Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ике беләгеңдә дә кан басымың бертөрлеме?

Тонометрдагы күрсәткечләрдә аерма булса, хәвефләнергә урын бар

Артериаль кан басымының сул һәм уң куллардагы күрсәткечләрендә аерма булган кешеләр инсульт һәм йөрәк өянәкләренә ешрак бирешә. Бу хакта "Hypertension" журналында галимнәр төркеме тарафыннан бастырылган мәкаләдә әйтелә.
Экспертлар төрле континентларда яшәүче 54 мең кеше катнашкан 24 тикшеренүне анализлаган. Артериаль кан басымы күрсәткечләрендәге аерма, шулай ук ун ел дәвамында үлем очраклары, йөрәк өянәге һәм инсультлар саны чагыштырылган.
Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, терекөмеш баганасының биш миллиметрыннан артып киткән аермалар йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү ихтималлыгын фаразларга мөмкинлек бирә. Галимнәр белдерүенчә, хәтта бер миллиметр аерма да әлеге авырулар үсеше куркынычын бер процентка арттыра.
Мондый алым табибларга йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча да ярдәм итә ала, дип саный алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев