Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илдус Нәфыйков Чаллыда яңа прокурорны тәкъдим итте

Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Яр Чаллы шәһәре прокуроры вазыйфасына 47 яшьлек Дмитрий Ерпелев билгеләнде.

Бүген Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков яңа билгеләнгән җитәкчене муниципаль активка тәкъдим итте. Рәсми чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Дәүләт Советы депутатлары, Шәһәр Советы депутатлары һәм чакырылган кунаклар катнашты. Моннан тыш, әлеге чарага элек  шул ук вазыйфаны биләгән Александр Евграфов та килгән иде. Исегезгә төшерәбез, ул Чувашия Республикасы прокурорының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнде.

Яңа хезмәткәрне тәкъдим итеп, Илдус Нәфыйков Яр Чаллыда барлык хокук саклау органнары тату эшләде һәм бу эшне саклап калырга кирәк, дип билгеләп үтте: «Хуҗалык җитәкчеләре, дәүләт һәм муниципаль органнар җитәкчеләре белән дә, һәрвакыт тату эшләдек һәм ул үз нәтиҗәләрен бирде. Хәзер Чаллыда күп нәрсә үзгәрде, күп нәрсә эшләнә һәм бу сөендерә», - диде ул.Республика прокуроры яңа хезмәткәргә портфель тапшырды: «Бездә шундый яхшы традиция бар: яңа билгеләнгән прокурорга портфель тапшырабыз. Үз эшчәнлеген шәһәрдә чиста биттән башлап җибәрү өчен, бу портфельдә бары тик яхшы кәгазьләр генә булсын», - диде Илдус Нәфыйков."Илдус Сәидовичка ышаныч белдергәне һәм Яр Чаллы шәһәрендә эшләү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт. Шәһәр, әлбәттә, минем өчен яңа, әмма кызыклы. Чөнки ул республика күләмендә генә түгел, федераль повестка кысаларында да әһәмиятле роль уйный. Законлылыкны тәэмин итү, дәүләт мәнфәгатьләрен, гражданнарның хокукларын яклау буенча куелган бурычларны башкарачакбыз һәм үз вакытында Илдар Сәид улы куйган, Александр Петрович  дәвам иткән күзәтчелек эшчәнлеге планкасын тотачакбыз», – диде җавап сүзендә Дмитрий Ерпелев.
Александр Евграфов
 яңа прокурорга нәтиҗәле һәм уңышлы эшләр теләде: «Ун ел эчендә шәһәр прокуроры вазыйфасында мин шәһәрнең уникаль булуын тагын бер кат аңладым. Беренче чиратта бу хезмәтчәннәр шәһәре. Биредә шәһәрне төзүчеләр яши һәм аның яхшырак булуын тели», - дип өстәде ул.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев үз чиратында Татарстан Республикасы Прокуроры адресына рәхмәт белдерде. «Илебезнең иң эре моношәһәрләренең берсе булган ярым миллионлы автокала исеменнән Илдус Сәидовичка рәхмәт әйтәсем килә, ул тормышының чиреген, авыр һәм катлаулы заманнарда Яр Чаллыда эшләүгә багышлады. Бу еллар эчендә шәһәр бүген уңышлы үссен һәм эшләсен өчен, Россия Федерациясенең иң яхшы шәһәрләренең берсе булсын өчен күп нәрсә эшләнде», - диде ул, шул ук вакытта автокалада законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләренә һәрвакыт тиешле игътибар бирелүен ассызыклап.

Шулай ук шәһәр башлыгы Александр Евграфовка нәтиҗәле уртак эш, муниципаль норматив-хокукый актларны Федераль законнардагы үзгәрешләргә туры китерүдә прокуратура тарафыннан күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Шәһәрнең яңа прокурорына Наил Мәһдиев яңа вазыйфасында уңышлар теләде. «Биредә һәрвакыт намуслы, кешелекле, әхлакле кешеләр эшләде. Шәһәр җәмәгатьчелеге белән бергә яңа билгеләнгән шәһәр прокуроры Дмитрий Николаевич – күпчелек гражданнар мәнфәгатьләрендә, бизнес мәнфәгатьләрендә, безнең Чаллы халкы мәнфәгатьләрендә яхшы традицияләрне дәвам итәр дип өметләнәбез. Уңышлар сезгә, безнең бергә барысы да килеп чыгачак. Монда бернинди шик юк», - диде ул.

 

http://nabchelny.ru/news/34533

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев