ала!

Яр Чаллы шәһәр мәгариф идарәсе “Шәһри Чаллы” газетасы редакциясе белән берлектә “Мин- алдынгы карашлы укытучы, тәрбияче” дигән темага төбәкара иҗади бәйге игълан итә.

Бәйгенең кагыйдәнамәсе

 

Гомуми кагыйдәләр:

  1. Шушы кагыйдәнамә нигезендә иҗади бәйгедә барлык Чулман төбәге районнары, Чаллы шәһәре һәм башка күрше шәһәрләр, балалар бакчалары, мәктәпләре, һөнәри белем бирү уку йортлары, көллиятләре, югары белем бирү уку йортлары хезмәткәрләре, тәрбиячеләр, укытучылар, һ.б. мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре катнаша ала. Шулай ук белем бирүче оешмалар: балалар бакчалары, уку йортлары, аерым коллективлар үз хезмәткәрләренең алдынгы, креатив тәҗрибәсе хакында иҗади эш белән катнашырга мөмкин. Бәйгедә катнашу өчен акча түләү кирәкми.

Бәйгенең максаты һәм бурычлары:

  1. Балаларга төпле белем, тәрбия бирүдә  алдынгы карашлы һәм үзенеке генә булган заманча алымнарны кулланып хезмәт итүче мәгариф хезмәткәрләре тәҗрибәсен киң катлам укучыларга, мөгаллимнәргә, тәрбиячеләргә, ата-аналарга җиткерү. Укытучы хезмәтен зурлау, хөрмәтләү.“Шәһри Чаллы” газетасының “Мәгариф” сәхифәсен чын мәгънәсендә педагогия хезмәткәрләренә, тәрбиячеләренә фикер алышу, тәҗрибә туплау мәйданы итү.

Бәйгене үткәрү вакыты:

  1. “Мин- алдынгы карашлы укытучы, тәрбияче” иҗади язмалар бәйгесе 2018 елның 8 октябреннән 2018 елның 25 декабренә кадәр үткәрелә.

Бәйгенең шартлары һәм материалларны тапшыру тәртибе:

  1. “Мин- алдынгы карашлы укытучы, тәрбияче” иҗади бәйгесенә килгән материаллар “Шәһри Чаллы” газетасының “Мәгариф” сәхифәсендә 2018-2019 уку елы дәвамында басылып чыгачак. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән конкурска сайлап алып тәкъдим ителәчәк. Язмалар, материаллар  А-4 форматында һәм 3-4 биттән артык булмаска тиеш. Материаллар ирекле жанрда язылырга мөмкин, ягъни мәкалә, зарисовка, фәнни язма һ.б. Язмалар фотолар яки презентацияләр, график материаллар белән баетылса баллар югарырак булачак. Теманы ачу, яктырту өчен юнәлешләрне бәйгедә катнашучылар үзләре теләгәнчә сайлый. Әмма алдынгы, креатив алымнарны куллану темасы үзәктә булырга тиеш.

Түбәндәге шартлар үтәлмәсә бәйгегә эшләр кабул ителмәячәк:

а) Иҗади эшләр пөхтә итеп язылырга, катнашу хакындагы гаризага барлык мәгълүматлар теркәлергә тиеш (Ф.И.О., кайсы район, мәгариф учреждениесе, телефон, эл.адрес). Гариза–заявканы ирекле рәвештә язарга рөхсәт ителә.

б) Иҗади эшләр кәгазь һәм электрон вариантларда кабул ителә.

в) Бәйгедә катнашучы һәркемгә 2019 елның беренче яртысына “Шәһри Чаллы” газетасына почта аша язылу зарур. Квитанциянең төп нөсхәсе почта штампы белән расланган булырга тиеш, иҗади эшне тапшырганда үзегез белән алып килү   мәҗбүри. “Шәһри Чаллы” газетасына ярты елга язылу бәясе – 699 сум. Индексы 00011. Бер язылу квитанциясенә бер авторга бер генә диплом биреләчәк.

г) башка районнарда яшәүче мәгариф хезмәткәрләре бәйгегә материалларны shahri_chally@mail.ru адресына җибәрә ала. “Шәһри Чаллы” газетасына язылу квитанциясенең нөсхәсен дә (копиясен) җибәрү кирәк.

Бәяләү һәм бүләкләү:

5.  а) Иҗади эшләрне Яр Чаллы мәгариф идарәсе белгечләре һәм “Шәһри Чаллы” редакциясе хезмәткәрләре, Яр Чаллы педагогия университеты һәм Яр Чаллы педагогия көллияте укытучылары бәяли.

б) Нәтиҗәләр буенча 1, 2, 3 урыннар билгеләнә. Җиңүчеләргә Яр Чаллы мәгариф идарәсе һәм “Шәһри Чаллы” газетасының махсус дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Шулай ук барлык катнашучыларга да дипломнар биреләчәк. Моннан тыш газета редакциясе тарафыннан барлык катнашучыларга аттестация узганда кирәк булган белешмә дә биреләчәк.

в) Бүләкләү 2019 елның гыйнвар аенда мөхәррият бинасында узачак. Бу хакта алдан хәбәр ителәчәк.

7. Материалларны “Конкурска” дигән тамга белән түбәндәге адреска китерергә яки җибәрергә: 423827, Яр Чаллы шәһәре, Яшь Ленинчылар бульвары, 9 йорт (27/19) “Шәһри Чаллы” газетасы редакциясе. Белешмәләр өчен телефоннар: 8(8552) 57-01-19, 57-01-25.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев