Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Ил күгендә – якты йолдыз

    Ул - спорт күгендә үзенең якты йолдызын кабызган шәхес. Татарстанда авыр атлетика - штанга күтәрү буенча аның рекордын кабатлаучы әле булмады. Хәниф Гомәров атаклы спортчы гына түгел, күпкырлы талант иясе дә: матур-матур җырлар иҗат итә, шигырьләр яза, матбугатта язмалары чыгып тора. Бу көннәрдә Хәниф Әхмәтовичка 60 яшь тула. Аны олуг...

    Ул - спорт күгендә үзенең якты йолдызын кабызган шәхес. Татарстанда авыр атлетика - штанга күтәрү буенча аның рекордын кабатлаучы әле булмады. Хәниф Гомәров атаклы спортчы гына түгел, күпкырлы талант иясе дә: матур-матур җырлар иҗат итә, шигырьләр яза, матбугатта язмалары чыгып тора. Бу көннәрдә Хәниф Әхмәтовичка 60 яшь тула. Аны олуг юбилее белән котлыйбыз.

    Күренекле шәхеснең тормыш юлы үзенчәлекле, башкаларга үрнәк булырлык. Шул турыда сөйләми мөмкин түгел... Авыр атлетика буенча ике тапкыр Дөнья һәм Олимпия чемпионы, атаклы легендар штангачы Леонид Жаботинскийның җиңүләре, хәзер дә, 78 яшендә дә көчле, кыю булуы һәм Олимпия чемпионы Рудольф Плюкфельдерның рекордлары, аның 93 яшендә 175 килограммлы штанганы җилкәсенә салып, аяк мускулларын ныгытуы Хәнифкә спорттан аерылмаска, көчле рух белән яшәргә дәрт бирә. Безнең Яр Чаллы егете ул Хәниф Гомәров. Шәһәребездә аның кебек авыр атлетика буенча Россия, Татарстан данын яклаган, гомере буе спорттан аерылмаган кем бар?!

    Тумышы белән Хәниф Әхмәт улы Гомәров күрше Зәй районы Югары Пәнәче авылыннан. Ул туган 1956 елда аларның авыллары Чаллы районына керә иде. Кечкенәдән җитез, тырыш, зирәк була ул. Тиктормас малай 8 яшендә герләр күтәрү белән мавыга башлый, гомумән, спортны ярата Хәниф, һәм шул вакыт кыска араларга йөгерү белән дә шөгыльләнә. Авыл яныннан үткән Чаллы-Әлмәт юлына чыга да, "полуторка" дип йөртелгән машиналарны узып китә. Хыялый малай менә шулай үзенең җитезлеген сынап карый. Әнисе Мөккәрәмә апа алып биргән сандалиларны Хәниф бер атна эчендә туздыра: алар бик тиз тишелеп чыгалар. Әнисе ачуланса да, малай йөгерүне ташламый, җитмәсә, кая барса да, сикерә-сикерә йөгереп бара. Авылдашлары аны, аяклары җиргә дә тими бу баланың, дип карап калалар, сокланалар.

    Хәниф мәктәпкә укырга кергәч, спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тагын да ачыла. Ул инде 1нче сыйныфта чакта ук, Пионер туган көндә, татарча көрәш бәйгесендә катнаша. Аны җиргә егалар, ул шуңа гарьләнә. Өйгә кайткач, сарайга кереп бикләнеп елый. "Нигә мин көчле түгел, нигә әле алар мине җиңәргә тиеш", - дип кимсенә. Аның көчле буласы килә.

    Икенче сыйныфта укыганда, колхоз фермасына әнисенә ярдәм итәргә йөри башлый. Исә елгасыннан бозауларга су ташый, ашарларына бирә. Һәр көнне әнисе белән шулай мәктәптән соң эшкә барып чыныга ул, курыкмый, авыр йөкләрне тарта, буыннары, мускуллары ныгый.

    Бер елдан соң, тагын Пионерия төзелгән көнне мәктәптә көрәш бәйгесе оештырыла. Хәниф бу юлы курыкмый, көрәшергә үзе кереп китә. Тиз арада классташын аркасына сала. Ул шунда эшнең көч керткәнен аңлый. Үзендә көч барлыгын тойган малай спортны дус итәргә карар кыла. Кыска араларга йөгергәндә, авылда аны узучы булмый, тик абыйсы Хәмзә генә аннан өстен була.

    Хәниф шулай авыл Сабан туенда әтисе Миннәхмәтнең 2 потлы герләрне чөеп уйнаганын күреп шакката. Ул герләр белән "крест" ясый, аннан кулларын җәеп, уч төбенә шул герләрне куеп, мәйдан әйләнә. Бу күренеш гомер буе Хәниф Гомәровның күз алдыннан китми. Әле ул бабасы Хәсәннең көрәшкәнен дә хәтерли. Күрше Биклән авылында бабасы, сырты белән ат күтәреп, Сабан туе мәйданын әйләнә. Хәсән Гомәровлар тирә-якта үзләренең көчле булулары белән дан тотканнар. Тугыз улы булган Хәсән картның, барысы да көрәшчеләр. Хәнифнең әтисе Миннәхмәт шуларның берсе, ул тимерче булган. Армиядә хезмәт иткәндә, бер кулы белән 80 килограммлы штанганы күтәрә. Хәниф һаман да әтисе сөйләгәннәрне сагынып искә ала. Әтисенең үз кулы белән ясаган су чүмечләрен кадерләп саклый.

    ...Хәмзә абыйсы Хәнифкә көчле булу өчен штанга күтәрергә кирәк, ди. (Бу сүзләре өчен ул абыйсына хәзер дә рәхмәтле.) Малайлар икәүләшеп штанга ясар өчен тимер тәгәрмәчләр җыя башлыйлар. Штанга әзер, тик аны ничек күтәрергә кирәклеген генә белмиләр. Аптырап тору юк, ничек кирәк шулай күтәрәләр. Ул вакытта Хәнифкә 13 яшь була.

    Малай штанганың авырлыгын тагы да күбәйтергә кирәк, дип уйлый. Ул бер төнне колхоз котельныена барып, Газизулла абыйның трактор гусеницасы катокларын урлап кайта. Икенче көнне боларга Газизулла абый үзе килеп җитә:

    - Катокларны син генә урлагансың, авылда штанганы бары тик син генә күтәрәсең, - ди. Катоклар бик авыр була, алар Хәнифтә кала.

    Бервакыт көз көне мәктәпкә барганда, Хәниф койма башыннан егылып төшеп, билен авырттыра. Бик авыр була, ике ай, хәлсезләнеп, түшәктә ята. Әнисе дә, үзе дә билен тарттырылган яисә имгәнгән генә дип уйлыйлар. Бирешми малай, акрын гына аягына баса, массажлар ясап, мунчалар кереп терелә, мәктәпкә китә. Кич белән әнисенә булышырга фермага бара, кул белән сыерлар сава. Көч кергәч, яңадан гер, штанга күтәрә башлый. Биле авыртса да туктамый, күтәрә торгач, бетәр әле, ди.

    Мәктәпкә физкультура укытучысы булып Василий Николаев килә. Армиядә чыныгып кайткан яшь егет килү белән көрәш түгәрәге ачып җибәрә. Каяндыр мәктәпкә чын штанга алып кайталар. 1972 ел була бу. Хәниф ничек сөенүен үзе генә белә! Ул хәтта математика дәресләренә дә кермичә, штанга тирәсендә кайнаша: әле тегеләй, әле болай күтәреп карый. Көрәш түгәрәгенә дә башкалардан алда килеп җитә.

    Иптәшләре Әбүзәр Фатыйхов, Исмәгыйль Баязитов белән бергә көрәш алымнарын үзләре белгәнчә өйрәнәләр. Василий Николаев әле бу спорт төренең серләрен бик белеп бетерми.

    Гигант КАМАЗ төзелгән елларда Чаллыда бик күп ярышлар үткәрелә торган була. Малайлар җыелып, шул бәйгеләрне карарга баралар. Шулай бер баруда капчыкка штанга дисклары салып алып кайталар, җитмәсә, попутный машинада. Мәктәптәге штанганың авырлыгы 90 кг гына була, өстәргә кирәк бит...

    Чаллыда авыр атлетика уенча тренер килеп эшли башлаган икән, дигән хәбәрне Пәнәче малайлары бик тиз ишетеп алалар. Хәниф аны бик тиз эзләп таба, Фаил Мөхәммәтдинов була ул. Танышып, сөйләшеп китәләр, тренер авыл малайларының спортны яратуларын хуплый. Җитмәсә, көз көне Әлмәткә аларны үзе белән штанга ярышларына алып бара. Татарстан күләмендә үткәрелгән "Алтын көз" ярышларында 8нче класс укучысы Хәниф Гомәров ыргымда - 65 килограммны, этәреп (толчокта) 100 килограммны күтәрә. Мактаулы 3нче урынны ала ул. Шул беренче алган мактау кәгазен әле дә кадерләп саклый. Ә бит ул бу ярышка штанга техникасын да үз белдеге белән генә өйрәнгән була. Җитмәсә, биле дә авырта бит әле. Әлмәт ярышлары аның йөрәгенә гомерлеккә матур бер төш кебек кереп кала. Күңелен төшерми малай, йөгерүен дәвам итә, сикерү осталыгын арттыруга да вакыт таба. Ул районда үткәрелгән спорт ярышларында актив катнаша, мәктәп данын яклый. 1973 елның 9 маенда район мәктәпләре арасында үткәрелгән 100 метрлы арага узышта ул иң яхшы нәтиҗә күрсәтә, 12,5 секундта үтә. Ә инде озынлыкка 6 метр 39 сантиметрга сикергәч, моңа ышанмый торалар. Бу нәтиҗәнең дөресме, юкмы икәнен тикшерергә район спорт комитеты рәисе Галиев атлы кеше Югары Пәнәчегә килә. Күрсәткечләр язып барылган журналны актара. Пәнәчедә андый укучы юктыр ул, дип шикләнә.

    Хәниф спорт белән "җенләнүен" дәвам итә. Авылның Кызыл яр дип аталган җирендә үз көче белән спорт мәйданчыгы булдыра. Буш вакыты булса, шунда ашыга, үзе янына иптәшләрен дә җыя.

    Көтмәгәндә физкультура укытучысы Василий Николаев эштән китә. Хәниф моның өчен бик кайгыра. Василий директор белән килешә алмый, күнегүләр вакытында штанга төшеп китеп, мәктәп идәнен сындыра. Шуның өчен директор тавыш куптара, штанга күтәрүне кирәксез гамәл дип атый. Спортны аңламаган түрәләр менә шулай яшь көчләрне бууларын Хәниф гомере буе тоеп, белеп, күреп тора. Хәзерге заманда да бу дәвам итүгә пошаманга төшеп яши.

    1973 елда Хәниф Гомәров Зәйдә үткәрелгән көрәш ярышларында катнашып, 2 тапкыр "Яшь батыр" призын ала һәм аңа Татарстан чемпионы дигән мактаулы исем бирелә. Ул үзенең уңышлары белән бу исемне 1974 елда кабат исбатлый - Зәй районы чемпионы була.

    Егет үсеп, ныгып җитсә дә, туктап кала торганнардан булмый. Армия сафларына китәр вакыт җиткәндә, Чаллыга СПТУ-8гә тренировкаларга йөри. Олимпия чемпионы Курынов истәлегенә үткәрелгән турнирда 130 килограммлы штанганы күтәреп, республика чемпионы титулын яулый.

    А

    рмия аның өчен чын-чынлап чыныгу, өйрәнү мәктәбе була. Ул Ульяновск шәһәрендәге танк училищесында хезмәт итә. Анда да Гомәров төннәрен качып-посып штанга күтәрү белән шөгыльләнүен дәвам итә.

    Шулай бервакыт танк училищесында көрәш бәйгесе үткәрелә. Анда катнашырга башка хәрби частьлардан спортчы солдатлар килә. Хәниф шунда көрәшче татар егетләре белән таныша. Сөйләшә торгач, аларның берсе Хәнифкә Самарадагы СКА-16 спортчылар хезмәт итә торган хәрби частьнең адресын бирә, шунда алуларын сорап, хат язарга куша. Егетнең башы күккә тигәндәй була, шулай эшли дә. Үзенең спортта күрсәткән нәтиҗәләрен язып җибәрә. Озакламый аны Самарадагы спортротага чакырып китерәләр. Менә шунда инде Хәнифнең күзе ачыла. Бер ел эчендә ирешкән нәтиҗәсенә суммада 75 кг өсти, тагын ярты елдан үз авырлыгында спорт мастеры нормасын үти. СССР Хәрби көчләре беренчелегенә Одесса шәһәрендә үткәрелгән ярышта Самара өлкәсе данын яклап чыгыш ясый һәм мәртәбәле урыннарны яулый. Армиядә хезмәт вакыты беткәч, Хәниф Гомәровны Самарада калырга үгетлиләр. Ул туган ягын сагына, калмый. Күп еллар үткәч кенә ялгышканмын, дип үкенә. Үзе көчле булса да, аның күңеле хисле. Ул буш вакытларында шигырьләр яза. Иҗат эше аңа көч, энергия бирә.

    Армиядән кайткач, Хәниф Чаллыга килмәкче була, әмма автокалада авыр атлетика буенча спорт залы булмау аркасында, Түбән Камага эшкә урнаша. Баксаң, бирегә Чаллының үзеннән килеп шөгыльләнүчеләр шактый икән. Түбән Камада Хәниф үзенең физик мөмкинлекләрен оста файдалана, күп ярышларда катнаша, бигрәк тә ил күләмендә үткәрелгән Курынов турнирларында актив катнашып, яхшы күрсәткечләргә ирешә: беренчелекне бирми, ике тапкыр чемпион титулын яулый. 1978 елның сентябрь аенда Новороссийск шәһәрендә яшьләр арасында РСФСР беренчелегенә үткәрелгән ярышта чемпион була.

    Спортның кайсы төрендә чыгыш ясамасын, Хәниф Гомәров җиңүгә ирешә: 1978 елда Казанда җиңел атлетика буенча Татарстан спартакиадасында да уңышлар яулый. Ул анда 100 метрлы араны 11,1 секундта үтеп, 3нче урынны ала, озынлыкка 7 метр 20 сантиметрга сикереп, янә чемпион исемен ала. Ә 6 килограммлы ядрәне 16 метрга ыргыта. Аның авыр атлетика буенча СССРның спорт мастеры икәнлегенә ышанмыйлар, син, киресенчә, җиңел атлетика остасы, диләр. Хәнифкә яхшы нәтиҗәләргә ирешкәне өчен Түбән Каманың иң яхшы спортчысы исемен бирәләр. Ул дан-шөһрәтләргә исе китми, ярышларда катнаша бирә. Шулай Әстерханда авыр атлетика буенча спартакиадада хәтта штанганы урталай сындыра.

    Спортта "нет куража" дип әйтәләр, Хәниф Гомәров Түбән Камада үзе белән ярышырдай спортчыларның булмавына көенә. Аның азартлы, көчле иптәшләр белән ярыша-ярыша шөгыльләнәсе килә. Инде күрше Чаллы шәһәрендә дә "Строитель" стадионы файдалануга тапшырыла. Тәвәккәлләп, автокалага күчә. Анда ул 90 килограммлы үлчәмгә күчеп чыгыш ясый башлый. Биредә егеткә зур спортка киң юллар ачыла. Шәһәрдә Василий Николаев, Фаил Мифтахетдинов, Наис Сәйфетдинов кебек көчле спортчылар көндәшләр дә, дуслар да була.

    Чаллы егетләрен 1979 елда ил күләмендәге Курынов турнирына чакыралар. Хәниф бу ярышта аңа кадәр рекорд куйган Александр Сычевның нәтиҗәсен 20 килограммга арттыра. Иң мөһиме, ул Татарстанда 200 килограммлы штанганы күтәрүче беренче кеше була һәм дөньяда татар егетләре арасында шушы рекорды белән тарихка кереп кала. Хәнифнең 200 килограммны күтәргәненә күпләр ышанмыйлар. "Мин үземнең рекорд куюым турында уйламадым да, - ди ул шул турнирны искә төшергәндә, - мөгаен, көн саен 50-60 тонна тимер күтәреп кенә уңышларга ирешеп буладыр".

    1981 елда Хәниф Гомәров Чаллының "Автозаводчы" спорт сараенда 215 килограммлы штанганы күтәреп, помосттан чыгып китә, шунда бәладән баш-аяк дип, штанганы тизрәк идәнгә төшерә.

    1980 елда аны РСФСРның команда составына кертәләр. Ул Мәскәү, Грозный шәһәрләрендә чыгыш ясый. Ярышларда ыргым белән - 170, этеп 212,5 килограммны күтәрә. Ике тапкыр штанга күтәрү буенча Россия чемпионы титулын ала. Хәниф Гомәров өчен иң истә калганы - Новосибирск шәһәрендә үткән СССР беренчелегенә ярышларда катнашу. Анда ул аягы авырткан килеш чыгыш ясый, шуның аркасында 7нче урынга чыга. Әмма СССРның иң көчле 10 спортчысы исемлегендә үзен саклап кала. Аягын Сабан туенда көрәшеп имгәткән була. Шуңа күрә дә бүген күренекле спортчы болай ди: "Көрәш кешене вата, ә штанга күтәрү - төзәтә". Бу ярышта Хәниф 210 килограммлы штанганы күкрәгенә ала, тик авырткан аяк өскә күтәрергә ирек бирми. Әгәр ул бу авырлыкны күтәрсә, һичшиксез, Олимпия командасына алынган булыр иде. Бу турнирда ул дөньяның атаклы спортчылары Давид Ригерт, Юрий Вартанян, Геннадий Бессонов һ.б. белән ярыша. Ул бу спортчылардан күп нәрсәләргә өйрәнә. "Озынлыкка урыннан сикерүдә алар мине уза алмадылар, - ди Хәниф, - Варданян 3,40ка сикерде, ә мин - 3 метр 60 сантиметрга. Алар миңа шаккаттылар, соңыннан үземә "Гладиатор" дигән кушамат тактылар".

    Көчле кешеләр һәрвакыт бар яктан да талантлы була, Гомәров моны үз күзләре белән күрә, Юрий Варданян биеклеккә - 220, ә Юрик Захарович 210 метрга сикерәләр. РСФСР командасында Хәниф Гомәров танылган спорт мастеры, Олимпия чемпионы Николай Колесников белән бергә йөри, аннан бик күп тәҗрибә үзләштерә, өйрәнә.

    Хәнифне атаклы тренер Рудольф Плюкфельдер үзенә чакырып, синнән Олимпия чемпионы ясыйм, ди. Ләкин, төрле сәбәпләр аркасында, спортчы аның янына бара алмый. Соңыннан үкенә ул, ялгышканын аңлый.

    Чаллыда Хәниф Гомәров көчле штангачылар, көрәшчеләр белән дуслашып, аралашып яши. Бигрәк тә ул Наис Сәйфетдиновны якын итә. Наис талантлы, тырыш спортчы, дөньяда татар егетләре арасында 200 килограммлы штанганы өченче булып күтәргән егет. Ул 1983 елда Чаллы Сабан туенда көрәштә җиңеп, төп батыр булып кала.

    Шунысы үзенчәлекле, көрәш батырлары барысы да штанга күтәрүдә дә зур уңышларга ирешкән егетләр. Рәис Шәмсетдинов, Фәрит Шәрипов, Рәис Гыймадиев, Рәкыйп Хәмитов, Фәргать Хәмитов, Василий Николаев, Әбүзәр Фатыйхов - барысы да штанга күтәреп чыныкканнар. Бу батырларның күбесе онытылып бара, ә бит заманында алар мәйдан тоткан, җир тетрәткән баһадирлар иде.

    Үзгәртеп кору заманнары җиткәч, Чаллыда спортны яшәртәбез дигән булып, күп ялгышлыклар ясалды. Хәниф моңа җаны-тәне белән борчылып яшәде. Әллә каян акча кортлары, әллә нинди кешеләр килеп чыкты. Киресенчә, күп спорт төрләре онытыла башлады, шул исәптән, штанга да. Инде мәрхүм булган Ринат Миңнебаевка рәхмәт укый Хәниф. Ул гына штанганы, караңгылыкта калган кечкенә ут яктысы кебек, саклап калды. Яшьләрне җыеп, шушы спорт төрләренә өйрәтергә тырышты. Спорт мастеры Хәниф Гомәров 100 елдан соң булса да, безнең кебек 200 килограммны күтәрүче батырлар үсеп чыгар дип, зур ышаныч белән яши.

    Хәнифне 1984 елда милициягә эшкә чакыралар. Ул зур спорттан китә, әмма шөгыльләнүен ташламый. Алабуга милиция мәктәбендә укып һөнәр үзләштергәннән соң, аны Чаллы эчке эшләр идарәсе башлыгы Искәндәр Галимов оператив ротага чакыра. Яхшы эшли ул, хезмәтен ярата. Менә шул чакта Хәнифнең иҗатка сәләте ачыла, күңелендә җырлар, шигырьләр туа башлый. Ул аларны кәгазь битенә күчерә, яздырып, теркәп куя. Шулай итеп, аның беренче китабы, аудиоальбомы дөнья күрә.

    - Үзем ноталарны да белмим, музыка уен коралларында да уйнамыйм, әмма җаным тулы моң, - ди Хәниф Гомәров. - Гармунда уйнарга өйрәнмәгәнемә үкенәм. Мин һәрвакыт кешеләргә игелек кылырга тырыштым, авыр спорт төрен сайласам да, каты күңелле булмадым. Кеше бит ул галәм кебек чиксез: көч тә, рух та бар анда, туган җиргә мәхәббәт, яшәү рәхәтлеге белән хозурлану - барысы да сыйган.

    Хәнифкә тормышында берни дә җиңел генә бирелми. Ул яхшылык эшләргә тырышып, туган мәктәбенә үзе шөгыльләнгән штангаларны, герләрне алып килә. Ә беләсезме аңа ни дип җавап бирәләр? "Хәниф абый, балалар болар белән шөгыльләнә башласалар, идәннең буявы бетә", - диләр.

    Рәхмәт әйтәсе урынга, шушы сүзләрне ишетү бик авыр була аңа. Спортны аңламаучылар менә шулай тамырларга балта чабып торганда, җәмгыятебездә нинди сәламәт балалар үссен дә, нинди чемпионнар булсын?! 7-8 яшьтән мәктәпләрдә сабыйларга спортны өйрәтә башласалар, нинди күренекле спортчылар үсеп чыгар, күпме батырлар булыр иде. Бу бит милләтнең сау-сәламәт булуы дигән сүз. Хәниф Гомәров шулай уйлый.

    Ул милиция булып эшләп, майор дәрәҗәсенә күтәрелеп, лаеклы ялга чыга. Шуның 20 елын "Бигеш" аэропортында юл-транспорт милициясе бүлегендә өлкән оператив дежурный булып хезмәт итә. Намуслы хезмәте өчен хөкүмәтебезнең төрле бүләкләренә лаек була. Хәнифнең шәхси архивында күпсанлы мактау кәгазьләре, дипломнар, күкрәк тамгалары саклана.

    Милиция хезмәтендә булса да, иҗаттан аерылмый Хәниф. Илле яше тулганчы, тагын ике альбом чыгара, ике китап бастыра. Үзе иҗат иткән җырлар белән төрле конкурсларда катнаша. Зәйдә, Чаллыда аны җанга ятышлы, моңлы, матур җырлар язучы һәм башкаручы итеп беләләр. Бүгенге көндә ул 4нче китабын һәм 4нче аудиоальбомын язып бетерде.

    Шулай да, Хәниф Гомәров авыр атлетиканы якын күрә, ул ничек итеп булса да, бу төр спортны яшь буынга тапшырып калырга тырыша. 50 яше тулгач, аны Зәйгә эшкә чакыралар, дөресрәге, Хәниф үзе теләк белдерә. Өч ел эшләү дәверендә анда кыенлыклар белән очраша. Күпме сорап йөрсә дә, авыр атлетика залы ясамыйлар, күнегүләр өчен ни штангалар, ни спорт формалары алмыйлар. Ул үз акчасына штангалар, герләр, резиналар сатып ала. Аптырагач, туган авылы Югары Пәнәчегә кайтып, үз ишек алдында шөгыльләнү өчен мәйданчык булдыра. Штанга күтәрү серләрен өйрәнергә күрше авыллардан, Югары Пәнәченең үзеннән малайлар килә. Ел буе Хәнифнең ишек алды гөрләп тора. Үсмерләр күзгә күренеп штанга күтәрүдә уңышларга ирешәләр. Рамил Фәхретдинов Курынов турнирында үсмерләр арасында 2нче урынны ала, Юрий Жаров һәм Илсур Гайфетдиновлар Татарстан Республикасы чемпионнары булалар, Игорь Давыдов кандидатлык нормасын үти. Хәниф тәрбияләгән малайлар кайсы гына бәйгедә катнашмасыннар, призлы урыннар яулыйлар. Күренекле спортчы, Хәнифнең дусты, Бөгелмә егете Николай Колесников аның ишек алдында шөгыльләнүче үсмерләрне күреп шакката. "Сиңа бу эшең өчен һәйкәл куярга кирәк", - ди. Бөгелмәнең үзендә 70 ел авыр атлетика заллары эшли, ә бит алардан чемпионнар үсеп чыгып тора...

    Ул чактагы Зәй районы җитәкчеләренең спортны үги итүләре Хәнифне тәмам хафага сала. Рәнҗи ул аларга. Сораса да, әйтсә дә, берни үзгәрмәгәч, ул тәмам Зәй ягына кул селтәп, бу эшне калдыра.

    Эшсез ятуны күз алдына да китерми Хәниф Гомәров. Тынгысыз җан юл-транспорт идарәсенең Яр Чаллы бүлегендә шушы өлкәдә эшләп киткән ветераннарны барлый, аларны җыя. Бүлекнең ветераннар советын җитәкли. Юл-транспорт бүлеге музеен ясый башлый, анда күпсанлы тарихи документларны урнаштыра, ветераннар турында язмаларны куя. Әмма, кыскартуларга эләгеп, башлаган эшне калдырырга туры килә. Шулай итеп, күпме хезмәте юкка чыга.

    Хәниф Әхмәт улы кайда гына эшләсә дә, гел беренче була. Бу, мөгаен, Аллаһыдан шулай киләдер: Зәйдә беренче булып Сөббух Рафиков исемендәге премияне ала, спортта да беренче, хезмәттә дә. Туган авылында спорт музее ачу теләге белән дә йөри ул. Тик аны аңламыйлар, юкса, үзенең бөтен шәхси спорт җиһазларын да шунда бирергә риза ул.

    2015 елда Россия Федерациясенең эчке эшләр идарәләре хезмәткәрләре арасында үткәрелгән "Щит и Лира" дигән музыкаль бәйгедә үз җырлары белән катнашып, җиңеп чыга.

    Шулай итеп, көн дими, төн дими, һәрвакыт спорт белән, эш белән мәшгуль булып, 60 яшенә җиткәнен сизми дә кала Хәниф ага. "Кеше үзе өчен генә түгел, ә башкаларны да кайгыртып яшәргә тиеш. Аеруча үсеп килүче буынга ярдәм итәргә кирәк. Алар безнең ышаныч, безнең өметле киләчәк", - ди сүзен йомгаклап юбилярыбыз. Әлеге сүзләр белән килешми һич кенә дә мөмкин түгел.

    Мирһади Разов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: