Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Игелекле узышлар

Шунысын әйтергә кирәк, "Салават Кубогы" - Россиядә автоспорт буенча бердәнбер хәйрия ярышы.

Игелекле узышлар

20-21 февральдә шәһәр ипподромында Россиянең атказанган, Татарстанның артисты,   Салават Фәтхетдинов кубогына кышкы трек автомобиль ярышлары уза.

Ярышларның тантаналы ачылышына шәһәр хакиме Наил Мәһдиев тә килгән иде.

Автоузышлар Татарстан Республикасы Чемпионаты кысларында “1400”, “1600” һәм “Ирекле” дисциплиналарда үтә. “Узышчылар быел өч класс буенча ярыш тәкъдим итә. Бик кызыклы булачак. Бу көнне спортның әлеге төре буенча Татарстан чемпионы ачыкланачак. Ижау, Чабаксар, Марий-Эл, Санкт-Петербург, Мәскәү, Тольятти һәм Башкортстаннан катнашучылар килде”, - ди 25нче хәйрия автоузышларын оештыручы Салават Фәтхетдинов.

Автоспортчылар 22 әйләнеш буенча узышалар. Татарстан чемпионы исемен кем алыр? Бу сорауга җавапны “Шәһри Чаллы”ның киләсе саныннан укырсыз.

Шунысын әйтергә кирәк, "Салават Кубогы" - Россиядә автоспорт буенча бердәнбер хәйрия ярышы. Катнашучылар приз фондының зур өлешен һәм старт взносларын ятимнәр йортында тәрбияләнүче сабыйларга тапшыра. Шулай итеп, автоузышчылар игелекле эшләр башкаралар, гөнаһсыз балаларга ярдәм итәләр. Быел да спортчылар, традициягә тугры калып, ятимнәр йортына 100 мең сумлык сертификат һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. “Ятимнәргә 25 ел буе ярдәм кулы сузган өчен без яраткан җырчыбыз Салават Фәтхетдиновка рәхмәтле”,- ди ятимнәр йорты директоры Эльза Корбанова.
Зөлфия ФОАТОВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев