Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Илһаметдинны Тукай кебек искә алырлар

    ... Ә ай көнли күреп җил егетне, Ул да сөя ахры кар кызын. Җилле көнне чыкмый күк йөзенә, Яшерә ул якты нурын. Көнләмә ай, син нурыңны чәч җилгә, Җөмелдәсен җирдә кар кызы, Күктә син дә ялгыз түгел, Күзен кыса әнә таң йолдызы.

    Бу шигырь юлларын шәһәрдәшебез, ГЭС бистәсендә яшәүче абыстай Хәлимә Шәйдуллина язган. Ул татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакировның дусты. Авылдашлары аларны кечкенә вакытта берсен кар казы, ак чәчәк, ә кара тут малайны җил егете дип йөрткәннәрдер, мөгаен. Юкка гына Хәлимә апа бу темага балачактан язган шигырьләрен бүгенгәчә йөрәк түрендә сакламыйдыр. Алай гына түгел, ул аларны артистларча оста итеп яттан укый да. Сөбханаллаһ, күз тимәсен. Аллаһы Тәгаләнең карары шулай булгандыр инде, балачактан бергә дус, тату, авырлыкларын бергә җиңгән, кирәк вакытта бер-берсен яклаган яшьләр бергә булмыйлар. Хәлимә апа, гәрчә үзен кияүгә сорарга килүчеләр булса да, 30 яшькә кадәр кияүгә чыкмаган... Ул Илһаметдинны көтүен яшерми. Илһам Шакиров та, теләсә кем белән гаилә корып, бәхетсез булганчы диптер инде, күңелендә йөрткән мәхәббәтенә тугры калгандыр, мөгаен. Бер әңгәмәдә ул: “Авылда бер кызны яратып йөргән идем, әмма ул өметемне өзде. Шуннан соң кызларга ышанычым бетте”, - дигән иде.
    Хәлимә апа 83 яшьтә булса да, бик акыллы, зыялы. Очрашкач та ул үзенең шигырьләрен укыды. Һәм: “Илһаметдиннең вафатын бик авыр кичердем, урыны фирдәвес җәннәтендә булсын дип, Коръән укып, дога кылганнан соң, безне балачагына алып кайтты:
    - Без Илһаметдин белән кечкенәдән үк кулга-кул тотынышып үстек. Ул 1935нче, ә мин 1936 елгы. Безнең гаиләдә дә 3 кыз, 3 малай, аларда да шулай ук. Күршеләр булдык, тыкрык кына аерды. Әмма бу безгә киртә булалмады. Бергә уйнадык, бала вакыттан амбардан учлап бодай, кыш көне чана белән салам алып кайттык. Бер саламны да төшермәдек, күрсәләр, урлаганнар дип төрмәгә алып китәрләр дип курыктык. Сталин һәм сугыш михнәтләрен бергә кичердек. Безнең әткәй сугышка китте, аларныкы да. Минем кызлар арасында дустым булмады. Илһам минем дустым да, абыем да...
    Туган авылыбыз Яңа бүләк авылыннан урман ерак түгел. Бик матур, түгәрәк урман бар иде. Шунда барып Илһам җырлады, мин шигырьләр яздым, чөнки өйдә әниләр рөхсәт итмәде. Миңа “намаз укы” диделәр, ә Илһамга: “Җырлама, кайгы китерәсең” диделәр. Безне уртак моң, уртак кайгы-хәсрәт берләштерде, дуслаштырды. Илһаметдин белән бергә үткән балачагым искә төшсә, күз яшьләрем елга булып ага. Илһамга бу җырлы исемне бабасы Шакир кушкан... Аңа 2 яшь тулгач, яла ягып, тимерче булып эшләгән Гыйльметдин абыйны “халык дошманы” дип колониягә алып киттеләр. Аның гаиләсен, балаларын хәтта йортларына да кертми иделәр. Әмма безнең дуслык көчле булды. (“Алар гел кулга-кул тотынышып йөргәннәр”, - ди бу гаиләне яхшы белгән гинеколог-акушер Әнисә Вәлиева.) Илһам белән 5нче сыйныфка кадәр Чыршылыда укыдык. Ул тәнәфестә минем янга төшеп утыра иде. Сыйныфташлар көнләшепме, кызыксыныпмы: “Ник гел синең янга килә ул”, - дип сорыйлар иде. Мин аларга. “Без туганнар... Әниләребез бер туган дип”, - җавап бирә идем. Әниләр аның җырлавын, минем шигырь язуымны хупламадылар. “Бәхет намазда”, - диләр иде. Әмма укытучы Мөкәрәмә апа Илһамның талантын күреп, аны гел җырлата иде.
    8-9нчы сыйныфларда Теләнче Тамак авылында укыганда Хәлимә белән Илһам бергә фатирда яшәгәннәр. Алар Илһамның әнисенең сеңелесендә торганнар. Кыз мәктәптән кайкач су ташыган, идәннәр юган... Бергә концертлар да куйганнар. Илһам Хәлимәне сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә өйрәткән. “Тукай кебек мәгънәле шигырьләр яратты. Миңа шундыйларны табып бирә иде”, - дип Хәлимә апа Әхмәт Ерикәйнең “Дүрт елга” шигырен укып күрсәтте. - Илһам гармунда да уйнамады, ул бик матур җырлавы белән талантына әсир итте. Хәзер генә бит ул бөтен кеше уйный, җырлый, көй яза . “Кара урман” ны бик моңлы итеп, саф тавыш белән җырлый иде. Аңа моң, җырлау сәләте әти-әнисеннән күчкәндер, мөгаен.” Хәлимә апа әйтүенчә, Әсма апа да, аның улы Кыяметдин да бик матур җырлаган... Аннары тормыш бик катлаулангач, Хәлимә укуын ташлаган. Моны Илһам бик авыр кичергән.”Мин бәхетле булсам, Хәлимә укуын ташламас иде”, - дигән...
    Алар Илһам белән бергә чабата да үргәннәр. 1955 елда чабат белән такта янына чыгып басканын күз алдына китереп, Хәлимә апа елап җибәрде, чөнки ул вакыттта күпләр чабатаны салган булган инде...
    Үзләре дә сизмәстән балачактагы дуслык үзгә бер хискә әйләнгән. 30 яшькә кадәр Хәлимә аны көткән. Илһам да өйләнмгән. Тормыш шулай кушкандыр инде, аннары юллары аерылган: Илһам Казанга киткән, башта музыка учлищесында, аннары консерваториядә укыган. Хәлимә Чаллыда кичке мәктәпне тәмамлаган. Авылда 5 ел Яңа Бүләк, Иске Абдул, Шыгайда комбайнда эшләгән, паспортын Рәзинә апасына биреп, аның урынына дуңгызлар караган, сатучы булып та эшләгән. Бервакыт кибеттә аракы сатканын күргәч әнисе: “Кит бу эштән, аракы-тәмәке сатып бәхетле булмассың. Бәхет намазда” дигән. Кыз әнисен тыңлаган....
    30 яшендә Чаллының Хитрый базарында Дөреш егете Равис белән танышканнар. Аракы эчми, тәмәке тартмый торган егет белән чәчләре бәйләнгән. 50 ел матур гомер иткәннәр: кыз һәм ул үстергәннәр. Ильяз белән Гөлназ иманлы балалар булып үскәннәр. Халимә абыстайның улы, кызы, оныклары – барысы да намазда. Халимә апа 30 ел почтада эшләп, лаеклы ялгач чыккан. Шунда эшләгәндә “Кызым да, шундый эштә эшләсен иде” дип теләгән. Ул балаларын Чаллыда беренче татар төркеме оештырган тәрбияче Хәлимә Биккининага йөрткән. Аның теләге кабул булган, Гөлназ бүгенге көндә Тукай районында статистика бүлеге мөдире булып, ә Ильяз “Тәүбә” мәчетендә эшли.
    Хәлимә ападан: “Зур үскәч, Илһам белән очраша идегезме?” дип сорадым.
    – Бер вакыт мин ындыр табагында икмәк кабул итүче булып эшләгәндә килде. Ак күлмәк, ак чалбар кигән. Бик матур. Көшелдән иелеп бөртек алып, балачагыбызны искә төшерде...
    Аннары ул Казанда укыганда, бер елны авылда өмә булды. Солы белән виканы бергә чәчкәннәр. Шуны чаптык. Печән чабарга да мине Илһам өйрәткән иде бит. Эш беткәч, кечкенә генә мәҗлес оештырдылар. Шунда Илһам яныма килде дә, синең белән бер савыттан ашыйм диде. Мин: “Син укыган, зур дәрәҗәле кеше, җитәкчеләр янына утыр” дигәч тә: “Юк, мин синең белән бер тәлинкәдән ашыйм”, диде. Шунда кара ипи телемен алып, аның уртасына чокыр ясап, бал салды...
    -Артист булып авылга кайкач, очрашулар булдымы?
    - Әлфия Афзалова белән авылга концерт куярга кайткан иделәр. Илһам үзләренә, Әлфия Безгә керде. Шунда Әлфия миннән:”Беркеме белән дә йөрми... әллә...”, - дип Илһамның дәрәҗәсен төшереп, начар сүз әйтмәкче иде. Мин аңа: “Аның йөргән кызы бар”, - дип җавап кайтардым. Концерттан соң, әни бәлеш пешергән иде. Әлфия башта җырлады да, мине өйгә алып кайтып китте. Аннары әни мине Илһамны алырга җибәрде. Шунда кич буе бергә йөрдек. Кайткач, Әлфия миңа: “Син кызы бар дип, мине алдадың”, -диде. Илһамны беркемнән дә кимсеттерәсем килмәде шул.
    - Кияүгә чыгуыңны ничек кичерде икән?
    -Яңа Бүләктә концерт куйганда, авырлы килеш барып, алгы рәткә утырган идем. Мине күрүгә “Кая ирең?” дип кенә сорады... Икенчесендә алдыма Гөлназымны утырткан идем. “Алга ук утырган, күзем төште”, - диде.
    Күрәсең, Хәлимәнең кияүгә чыгуын бик авыр кичергән Илһам абый. Бер вакыт авылга кайткач, ул Хәлимәне Казанга журналист булырга укырга чакырган. Тик әнисе кызын Казанга җибәрмәгән.
    “Аллаһы Тәгалә шулай кушкандыр инде. Равис белән бәхетле гомер кичердек. Намазда булган, иманлы балалар үстердек. Талантлы җырчы булып, татар моңын дөньяга сипсә дә, ялгыз калган Илһамны җәллим. Бергә төшкән бер фотобыз бар иде. Аны авылдаш кыз урлап киткән. Җырларын тыңлап юанабыз. Урыны фирдәвес җәннәтләрендә булсын. Бик зыялы, талантлы, ярдәмчел иде. Туганнарының балаларына Казан үзәгендәге фатирының ачкычларын бирә иде... Гомеренең соңгы көненә кадәр гади булды. Гарәп графикасы буенча язды, догалар укыды. Шигърияттә Тукай ни дәрәҗәдә бөек, безнең Илһаметдинебез дә шундый ук мәшһүр. Ул Тукай кебек үк сирәк очрый торган талант. Мин намаз укыган саен Аллаһы Тәгаләдән Илһаметдин Гыйльметдин улының кабере нурлы, урыны җәннәттә, рухы шат булуын сорыйм”, - диде саубуллашканда Хәлимә абыстый.

    Димәк, Хәлимә абыйстай Шәйдуллинага Аллаһы Тәгалә шундый миссия биргән. Аны Аллаһы Тәгалә сәләмәтлектән аермасын, бала хәсрәтләре күрсәтмичә, бәрәкәтле гомер бирсен.

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: