Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Икенче баласын табып, кырык көн үткәннән соң, сеңлем үзенең туган көнендә үлде”

Биектау районының Ямаширмә авылында яшәүче Эльвира Сәмигуллинага 8 июльдә 28 яшь тулган, шул көнне ул ике баласын ятим калдырып үлеп киткән.

Олы кызы Раинәгә алты яшь, икенче кызы Инзиләгә кырык көн генә. Сеңлем сабыен рәтләп күрә дә, яратып та кала алмады, дип сөйли Эльвираның бертуган абыйсы Эльбрус. Эльвираның күзләре начар күрә, шунлыктан эшли дә алмаган, инвалидлык рәсмиләштергән булганнар. Шул сәбәпле баласын да ярып алганнар. Өйгә кайтканда икесенең дә хәле әйбәт булган. Әмма күпмедер вакыттан Эльвира эчем авырта дия башлаган. Хастаханәгә дә барып кайтты, коронавирус белән авыртучылар күп булгангамы икән, аны кабул итмәделәр дип беләм, ди абыйсы. Казанга клиник хастаханәгә яткырганда каны бозылган була инде. Ун көн хастаханәдә ятты, 8 июльдә – туган көнендә үлеп тә китте, күрешеп, саубуллашып та кала алмадык, болай ук булыр дип кем уйлаган, ди Эльбрус.

Аны кичә җирләгәннәр, баланы карарга дип, ире Илназ эшеннән киткән. Илназ белән Эльвира авылда яшәгән. Мин үземә йорт салып чыктым, алар әти-әни белән яшәп калдылар, ди абыйсы. Әтиләре Куркачыда аэродромда, әниләре колхозда эшли. Алар гаиләдә икән генә үскән. Бердәнбер туганымны югалттым, ди Эльбрус.

Чыганак: Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X