Игелекле проект
Ихтыяр көчең булса, мөмкинлекләр чикләнгән булу хыялга киртә була алмый. Тормыш бу хакыйкатьне һәрдаим раслап тора. Юлыңда кешелекле, булдыклы кешеләр очрап торса, максатларга юл тагын да кыскара. ИТ-академиянең "Интеграция" инвалидлар төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Казанның Global Shapers Сommunity бүлеге белән берлектә "InIT" социаль проектын гамәлгә ашыруы - шундый ярдәмгә юнәлтелгән...
Ихтыяр көчең булса, мөмкинлекләр чикләнгән булу хыялга киртә була алмый. Тормыш бу хакыйкатьне һәрдаим раслап тора. Юлыңда кешелекле, булдыклы кешеләр очрап торса, максатларга юл тагын да кыскара. ИТ-академиянең "Интеграция" инвалидлар төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Казанның Global Shapers Сommunity бүлеге белән берлектә "InIT" социаль проектын гамәлгә ашыруы - шундый ярдәмгә юнәлтелгән игелекле гамәлләрнең берсе.
ИТ-академиядә WEB- эшкәртмәләр буенча курслар 2017 елның ноябрь аенда оештырылган булган, хәзер инде төркем чыгарылышка әзерләнә. Атнасына ике тапкыр PHP һәм JavaScript программалары телен үзләштерү өчен бирегә 16 кеше йөри. Һәркемнең әзерлеге бердәй түгел: кемдер төрле сервисларда аккаунт булдыру яки компьютерда папка ачу кебек гади гамәлләрдә дә кыенсыну кичерә, кайберләре мәгълүмати технологияләр белән курсларга кадәр үк таныш булган. Евгений Санников, мәсәлән, ИТ-академиядә PHP телен үзләштерә һәм хәзер фриланс хезмәте күрсәтә. "Биредә JavaScrip программасын өйрәнәм. Бу миңа тәҗрибәлерәк кешеләрнең ярдәменә мөрәҗәгать итми генә мөстәкыйль рәвештә кирәкле бурычларны хәл итү өчен кирәк. Һәр яңа дәрес катлаулы мәсьәләләр чишү мөмкинлеге бирә. Күктәге йолдызларга үрелергә җыенмыйм, база дәрәҗәсендә камилләшәм", - ди ул.
Лилия Лотфрахманова программист булырга хыялланган була, хәтта югары уку йортына да әлеге белгечлек буенча укырга керергә тели. Конкурстан узмау сәбәпле, анда уку хыялы вакытлыча тормышка ашмаса да, ул бу юнәлештә белем-күнекмәләрен үстерү эшен дәвам итә. HTML, JavaScript программаларын үзләштерү җиңел бирелми ди ул, ләкин алга баруын дәвам итә. Инструкторлар ярдәме белән үзенең беренче сайтын ясаган. Моңа кадәр ул YouTube каналында үзенең Lili Lo бьюти - каналы белән уңышка ирешкән булган инде, каналга 200 меңнән артык кеше язылган.
Төркемгә йөрүчеләрнең барысы да үз сайтларын ясаганнар. InIT курсы өчен сайтлар конструкторында лэндинг ясарга дигән биремне дә барысы да үти алган, шуннан соң HTML коды белән танышу башланган. Арада Дмитрий Демиев бу мәсьәләдә күпкә тәҗрибәлерәк булып чыккан.Курсларга килгәнче үк ул үз сайтын булдырган, ә монда исә аны мобиль версиягә яраклаштырган. "Программалаштыру белән 4 ел элек кызыксынып киттем, - ди ул.- Мөстәкыйль рьвешть укыдым, видеороликлар карадым, ләкин белем җитеп бетмәвен сизә идем. Биредә укып мин башланган проектымны ахырына кадәр җиткерүгә ирештем".
Артур Мәҗитов фикеренчә, курс барышында иң мөһиме - динамика. Кыска гына вакыт эчендә эшләү принцибын нульдән башлап төшенеп алу, күнекмәләр булдыру укучының программалаштыруга сәләтен күрсәтә. Веб-эшкәртмәләр судиясе җитәкчесе буларак, ул InIT төркеме арасыннан берничә булачак хезмәткәрне сайлап алырга җыена, башка эш бирүчеләрдә дә мондый белгечләргә ихтыяҗ барлыгын әйтә. Төркемдәгеләрнең белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсе кызыклы һәм шактый катлаулы бурычларны йөкләрлек дип саный ул. Бу - веб-сайтлар белән эшләү, идарә итү, MySQL мәгьлүматлар базасы белән эшләү, HTML/CSS ярдәмендә текст мәгълүматлары белән эшләү күнекмәләре.
Әлеге социаль проектның белем бирү программасы ИТ-паркның ИТ-академиясе тарафыннан эшләнелгән. Проект үзе Global Shapers Сommunity (Глобаль Шейперлар Бергәлеге) Казан бүлеге һәм ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, "Татпроф" акционерлык җәмгыяте ярдәме белән тормышка ашырыла.15 февральдә программа азагына якынлаша. Төркем укучылары бу көнне үзләре эшләгән проектларны (сайтлар, онлайн-сервислар) потенциаль хезмәт бирүчеләр каршында яклаячак.
"InIT" төркеме максатчан, тырыш укучылардан торганга, алган белем-күнекмәләре уңышка юлның бер баскычын үтәр дип ышанасы килә.
Лилия Фәттахова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев