Ике көн дәвамында шәһәрдә кайнар су булмаячак
Яңалыклар тасмасы

Ике көн дәвамында шәһәрдә кайнар су булмаячак

27-29 августта гидравлик сынаулар үткәрү вакытында барлык шәһәр объектларында, шул исәптән торак йортларда кайнар су булмаячак.

 Шәһәрдә йомгаклау опрессовкасы үткәрәчәкләр. Бу – җылылык челтәрләрен йомгаклау опрессовкасы, гадәттәге ремонт эшләре тәмамланганнан соң, яңа җылылык чоры башланыр алдыннан үткәрелә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев