Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Икенче сулыш” үзәге ачылды

Чаллыда яман шеш белән авыручыларга ярдәм йөзеннән "Икенче сулыш" социаль-психологик ярдәм үзәге ачылды. Әлеге үзәкнең эшчәнлеге яман шеш белән авыручыларга, аларның якыннарына психологик ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Шулай ук биредә ярдәм төркемнәре дә оештырылачак.

Бу мөһим социаль үзәкне ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Татарстан республикасының иҗтимагый совет аппараты җитәкчесе Андрей Королев, "Розовая ленточка" проекты координаторы, "Бердәм Россия" партиясенең Чаллы бүлеге сәяси советы әгъзасы Лилия Байчурина һәм башкалар катнашты.

"Без шәһәр җитәкчеләренә, партнерларга, иганәчеләргә, безгә булышкан барлык кешеләргә рәхмәтле. Безнең хәзер уңайлы, зур, матур йортыбыз бар", - диде "Ракны җиңәбез" иҗтимагый оешма җитәкчесе Румия Таймасова. Яңа үзәк яңа шәһәрнең Г.Камал бульвары, 24нче йортта (27/04) урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев