Июнь аенда җыеп каласы дару үләннәре
Ниндиләрен җыярга һәм ничек кулланырга?
Үзебездә үсә торган үләннәр бик күп чирләрдән шифа бирә. Фәкать белеп җыярга һәм дөрес кулланырга гына кирәк. Июнь ае – күп кенә дару үләннәрен җыя торган вакыт. Ниндиләрен җыярга һәм ничек кулланырга?
Бәбкә үләне (горец птичий, спорыш, гусиная трава)
Юл буйларында җиргә ятып үсә торган үлән. Чәчәкләре күренер-күренмәс кенә, аксыл-яшькелт төстә, бик вак, җәй буе чәчәк ата. Дару сыйфатында май ахыры-июнь башында үләнен җыялар. Халык медицинасында бәбкә үләнен кан туктату, кан тамырларын ныгыту, бәвел кудыру чарасы буларак кулланалар. Ашказаныннан, аналыктан, эчәклектән кан киткәндә шифасы бар. Матдәләр алмашын көйләү чарасы итеп, диабет булганда да кулланыла. Көчле стресстан соң нерв системасын тынычландырырга булыша. Ялкынсынуны басу үзлеге бөерләрдәге һәм бәвел куыгындагы ташларны кудырырга ярдәм итә. Экзема, нейродермит, псориаз, красная волчанка булганда кулланыла.
Әзерләү ысулы. 20 г вакланган үләнне эмаль савытка салып, өстенә 200 мл кайнап суынган су коялар һәм капкач белән каплап, 15 минут «су мунчасы»нда кайнаталар. Уттан алып 45 минут төнәткәч, ашар алдыннан көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр. Авырлы ханымнарга кулланырга ярамый!
Каен җиләге
Дару сыйфатында аның яфракларын һәм җиләкләрен җыялар. Яфракларны җиләк чәчәк аткан чорда җыеп өлгерергә кирәк.
Каен җиләге яфрагы төнәтмәсендә С витамины күп. Аны кан тамырларын киңәйтү, йөрәк ритмын акрынайту өчен кулланалар. Ул шулай ук стоматит, гингивит, ангинаны дәваларга, авыздан килгән начар исне бетерергә булыша. Аның бәвел кудыргыч үзлеге дә бар.
Җиләген исә өлгергәч җыялар. Яңа сыгылган җиләк согы (көнгә 4-6 аш кашыгы) кандагы шикәрне киметә, диабеттан шифасы бар.
Халык медицинасында каен җиләген азканлылыкны, гастритны, ашказаны һәм уникелле эчәк җәрәхәтен дәвалау, үт юлындагы һәм бөердәге ташларны эретү, йөрәккә илтүче кан тамырлары атеросклерозы, югары кан басымы, остеохондроз булганда кулланалар. Ул хәл кертеп җибәрә, йончыганны бетерә.
Әмма каен җиләге кайбер кешеләрдә аллергия китереп чыгара. Шуңа да кулланганда бик сак булырга, тәнгә тимгелләр чыгып, кычыну башлануга, куллануны туктатып, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.
Каен җиләге яфрагыннан төнәтмә әзерләү. 20 г вакланган үләнгә 200 мл кайнап торган су коеп, 5-10 минут кайнаталар. Ике сәгать төнәтеп сөзәләр. Көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.
Кычыткан (крапива двудомная)
Кычыткан яфрагын чәчәк аткан чорда – июнь аенда җыялар.
Андагы витаминнар, тимер тозлары, башка матдәләр кеше организмына бик яхшы тәэсир итә, кандагы гемоглобинны һәм эритроцитларны арттыра.
Кычытканның иң мөһим тагын бер үзлеге – аның составындагы К витамины бавырда канны куертучы матдә – протромбин ясалышын яхшырта. Менә шул сыйфаты өчен кычытканны кан туктатучы буларак кулланалар да. Ул аналыктан, эчәклектән, ашказаныннан, борыннан кан киткәндә бик нык ярдәм итә.
Кычыткан кандагы холестеринны киметә алуы, аналык мускулларының кыскаруын яхшыртуы, үт кудыргыч үзлеккә ия булуы, ялкынсынуны басуы белән дә кыйммәтле.
Аның яфракларын куллану кандагы һәм бәвелдәге шикәрне киметә. Кычыткан сыгынтысы үт юлларын һәм бавыр чирләрен дәвалаганда кулланылучы «Аллохол» составында да бар.
Кычытканнан төнәтмә әзерләү: 10 г (2 аш кашыгы) кычытканны ваклап эмаль савытка салырга һәм 200 мл кайнап суынган су өстәп, 15 минут «су мунчасы»нда төнәтергә. Уттан алып, 45 минут буе төнәткәч, сөзеп, төнәтмәне 200 мл күләменә җиткергәнче кайнаган су өстәргә. Ашар алдыннан көнгә 3-5 тапкыр яртышар стакан күләмендә эчәргә.
Кычытканның канны куертуын истә тотып, протромбин индексы югары булган кешеләргә куллану тыела.
Әрем
Бу үләнне җәй дәвамында җыярга мөмкин, әмма июнь аенда җыеп калсагыз яхшырак. Ул антибактериаль, дезинфекцияләү үзлегенә ия. Депрессия, йокысызлык, бавыр, ашказаны һ.б. авыруларны дәвалаганда да кулланыла.
Зәңгәр күкчәчәк (василек синий)
Бөер, бавыр, үт һәм бәвел куыгы авырулары вакытында кулланыла. Куе зәңгәр төсле чәчәкләре файдалы.
Сары мәтрүшкә
Нерв авырулары, күзәнәкләр яңарту, иммунитетны ныгыту, депрессиягә каршы торуы белән файдалы. Чәчәк аткан вакытында җыялар. Дәвалану өчен чәчәк һәм яфраклы өлеше кулланыла.
Әрекмән
Тире, ашказаны, эчәклек, буын авыруларына файдалы. Әрекмән тамыры белән чайкасагыз, кавыкның һәм чәч коелуның ни икәнен белмәссез. Тамырын җыярга кирәк.
Нарат күркәсе
Бөерне, үт куыгын чистарта, күзәнәкләрне яңарта, бавырдан токсиннарны чыгара. Июньдә яшел, өлгереп җитмәгән күркәләрен җыялар.
Гадәттә, дару үләннәрен бары тик яңгырсыз, коры көндә, иртәнге якта җыялар. Җыясы үлән яңгырга яки чыкка чыланган булса, аның кипкәнен көтегез. Юкса, ул тиз күгәрә һәм файдасы калмый. Ә менә составында эфир майлары булган үләннәрне эссе, кояшлы көндә. Җиләкләрне иртән-иртүк яки кичен җыялар. Саклауга куясы дару үләнен кул белән йолкып алмагыз: аны кайчы яки секатор белән кисәләр.
Үләннәрне караңгы, коры бүлмәдә киптерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев